Рейхстаг дивары «Малов» фамилиясен бүген дә саклый
Берлинны алуда катнашкан, Рейхстагка үз фамилиясен язып калдырган Александр Малов — Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан бүгенге көндә исән-сау бердәнбер карендәшебездер, мөгаен.
1945 елның 9 мае — канкойгыч сугышта совет халкының Җиңү көне буларак, кешелек тарихында үз урынын алды. Ни кызганыч, совет солдатының, СССРның дөньяны фашист коллыгыннан коткарганын онытып, бүгенге көндә тарихи гаделсезлеккә юл куела.
Киләсе буын яшьләребез шул «тарихи хәтерсез»ләр сафын тулыландырмасын өчен, гаиләләрдән башлап, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм югары уку йортларында дөрес тәрбия бирелергә тиеш. Ә илгә җиңү китергән азатлык солдатларының дәвамчылары булган бүгенге көн яшьләренең бурычы — чын тарихны өйрәнү һәм үз Ватаныбызның патриотлары булу. Аның өчен 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның, тыныч тормышта арадан киткән һәр фронтовикның язмышын, батырлыгын барларга, яшь буынны аларның якты истәлеген күңелләрендә сакларлык итеп тәрбияләргә кирәк. Бүгенге көндә әле исән булган чын сугыш ветераннарының кадерен белү, очрашып, истәлек-хатирәләрен теркәп калу, хөрмәт күрсәтү — кичектергесез бурычыбыз.
Берлинны алуда катнашкан, Рейхстагка үз фамилиясен язып калдырган Александр Малов — Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан бүгенге көндә исән-сау бердәнбер карендәшебездер, мөгаен.
Александр Малов 1926 елның 2 октябрендә Зөя кантонының (хәзерге Кайбыч районы) Иске Корбаш авылында туа. 1943 елдан — Бөек Ватан сугышында. 3нче гвардия танк армиясенең 57нче аерым авыр танклар полкында Американың М-31 А1 бронетранспортёрында механик-йөртүче була. Украина, Польша, Германия һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша. I дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Дан ордены, «Батырлык өчен», «Берлинны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен» медальләре белән бүләкләнә. 1963 елны Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. «Комсомолец Татарии», «Советская Татария» газеталарында, ТАССРның радио һәм телевидение тапшырулары комитетында, «Коммунист Татарии» журналында эшли. Китаплар яза.
ҖИҢҮНЕҢ 80НЧЕ ЯЗЫНДА
Александр Михайлович белән иркен квартирларында әкрен генә гәпләшеп утырабыз. Александр дәдәй белән биш ел элек Питрәч ягындагы Әлбәдәнгә, сугышта югалган аталы-уллы солдат Богомоловларның йорт диварына истәлек тактасы кую тантанасына бергә барган идек. Ул вакытта Александр дәдәй үзенең бер көн дә калмыйча, озаклап җәяү йөрүе трында сөйләгән иде. Ә хәзер өйдә дә акрынлык белән генә йөри. Әмма зиһене һаман да нык. Ул сөйли, аның сүзләренә ияреп, бу көздә 99ы тулачак ветеранның тормышын күз алдына китереп утырабыз.
«Безнең Кызыл Армия ул вакытта бөтен дөньяны тетрәтеп торды. Нәтиҗәдә, сиксән ел тормыш сугышсыз үтте. Сугыштан соңгы дүрт буын, соңгылары бигрәк тә сугыш турында берни дә белми. Алар өчен 9 Май — күңел ачу, бәйрәм итү өчен бер сәбәп кенә. Бу — медальнең бер ягы; икенче ягы — турыдан-туры яуда һәлак булганнар 11 миллионга якын. Сугышта үлгән 1 кешегә 2-3 яралы туры килгәнен дә исәпләсәк, бу — сугыштан соң аяксыз-кулсыз миллионнарча гарипләр, дигән сүз. Ә минем бәхетем булды — үпкәмнең өске ягын, ике кабыргамны югалтканны, солдатта үткән 6 елны исәпкә алмаганда... Халык хуҗалыгы таркалган иде, чөнки бөтен ил фронт өчен эшләде. Барысыннан бигрәк авыл хуҗалыгына зыян килде, чөнки ул вакытта безнең халыкның 25 проценты — шәһәрдә, калган 75 проценты авылда яшәде. Кызыл Армия дә авыл кешеләреннән торды, чөнки шәһәр кешеләре армия өчен самолёт, танк, пушка һәм башка хәрби кирәк-ярак ясарга тиеш булды.
2017 елда Берлинга баргач, музейда да булдым. Андагы рәсми мәгълүмат буенча, әсирлектә булган безнең солдатлар һәм офицерлар саны 5 миллион 300 мең дип исәпләнә. Ул әсирләр илгә кайткач, аларны Ватанга хыянәт итүдә гаепләделәр, эшкә алмадылар, шуңа җинаятьчелек артты. Сугыштан соң, җинаятьчелеккә чик куярга да, җимерелгән халык хуҗалыгын торгызырга да кирәк иде. Оккупацияләнгән Германия өч секторга бүленде. Аларның өчесе берләшеп, ФРГ булды. Ә Бөекбритания премьеры Уинстон Черчилль 1947 елга кадәр кораллы берничә немец дивизиясе тотты.
1949 елга кадәр мин ГДРда хезмәт иттем. Көз кайтып, эшкә кердем. Сугыштан соң Америка, үз мәнфәгатьләрен күз уңында тотып, Германия промышленностен торгызды. Безгә дә ярдәм итмәкче булсалар да, Сталин «безнең җиңүне урларга, үзләре кабаласына төшерергә телиләр», диде. Илне аларга бәйлелеккә төшертергә теләмәде. Шуңа да сугыш җимерекләрен бетерү, илне торгызу халык җилкәсенә төште. Моның өчен, 10-15 ел дәвамында хезмәт хакының 10 процентын заемга бирергә тиеш булдык. Демобилизацияләнеп кайткач, 10 процент шул заем һәм «бездетный» салымы түләдек. Халык аңлады — ул салым караучысыз калган ятим балаларны тәрбияләү өчен китте. Сугыштан соң миллионлаган «беспризорник» ятим бала калган иде бит. Тормыш җайга салынгач кына, ил белән нәрсә булды?!" — дип сугыш чорына туры килгән үсмерлек һәм яшьлек елларын искә төшерде Александр дәдәй Малов. Һәм утлы фронт юллары үткән фронтовик, тәҗрибәле журналист буларак, хәзерге вакытта Украинада бара торган махсус хәрби оерациягә тукталды.
«Украинадагы хәзерге сугыш — ул башка сугыш, башка техника, башка тактика. Безнең шикелле, «штыковая атака»га бармыйлар, кешеләрсез сугышу бу. Бөек Ватан сугышында үзебезнең бронетранспортёр экипажындагы украинец Чигринецның миңа кул күтәрүен күз алдына да китерә алмас идем. Монда да Украина халкы гаепле түгел, хөкүмәте — башка, аларның мөстәкыйльлеге юк, алар белән тышкы көчләр җитәкчелек итә. Америка, нейтральлек саклагандай да, әмма аларны корал белән тәэмин итә. Хохолларның космик аппаратлары юк, Пентагоннан ала мәгълүматны. Кайчан бетәчәген беркем дә әйтә алмый, ким дигәндә, бер елга сузылачак әле. Соңыннан Украина җиренә дәгъва итүчеләр күп булыр — поляклар, Балтыйк буе илләре — барысы да үз өлешләрен таләп итәчәк«, — дип үз фикерен белдерде фронтовик.
ВЕТЕРАННЫҢ ГАИЛӘСЕ
«Балаларым кеше булды, намуслы хезмәтләре белән яшиләр» дип әйтүче ветеранның ике баласы, өч оныгы бар. Гаилә тормышлары турында ветеранның 86нчы яше белән баручы хатыны, озак еллар Казанның Мәскәү районындагы сәламәтлек сагы бүлегенең баш педиаторы булган Татарстанның атказанган табибы Валентина Егоровна сөйләде: «Әти сугышта һәлак булды, 8 бала белән әнине Украинадан бирегә эвакуациялиләр. Гаилә зур, шуңа җәйге ялда эшләргә туры килде. Александр белән, медицина институтының 4нче курсында укыганда «Ливадия»дә таныштык. Мин эшләдем, ә ул анда ял итә иде. Гаилә кордык. Бер елдан улыбыз Олег туды. Аңа хәзер 60 яшь. Казан университетын тәмамлады, 5 ел программист булып Америкада эшләде, гаиләсе белән шунда яшәделәр. Аннан кайткач Казанда эшләде дә, контракт буенча Грециягә китте, хәзер шунда яшиләр. Төпчек кызлары Настя грек, инглиз телен өйрәнә. Ике уллары Казанда калды, Тимур — программист, Артур— төзелеш тармагында. Кызыбыз Маргарита (1970 елгы) — финанс-экономия институтын тәмамлады, ире Азат Сафин — танылган стоматолог. Аларның уллары Нияз — башлы егет, Петербурга политехника институтының III курсында укый. 15 апрельдә Петербургта Татарстан Рәисе белән очрашканнар. «Нияз Азатович» дип исемле чакыру җибәргәннәр үзенә. Нияз да программист, аны эшкә Татарстанга кайтырга чакырганнар».
Сабуллашыр алдыннан Александр Михайлович үзенең яшьләргә теләкләрен дә әйтте: «Яшьләр арасында төрлесе бар: кеше хезмәтеннән генә файдаланучылары да, үз куллары белән эшләп табучылары да. Кызганыч, хәзер шул беренчеләре күбрәк. Кайберәүләр «кайда акча күп — шунда Ватаның» дип исәпли. Андыйлар азчылык, ә битарафлык саклаучы калганнарга бер генә теләгем бар: Ватанны яратсыннар. Ватанны ярату ул — гаилә кору, балалар үстерү. Әйе, бала үстерү җиңел түгел. Безгә, сугыштан җиңү яулап кайткан яшьләргә илебезнең җимерек хуҗалыгын торгызу, өйләнеп бала үстерү җиңел булдымы?! Безнең чорда комсомол заветларына әйләнгән Библия өйрәтүләре бар иде: кеше үтермә, алдама, эшлә, намуслы бул. Болар — мәңгелек кыйммәтләр һәм алар һәр заманда үтәлергә тиеш. Шул чагында гына тормыш бара».
ТЫЙНАКЛЫК САКЛАП
«Намуслы, ярдәмчел, һәрнәрсәгә үз гадел фикере бар, тәртипле, күпме гомер бергә яшәп, бер генә начар сүз дә ишетмәдем» дип ире турында кыска гына итеп әйтә Валентина Егоровна. Александр Малов сугыштан соң Мәскәү университетының журналистика факультетын тәмамлый һәм Әлмәткә эшкә җибәрелә. Әнисен Наталья Петровнаны да үзе янына алып килә. Аңа ике бүлмәле квартир бирәләр. Казанга эшкә билгеләнгәч, әнисе да алып, башкалага күченә. Андагы квартирларын алмаштырып, мондагы өч бүлмәле квартирның ике ягын алалар. Өченчесендә башка кеше яши. Эшеннән бер бүлмә биргәч, бу квартир тулысынча Маловларга кала. «Улыбызга — 62 яшь. Без дә монда шул гомер яшибез. Машина, гараж да, бакча да алмадык. Казан башкарма комитетыннан килеп, нәрсә кирәген сорыйлар, ә ул: «Берни дә кирәкми», дип утыра. Һичьюгы, бер бүлмәле квартир алсын иде. Кызыбыз да, Нияз да безнең квартирда теркәлгәннәр бит», — дип сүзен дәвам итә ветеранның хатыны.
Ә Александр Михайлович аны ишетмәгәндәй, үз сүзен сөйли: «Власть та яхшы карый. Күршеләр белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Якташлар да хөрмәт итә — Юлбарыс елында туганымны истә тотып, миңа юлбарыслы картина бүләк иттеләр. Ельцин безне чүпкә дә санамаган иде, властька Путин килгәч, ветераннарга караш үзгәрде — хәзер ихтирамлы мөнәсәбәт. Хөрмәтне тоеп, яшисе дә яшисе әле».
УНҖИДЕ ЯШЕНДӘ — СОЛДАТ ШИНЕЛЕННӘН
«2017 елны үзем үткән сугыш юлларын урадым. Берлинда, гид озатуында, Бундестагта йөрдек... Ә кич белән, Германия телевидениесе шул хакта тапшырды. Рейхстаг буйлап йөртте гид. Рейхстаг диварына 1945 елның 2 маенда фамилиямне язып калдырган идем. Мин аны җуелып беткән дип йөрдем, ә «Малов» фамилиясе һаман да тора икән», — дип ветеран бер китаптагы фотоны күрсәтте.
Алесандр дәдәй хатирәләренә ияреп, уйлар ерак сугыш чорына китте. 1941 елны җиде класс тәмамлау турында аттестат алганда, Маловка нибары 15 яшь була. Фашист Германиясе СССРга басып кергәч, аларны Идел буенда саклану сызыгы — траншея казырга җибәрәләр. Аннан, тракторда эшли. 1943 елда, сугышның иң хәлиткеч бер вакытында, 17 яшьлек үсмерләрне дә сугышка ала башлыйлар. Александр Рязаньдагы өйрәнүләр полкында биш ай була, ачлы-туклы үсмерләрне бронетранспортёр механик-йөртүчесе итеп әзерлиләр. Фронтка килүгә взвод командиры поварга аларны ашатырга куша. Сөяк белән тиредән генә торган үсмерләргә карап, «боларны ашатып туйдырырлык түгел», дип баш чайкый повар. Фронтта ашау әйбәт була, кышкы суыкларда 100 грамм «наркомовский» да өстәлә.
1945 елның февралендә, Германиядәге сугышларның берсендә танкистларга сугыш кирәк-ярагы илтүләре турында да искә алды ветеран. Безнең танклар немец артиллериясе уты астында калган. БТРда Малов белән бергә, разведчиклар да була. Разведка җитәкчесе капитан Чигринец танкларның каршыдагы йортлар артында тукталып калганын, ә аңа кадәрге һәр карыш җиргә дошман ут яудыруын, ул араны югары тизлектә үтәргә кирәклеген әйтә. Малов тизлекне арттырганнан-арттыра, әмма БТРның уң як тәгәрмәченә снаряд китереп бәрә, машина туктап кала. БТРдагылар төшеп, каршы йорт артындагы безнең танклар ягына таба йөгерә, хәтта капитан Чигринец та. Устав буенча, механик-йөртүче Малов хәрби техниканы ташлап китә алмый. Ул БТР астына керә, алгы «мост»ның койрыгына снаряд кыйпылчыгы эләккәнен күрә һәм авыр чүкеч белән бәреп чыгарып, БТРга утырып, машинаны кабыза. Снарядларны исән-сау илтеп җиткерәләр. Ветеран әйтүенчә, Дан ордены аңа шунда югалып калмавы, хәрби бурычны үтәгәне өчен бирелә.
24 апрельдә фашистларның коры җир гаскәрләре генераль штабы булган Цоссенны алуда катнашалар, бераз соңрак — Берлины штурмлауда. Фашистларның ныклы каршылык күрсәтүләренә карамастан, 2 майда Берлин капитуляцияләнә. Разведка полкы начальнигы Малов йөрткән бронтранспортёрга утыра да, «Рейхстагка киттек!» дип команда бирә. Ул бина Маловка караңгы һәм ямьсез булып тоела. Ул БТРдан төшеп, мәйдан аша, яндырылган Рейхстагка юнәлә. Бинаның диварлары безнең солдатларның фамилияләре, язулары белән чуарланган була. Алар янында Татарстанның Кайбыч ягыннан булган керәшен егете Александрның да «Малов» фамилиясе урын ала.
Аларга 4 майда Прага кузгалырга приказ бирелә...
Австриядә, Германиядә хезмәт итеп, 1949 елда гына туган ягына кайта ул. Туган авылы Иске Корбашка (Мәлки) төнлә кайтып җитә. Ишек шакып, уены-чыны белән бергә, үзен кунарга кертүләрен сорый. Өйдәгеләр аны тавышыннан танымыйлар башта. Каян танысыннар?! Фронтка киткәндә әле тавышы да ныгымаган чандыр гәүдәле үсмер урынына каршыларында үз яшеннән шактый олы күренүче җитди хәрби басып торсын да! Тракторчы булу уе белән кайткан егет район үзәгендәге комсомол оешмасына теркәлергә баргач, Александрга оештыру бүлеге мөдире булырга тәкъдим итәләр. Аннан — уку, журналист эшчәнлеге…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев