Республикабыз районнарындагы һәм төрле төбәкләрдәге карендәшләребез Май чабу бәйрәмен зурлап уздырды
Май чабу – керәшеннәрдә кышны озатып, язны каршы алу бәйрәме.
28 февральдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бәйрәмчә бизәлгән ишегалды Май чабуга килүчеләрне мул табын белән каршылады. Кояшлы көндә, ишегалдында күңелле музыка яңгырады, балаларның шат авазлары һәм олыларның сөйләшүләре бергә кушылып, бәйрәм атмосферасы тудырды.
Бураннарга карамый, Казандагы Май чабу бәйрәменә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән – “Көмеш тәңкә”, Кәвәлдән –“Асыл тәңкә”, Кайбыч районындагы Иске Тәрбиттән – “Сәүдияр” һәм Теләченең Субаш авылыннан "Нардуган" керәшен халык ансамбльләре килделәр. Махсус кунак та булды, ул – танылган җырчы Татьяна Ефремова. Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, Питрәч районы җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина, Кайбыч районы җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Матвеева бәйрәмнең кадерле кунаклары булдылар. Алар һәрберсе халыкны бәйрәм белән котлады, керәшеннәрнең йола-гадәтләрен, культурабызны халыкка күрсәтүне зур эш икәнлеген ассызыкладылар.
Май чабу бәйрәменең тантаналы өлешендә бер төркем кешегә рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәмдә традиция буенча, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова котлау сүзләрен җиткезде:
“Илләребезгә тынычлык килсен, барыбыз да исән-сау булыйк. Коймак пешерәбез кояш төсе итеп. Кояш ул тынычлык, җылылык, бәрәкәт. Барыгызны да озын кышларны чыгып, язга аяк басуыгыз белән котлыйм”,– дип, килгән ансамбльләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Казан уртасында, Җәкәү йорты ишегалдындагы бәйрәмне “Сәүдияр” ансамбле “Иске Тәрбит авылында – Май чабу күренеше” белән башлап җибәрде. Ансамбль җитәкчесе Любовь Тимофеева Май чабу атнасы көннәренең исемнәрен әйтеп, үз якларында ул көннәр ничек үтүен сөйләде. Бәйрәмгә җыелган халык, суыкны онытып, әледән-әле, тәбикмәк һәм кайнар чәй белән җылына-җылына, ике сәгатьтән артык җыр тыңлады, биюләр карады. Җир шарының, кояшның түгәрәклеген күрсәткән, матур түгәрәк уенда җырланган “Җир шары ул түгәрәк – шул түгәрәк эчләрендә яшик, дуслар, бергәләп” дигәннәре йөрәкләргә үтеп керерлек булды. Бар кешенең дә күңеле күтәренке, кулга-кул тотышканнар. Бу бит халыкның татулыгын, бердәмлеген күрсәтә. Ансамбльләр бер-бер артлы чыга, үз көйләрен, үз йолаларын күрсәтә торды. Татьяна Ефремова җыр башлауга, халык аңа якынайды. “Их, җырлый да бит, үз кызыбыз!”, дип сокландылар.
Май чабу бәйрәмен һәрвакыттагыча шаян сүзләр һәм кызыклы уеннар белән катнаштырып алып баручылар – керәшен яшьләре активистлары Дмитрий Баранов белән Вадим Шрыков. Алар халыкны бер минут та тик тотмады. Я, биюгә, я булмаса уенга чыгардылар, шул арада төрле мәзәкләр сөйләп тә тамашачы күңелен күтәрделәр. Беркем дә читтән генә карап тормады, таякка киез итекләр кигезеп, атта атлангандай йөгерә-йөгерә ярышучылар да, башка уеннарда катнашучылар да күп булды. Тизлеккә тәбикмәк ашау ярышын игълан итүгә, су буе чират тезелде. “Туганайлар” редакциясе кызлары да ярышты. Талантлы керәшеннәр чыгышлары арасында, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең “Казансу” ансамбле җырлары да яңгырады. Май чабу бәйрәме, традиция буенча, җыйнаулашып кышка рәхмәтләр әйтә-әйтә һәм үз урынын язга бирергә вакыт икәнен дә искәртеп, Кыш карачкысын озату белән тәмамланды.
Республикабызның керәшеннәр яшәгән төрле төбәкләрендә дә Май чабуны зурлап бәйрәм иттеләр. Саба районының Кырбаш авылында бәйрәмдә халык күп җыелган. “Алар бик сөенеп төрле уеннарда катнаштылар. Карачкыны яндыру – үзе бер матур күренеш булды”, – дип сөйләде клуб җитәкчесе Надежда Черненко.
27 февраль көнне Самара өлкәсенең Келәүле районындагы Назаровка авылы клубында Май чабу бәйрәменә туры китереп, балалар белән очрашу оештырылган. “Керәшен музеенда узган бу чарага килүчеләр кайнар коймактан авыз иттеләр, бергә җырлап биеделәр. Мондый очрашулар авылның мәдәни традицияләрен яңартып, халыкны берләштерүгә ярдәм итә”,– дип хәбәр итте музей хезмәткәрләре.
Балык Бистәсенең Иванай авылында да бәйрәм үзенчәлекле үткән. Һәр яктагыча, бию-җыру, тәбикмәк белән сыйлану өстенә, алар ат чанасына утырып җырлап урам әйләнгәннәр. Ә инде пычкы белән утын кисешеп ярышуны әйтәсе дә юк.
Шул ук районның Бирдебәк авылы клуб җитәкчесе Евдокия Толстова хәбәр итүенчә, авылның талантлы, актив кешеләре җыйнаулашып Керәшен Казысына барганнар. Анда алар үзебезнең йолаларны искә төшереп, Май чабу бәйрәмен гөрләткәннәр.
Удмуртиянең Грахов районындагы Порым авылында да язны бергәләп каршылаганнар. Май чабу бәйрәмендә коймаклар пешереп, җырлар җырлап, түгәрәк уенда катнашып һәм, әлбәттә, кыш карачкысын яндырып, бар дөньяларын онытып күңел ачканнар.
Кайбычның Иске Тәрбит авылында бәйрәмен Май Чабу атнасының ахыргы – кичерешү көнендә ясаганнар. Хуҗа Хәсәндә дә Май чабу бәйрәме бик күңелле уүткән.
Әлмәттәге Кәләй авылы мәдәният йорты территориясендә “Гуляй, Масленица!” дигән бәйрәм матур узган. Авыл халкы кышны күңелле итеп, шатлана-шатлана озаткан, күптән көтелгән язны каршы алган. “Май чабу – иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе һәм бу бәйрәмне яратмаган кешене табып булмыйдыр. Бәйрәмдә барысы да рәхәтләнеп күңел ачтылар. Уеннар, җырлар, әйлән-бәйлән һәм, әлбәттә, коймаклар инде! Бәйрәм ахырында карачкының януын сокланып күзәттеләр”,– диде кәләйлеләр.
Теләче районының Иске Карабаян (Колбагыш) авылында, гадәттәгечә, шатланып һәм киң колач белән “Май чабу”ны бәйрәм иттеләр. Йорттан-йортка кунакка да йөргәннәр. Күңелле итеп кышны озату, табигатькә җанлану һәм кояш җылысы алып килүче язны каршылау – Май чабу йоласы һәм карачкы яндыру йоласы да үткәрелгән. “Бәйрәмгә килүчеләр кышны шаян җырулар, төрле уеннарда белән, икенче елга кадәр сагынмаслык итеп озаттылар, әлеге бәйрәмнең атрибуты булган тәмле коймаклар белән сыйландылар”,– дип хәбәр итте авылдашлары Мария Яковлева.
Кукмараның керәшен авыллары район үзәгендә уздырылган Май чабу бәйрәмендә катнашканнар. Күргәзмәдә һәр авыл үзенең уңганлыгын-булганлыгын күрсәткән. Бәйрәмгә килүче халык тәбикмәк белән сыйланган, уеннарда катнашкан.
Керәшеннәрдә кышны шулай зурлап озату, гөрләвекле язны каршы алу – Май чабуны уздыру традициясе яңартылды. Бу киләсе елларда да дәвам итсен, дөньялар тыныч, табыннарыбыз мул ризыклы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев