Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Питрауда Татарстан Рәисе милли ишегалларын карады

Мәйдандагы халыкның һәм төрле төбәкләрдән килгән фольклор ансамбльләренең, җитәкчеләрнең бергәләп кунак каршылау йоласы – Җөридәге Питрауның иң күңелле мизгелләреннән берсе.

Питрау бизәлеше, халыкның бәйрәм кәефе җитәкчеләр игътибарыннан да читтә калмады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, башка җитәкчеләр боларның барысын да карап чыкты. 

Бәйрәмдә Рөстәм Нургалиевичны, төрле як керәшеннәренең йорт-җирләрен, көнкүрешен чагылдырган махсус ишегаллары һәм һөнәрчеләр фестивале урнашкан мәйданга кергән урында олылап каршы алдылар. «Кряшен чибяре-2024» титулы иясе Светлана Иванова һәм алдагы елларда конкурста катнашкан милли киемле кызлар чигүле бистәрләргә куеп, иң кадерле сый – түгәрәк икмәк тотканнар иде. Владимир авылының «Талир тәңкә» ансамбле түтиләре җыру әйтеп, Татарстан Рәисе иңенә, ихтирам билгесе буларак, керәшен этник бизәкле бистәр салдылар, Питрау символикалы баш киеме бүләк иттеләр. Рөстәм Миңнехановның Җөригә хатыны Гөлсинә ханым һәм улы Искәндәр белән килүе – Питрауның бердәмлек белән беррәттән, гаилә бәйрәме икәнен дә искәртү буларак кабул ителде. Традиция буенча, Татарстан Рәисен кул эше үрнәкләре күргәзмә-сатуы һәм керәшен йорт-ишегаллары урнашкан мәйданга чакырдылар.

Керәшен көнкүрешен күзаллау мөмкинлеге бирә торган йорт-ишегалларында төрле районнардан һәм Россия төбәкләреннән килгән карендәшләр бистәрләр, кашагалар, тәре аллары белән бизәгән «йорт»ларында кунакларны милли ризык һәм җыру белән каршылады. Кунакларны Мамадыш районының Владимир авылыннан Елена Бачкова сәләмләп, барысын да күрсәтеп, сөйләп таныштырды. Ансамбльләргә кушылып, бергәләп биеп тә алдылар.

Биредә республикабызның Теләче, Балтач, Чистай, Питрәч районнарыннан тыш, күрше Башкортстанның Бакалы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районнарының көнкүреш үзенчәлекләре белән танышырга була иде. Бер кавемнән булсалар да, һәр якның үзенә генә хас җыры, көе, йола-гадәтләре бар. Керәшендә кунак – иң хөрмәтле һәм зур кеше. Ихаталарда да сый-нигъмәт әллә никадәр – берәүләр кунакларны такмак әйтә-әйтә сыйлый, икенчеләре биетә, бүләкләр өләшә. Дурычмак, тәбикмәк, пирмәнкә, бал, май, эремчек – җаның ни тели, барысы да бар.

Көнкүреш һәм мәдәниятнең тере энциклопедиясе булган бу милли мәйданчыктагы һәр йортта без журналистларны якын туганнарыдай кочак җәеп каршы алдылар. Питрәчнең туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Олег Волков:

«Безнең як керәшеннәрендә пич ике өлештән торган. Рус өлеше, татар өлеше бар. Крестиклап чигелгән алъяпкыч белән капланган тәре почмагыбыз бар. Әлбәттә инде, керәшеннәрнең кунакчыллыгы турында да әйтергә кирәк, өстәлдә барлык керәшен ризыклары да куелган», – дип үз якларындагы йорт-җир үзенчәлеге турында сөйләде.

Чистай районыннан килгән керәшеннәрнең ишегалдын да карап үттек:

«Керәшеннәрнең көтеп алынган, яраткан бәйрәмнәренең берсе – Питрау. Быел безнең коллектив, Җөри авылы, Тырлау аланына өр-яңа керәшен костюмнары киеп килү бәхетенә иреште. Үз ягыбыз керәшеннәренең көнкүрешен күрсәтү максатыннан, йорт-җир күренешебезне, халкыбызның милли ризыкларын әзерләдек. «Карендәш», «Багалмам» ансамбле белән берлекә, кулга-кул тотынып эшләдек, йортыбыз да бик матур, өстәлебез дә мул. Монда без килгән кунаклар, ансамбльләр белән рәхәтләнеп аралашабыз, күңел ачабыз, җырлыйбыз-биибез. Күкләребез аяз, тыныч булып, һәр көнгә куанып яшәргә насыйп булсын иде», – диде «Карендәш» ансамбле җитәкчесе Венера Миняева.

Керәшен йортлары белән беррәттән үк, мунча да куелган. Мунча – Питрауның төп атрибутларыннан берсе. Традиция буенча, бәйрәм алдыннан чистарыну өчен, һәркем мунчага бара. Бу көнне шифалы үләннәр кушып ясалган яңа пиннекләр бәйлиләр, соңыннан, шифалы чәй эчәләр. Мунчаны карарга килгән бар кунак та бу хакта кызыклы мәгълүмат алды.

Каршыга очраган Норлат районыннан килгән бер төркем чуваш яшьләренә дә Питрау ошаган.

«Бер бәйрәмне дә калдырмыйбыз. Сабантуй, Каравон, Гырон Быдтонда да булдык. Уртаклык булса да, һәрберсенең – үз яме. Питрауда яшеллеккә күмелгән, чәчәкләр белән бизәлгән элгәреге йортларны, фотозоналарны, кул осталары күргәзмәләрен сокланып карыйбыз. Фольклор коллективлар чыгышы ошый», – диде яшьләр бертавыштан.

Биредә Түбән Кама ягыннан килгән Гайнетдиновлар гаиләсен дә очраттык.

«Күп еллар керәшеннәр белән аралашып яшибез. Аларның мәдәнияте белән кызыксынабыз. Шулай да, Питрауга килеп күргәнебез юк иде әле. Халыкның бердәм булып аралашуы, уен-ярышлар, концертла карарга җыенабыз», – дип уйлары белән уртаклашты Кадрия белән Раиф.

Кунаклар иркен фуд-кортка, «Айбагыр» балалар мәйданчыгына да күз салдылар. Олыларга гына бәйрәм итәргә димәгән, иң нәни артистлар һәм кечкенә тамашачылар өчен дә махсус сәхнә көйләнгән иде. Быел беренче тапкыр кечкенә балалар арасында милли кием буенча конкурс оештырылды. 1-3 яшьлекләр арасында беренче урынны Мирослава Самойлова алды – курчак иде бу балакай, күзләр тимәсен! Питрауга халыкның  милли киемдә килүе традициягә әверелсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев