Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Кукмарадан Егор Ивановка сертификат бүләк итте

Кукмара районы үзенең тырыш хезмәткәрләре белән горурлана.

Үрәсбаш авылында яшәүче, «Әсәнбаш Агро» җәмгыятендә эшләүче Егор Ивановның фидакарь хезмәте югары бәяләнә.

Быел Казан Сабантуенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карендәшебез Егор Ивановка 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Аны Рөстәм Миңнеханов белән беррәттән, Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров та котлады.

Игенче хезмәте җиңелләрдән түгел, әмма карендәшебез Егор 1985 елда армиядән кайткач ук шушы юлны сайлый. Шул вакыттан бирле ул ел саен яхшы күрсәткечләргә ирешеп, туган җиренә тугры хезмәт итә. Ул үзенең тормыш юлын авыл хуҗалыгына багышлый. Янил авыл хужалыгы училищесында механизатор белгечлеге ала. Бүгенге көндә 43 ел стажы булган механизатор.

Любовь Павлова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев