Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Риза!»: Римма Никитинага сөйгәне миллионлаган тамашачы алдында кияүгә чыгарга тәкъдим ясады

Популяр җырчы Римма Никитина белән СВО зонасында аягын югалткан егете Наил Рәҗәповның мәхәббәт тарихын Андрей Малахов тапшыруында «Россия 1» каналында күрәттеләр.

Узган ел, интернет киңлекләрендә Римма Никитинага махсус хәрби операциядәге егетнең мәхәббәт аңлатып, видеоформатта тәкъдим ясаганы турында яңалык таралган иде. Шуннан соң алар аралаша башлый. Римма шунда ук «Матур сүзләр генә тыңлап утырырга миңа 18 яшь түгел. Миңа — кешенең эш-гамәлләре мөһим», — дип әйтеп куя.

Наил бер-бер артлы зур букетлар, берсеннән-берсе яхшы бүләкләр җибәрә. Хәтта, Лилия Хәмитованың туган көн мәҗлесендә Риммага ул бриллиант кашлы алтын йөзек белән зур чәчәк бәйләме дә җибәрде. 

Наил Рәҗәповка 28 яшь. Ул Сарман районыннан. Яшьли әти-әнисез кала һәм ул әби-бабай тәрбиясендә үсә. Мәктәптә дә гел яхшы билгеләргә генә укый. «Тыйнак, акыллы, тырыш, тәртипле укучы иде», дип әйтә аның турында укытучысы Эльвира Рамазанова.

Махсус операциягә Наил контракт буенча, 2024 елда киткән, Донецк юнәлешендәге иң кайнар нокталарда хезмәт итеп, иң авыр сынауларны кичерә: дусларын югалта, контузия ала, 3 ай әсирлектә була, бер аягын югалта...

«Барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга Римма ярдәм итте, дөресрәге аның турындагы уйлар», — ди Наил.

Римманың күңелен ул сүзендә тора белүе белән яулаган. 

«Ул әсирлеккә эләгеп, элемтәгә чыкмый торгач, аның өчен бик борчылдым, нәрсә уйларга белмәдем. Аягын югалтканын да яшерде. Ә белгәч, «мин сиңа лаек түгел» диде. Аның ул сүзләрен ишетергә дә теләмәдем. «Минем өчен карарлар кабул итмә» дип кырт кистем. Аның кайтуын, очрашуны көттем», – дип сөйли Римма.

Беренче очрашулары узган елның сентябрь аенда булган.

«Бик дулкынландым. Хәтта яу кырында көрәшкәндә дә андый хисләр кичермәгән идем», — дип искә ала беренче очрашуны егет. 

Римма белән Наилне күрешкәнче үк бер-берсен ниндидер күренмәс җепләр, элемтә бәйли. Озакка сузмыйча, очрашып йөри башлыйлар. Быел 23 фервальдә Римманың сөйгәненә багышланган җыры чыкты. Ул аны Наил белән очрашып йөри башлагач яза башлаган. Наилгә протез куеп, ул беренче адымнарын ясаганда язып бетерә. Җырга төшергән клип, аларның мәхәббәт тарихы, бергә узган авырлыклары турында.

Андрей Малахов тапшыруына Римманың игезәк бертуганы Тимофей, аның хатыны Марина да килгән. Алар Наилнең тормышны яратуы, акыллы, тырыш егет икәнлеге турында искәртеп уздылар. Тапшыру ахырында Риммага да, башкаларга да көтелмәгән хәл булды. Наил кесәсеннән йөзек алып, Римманың кулына зур бер букет тоттырып: «Син миңа кияүгә чыгасыңмы?», дип тәкъдим ясый. Римма аңа: «Әйе!» дип җавап кайтарды.

Бу хакта Римманың үзе белән дә сөйләшеп алдык. Римма:

«Бик күп шалтыратулар, котлаулар кабул итәбез. Үзем дә ышанып бетә алмыйм, әлбәттә бу зу сөенеч!».

Римманың әнисе Ракыя Никитина:

"Кызым Римма өчен бик шатмын! Наил белән икесенә бергә бәхетле тормыш, исәнлек-саулык телим. Барлык хыяллары тормышка ашсын!", – диде.
 

Без дә аларга бәхетле киләчәк телибез. 

 

Фотолар видеодан скрин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев