Питрәчтән Лидия Пронина: «Керәшенлек кан тамырлары буйлап ага»
Туган туфрагына берегеп, үз илен, халкын, телен һәм хезмәтен сөеп яшәүчеләр безнең керәшеннәр арасында санап бетергесез.
Бүген сүзебез – 1969 елның 26 июнендә Питрәч районының Кибәч авылындагы Спичковлар гаиләсендә бишенче төпчек бала булып дөньяга килгән, хәзерге вакытта Питрәч керәшен оешмасын җитәкләүче Лидия Пронина турында.

Лидия Ильинична сүзен болай башлады:
“Үзем һәм тагын бер кыз, өч ир туганым папа белән мама канаты астында, бик бәхетле булып үсеп җиткәнне сизми дә калдык. 1976-1984 еллар – Кибәч сигезьеллык мәктәбендә укыган чор, укытучыларым, мәктәп директоры – барысы да хәтердә саклана, зур ихтирам, хөрмәт белән һәркайсысын искә алам. Арабыздан киткәннәрнең каберләрен беләм, кайтканда авыл зиратына барам”.
Лидия 8 классны тәмамлагач, Казанның хисап-кредит техникумына укырга керә. Группадагы 33 бала арасыннан, авылдан килгән, русчасы да чамалы гына булган керәшен кызы Лидияне староста итеп билгелиләр, чөнки мәктәптән бирелгән характеристикаларның иң әйбәте – аныкы. Бу йөкләмә аңа киләчәк тормышы өчен зур бер этәргеч була. Шушы көннән башлап, Лидия үзе өчен генә түгел, бөтен группа өчен дә жаваплылык тота, төрле чараларда катнашулар, төрле кешеләр белән очрашулар барысы да шушы уку йортында башлана. Ул бу хакта болай искә алды:
“Шул елларда техникумнан ай саен Советлар Союзы Герое, очучы-истребитель гвардия өлкән лейтенанты Михаил Девятаевның өенә барып, аралашып йөрдем. Үз алдыма “һәркемгә үрнәк булырга” дигән максат куйдым, бик тырышып укыдым. Безне “Учёт и оперативная техника в Госбанке” фәненнән Казан дәүләт финанс-икътисад институты профессоры Л.Столпирова укытты. Такта янында басып җавап биргәндә, ул минем кайсы районнан булуым белән кызыксынды һәм техникумнан соң, үзе укыткан институтка укырга чакырды. Укытучымның минем сәләтемне күреп әйткән сүзе бүгенгедәй исемдә: “КГФЭИның 36 баскычыннан син менәргә, һичшиксез, бездә белем алырга тиешсең”.
Лидия Спичкова техникумны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый, 1987 елны, читтән торып, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының экономистлар факультетында укый.
Һәр әти-әни дә балаларының үз вакытында матур итеп гаилә корып, балалар үстереп яшәвен күрергә хыяллана. Лидиянең дә кияүгә китү тарихы бик кызыклы. Гаиләләре белән Кибәч авылыннан ерак булмаган Талкышка, мамасының сеңелесе – ерак түтиенең малаен армиягә озатырга баралар. Булачак солдат энесе аны үзе янына, өстәл башына утырта. Кечкенә авыл булгач, солдат озатырга авылның барлык кешесе дә килә. Шундагы бер түти Лидияне ошатып, ерак түтиенә: “Әйдә, безнең улыбыз Валентин белән таныштырыйк әле сеңелегезне, дип әйтеп куя.
“Менә шулай итеп, булачак ирем, Талкыш егете Валентин Пронин белән аралашып киттек. Валентин авыл мәктәбен бишле билгеләренә генә бетереп, төзүчеләр институтын тәмамлаган. Акыллы, тәрбияле, кыскасы, минем хыялдагы егет. 1988 елның 10 июнендә, 19 яшемне тутырасы көннәрдә мин Талкыш авылының бик затлы гаиләсенә, Прониннарга килен булып төштем. Беренче көнне ук каенанам: “Җиргә нык басып йөр, матур киен, яныңнан узган һәр кеше сокланып, борылып карап, бу бит Валентин хатыны, дип әйтерлек булсын”, дип, үзенең төпле киңәшләрен бирде. Әлеге сүзләр мине гомер буе канатландырып, кыю булырга, дәрәҗәмне белеп яшәргә өйрәтте. Әти-әниләр балаларны бик яраттылар, кайтканда колач җәеп каршы алдылар. Алар юк инде, яткан урыннары мамык булсын, аларга рәхмәтем чиксез”, – дип искә алды Лидия Ильинична бу елларны.
Прониннарның тормыш коруларына – 37 ел. Валентин гомер буе төзүче-инженер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Уллары Михаил Алабуга шәһәрендә судья булып эшли. Сергейлары – Казанда банк хезмәткәре. Алар да хезмәтләрен ярата, уңышлары бик күп.
Лидия Ильинична белән аның үсмер чаклары, үз гаиләләрендә сакланган керәшен йолалары, дин турында да сөйләштек:
“Безгә, укытучы балаларына бик җинел булмады, ул заманнарда кычкырып әйтелмәсә дә, дингә каршылык бар иде. Олы көн бәйрәмендә классташлар өй саен йөреп – күкәй, Рождествода акча жыялар, ә без, тәрәзә пыяласын эретеп, карап утыра идек. Укытучы балаларына ул йолаларда катнашырга ярамады. Шулай да, динсез үстермәделәр безне, “Ходайга табынып яшәргә кирәк, без – Ходай кулында”, – дия иде мама. Ә керәшенлек – безнең йөрәктә, кан тамырлары буйлап ага. Кияүгә чыгып, тормыш итә башлагач, керәшен чиркәвеннән китаплар алдым, динебезне, йолаларыбызны күбрәк өйрәндем. Балаларым да иманлы, барысын да беләләр, дингә хөрмәт белән карыйлар. Кызганычка, әби-әниләремнән калган мирас итеп сакларлык әйберем юк. Мама, укытучы булганлыктан, һәрвакыт бертөсле генә күлмәк кияргә яратты. Озын жиңле, якалары матур, чәчләрен артка төеп куя иде. Чын укытучының өлгесе иде минем мама. Папа маманың матур киенгәнен яратты. Керәшен оешмасын җитәкли башлагач, үземә керәшен күлмәге тектердем, шундый яратып, горурланып киям. Ходай кушып, оныкларым булса, күлмәгемне мирас итеп калдырырмын дип хыялланып яшим”, – ди ул. Лидия Ильинична баштарак Питрәч район үзәгендә урнашкан дәүләт банкында эшли. Аннан – “Ак Барс” банкының өстәмә офисында, ә инде 1998 елның 23 февраленнән башлап, хәзерге көндә дә “Ак Барс” банкының Питрәч бүлеген җитәкли. “Район оешмалары һәм хезмәткәрләре белән эшлибез. Клиентларыбыз төрле: авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, бюджет оешмалары, эшмәкәрләр. Физик затлар белән дә актив эш алып барабыз, кредитлар да бирәбез”, – ди ул үз хезмәте турында сөйләгәндә.
Бар яктан да актив, үткер сүзле Лидия Пронина – керәшен җанлы кеше.
“Мин яшьтән үк “Керәшен сүзе”н укыдым, хәзер “Туганайлар” газетасына язылып, яратып укыйм. “Туганайлар”ның беренче баш редакторы Людмила Белоусова язмаларын укып, аның төрле районнарда командировкаларда булуын күзәтеп, соклана идем. Язмаларга ВКонтакте социаль челтәрендәге битләрдә комментарийлар да калдыргаладым, үземнең фикерләремне житкердем. Шулай Людмила Даниловна белән таныштык. Безнең Питрәч керәшен оешмасы җитәкчесе, Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы, олы хөрмәткә лаек Пётр Гаврилов иде. 2017 елда Пётр Дмитриевич авыру сәбәпле, оешмадан китәргә гариза язгач, Людмила Даниловна миңа, “бу урында синең кандидатураңны күрәбез” дип язды. Керәшен оешмасы утырышы ясап, мине сайлап куйдылар. Яшермим, куркып килдем, чөнки төп эшем дә бик катлаулы. Яртылаш кына эшләргә яратмыйм, төгәллек, тәртип яратам. Бүгенге көндә Питрәч районының җиде керәшен авылындагы карендәшләребез – 1340 кеше тулы, матур тормыш белән яши. Шуның кадәр керәшен район үзәгендә дә яши. Алты керәшен ансамбле эшли, шуларның икесенә халык ансамбле исеме бирелде. Районда бер генә чара да безнең керәшеннәрдән башка үтми. Республика күләмендәге чараларга да бик теләп чакыралар. Рождество, Олы көн, Симек, Тройсын, Авыл көннәре, Бутка, Покрау бәйрәмнәрен гөрләтеп уздырабыз. Шунысы сөенечле, керәшен авылларында яңа часовнялар барлыкка килә, аны авыл халкы зурлап, барысы бергә жыелып ачалар, купельләр төзиләр, чишмәләрне яңарталар. Кеше бүген иманга нык тартыла, бигрәк тә яшьләр йөри. Бөек Жиңүнең 80 еллыгына һәйкәлләр яңартылды. Димәк, без яшибез, киләчәгебез өметле”.
Зур хыяллар арасында, күкләрдә йөзеп яшәми Лидия Ильинична. Үзе әйткәнчә, чынбарлыкта. Булганына сөенә, дини йолаларыбызны саклап, бар кешегә дә сәламәтлек, тынычлык сорап, Ходайга ышанып яши.
“Эшләү дәверендә гел яхшы кешеләр тирәсендә булдым, белемле, тәрбияле кешеләр белән эшлим”, – ди өч чакырылыш Питрәч район Советы депутаты.
Эшенең нәтиҗәсен күреп, бик күп бүләкләргә – “Ак Барс” банкы җитәкчелегенең, Питрәч район башлыгы грамоталарына, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесенең Мактау хатына, “Татмедиа” генераль директорының Рәхмәт хатына (газетага язылу кампаниясендә актив катнашканы өчен), Татарстан халыклар ассамблеясенең һәм, шулай ук, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. “Ак Барс” банкының атказанган хезмәткәре” исемен йөртә.

Әлбәттә, тормыш гел матур мизгелләрдән генә тормый, борчу-кайгылары да була. 2024 елда ире Валентин яклап туганнарының бердәнбер улы юл һаләкәтенә очрап, 34 яшендә, мәңгелеккә күчә.
“Бу безнең гаилә өчен тетрәндергеч, башка да сыймаслык хәл булды. Улларыбыз бергә уйнап үстеләр, әле дә бик авыр. 2025 елның январь аенда бертуган дәдәм онкологиядән китеп барды. Дүрт туган гына калдык. Төп нигезебездә еш жыелышабыз. Өйдә бер утырып, чәйләр эчеп китүе дә күңелгә рәхәтлек, тынычлык бирә. Каенанамнар нигезен дә ташламыйбыз, ирем әтидән калган бал кортларын карый, тирә-якны чистартып, карап торабыз”, – диде әңгәмәдәшем моңсу гына.
Лидия Ильинична белән аралашканда, аның күңеленең никадәр киң булуына, һәр сүзен уйлап әйтүенә, үз халкына булган мәхәббәтенә сокландым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев