Питрәч районының Кәвәл, Кибәч авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды
Җирлек башлыклары узган елның төп вакыйгалары турында сөйләде.
Халык җыеннары авылның киләчәк тормышын бергәләп планлаштыру өчен төп мәйданчык булып тора. Район ярдәме һәм халыкның активлыгы нәтиҗәсендә, авылларда көндәлек мәсьәләләр генә чишелеп калмый, авылның уңайлы, имин һәм өметле киләчәге дә хәл ителә. Очрашуларда район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты.
– Җыеннар – халык өчен дә, җитәкчелек өчен дә бик мөһим чара. Ачыктан-ачык сөйләшү кешеләрнең проблемаларын һәм ихтыяҗларын аңларга мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады Рәис Сөләйманов. – Без һәр мөрәҗәгатьне теркәп барабыз. Авыл җыеннарында яңгыраган төп мәсьәләләр – бу су белән тәэмин итү, юллар салу һәм ремонтлау, урамнарны яктырту. Кечкенә авылларда да хәзер тротуарлар мәсьәләсен күтәрәләр. Узган елгы очрашулар вакытында күтәрелгән мәсьәләләр, гадәттә, уңай хәл ителгән. Кайбер район вәкаләтенә карамаган сораулар гына әлегә чишелмәгән. Мәсәлән, интернет – бу бизнес өлкәсе, ә элемтәдәге вакытлыча чикләүләр куркынычсызлык мәсьәләләре белән бәйле. Бу безгә дә кыенлыклар тудыра, ләкин куркынычсызлык бүгенге көндә барыннан да өстен, – дип сөйләде ул.
Аида Батюшкова, Кәвәл җирлеге башлыгы:
– Үзара салым акчалары һәм район ярдәме белән узган ел 550 метр юл салдык, яңа һәйкәл куйдык һәм аның янәшәсендәге территорияне төзекләндердек. Янгын куркынычсызлыгын көчәйттек, чүплек мәйданчыгы ясадык, авыл советының яңа бинасын төзүне дәвам итәбез.
Мәдәни мирасны саклау да игътибар үзәгендә – 1909 елда салынган Михаил Архангел чиркәвен торгызу эшләре башланды. Авыл халкы СВОда катнашучыларга актив ярдәм итә һәм җирлек тормышында актив катнаша.
Рәмис Рәимов, Кибәч җирлеге башлыгы:
– Авылда 14 баш мөгезле эре терлек, 178 баш сарык һәм кәҗә, 26 дуңгыз, 986 баш кош-корт һәм 185 оя умарта бар. Нәзирә Ситдыйкова район җитәкчелегенә 30 елга якын яшәгән йортын хосусыйлаштыру буенча сорау бирде. Аңа ярдәм күрсәтеләчәк. Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар 60,6 мең сумлык субсидия алдылар. Җирлек территориясендә Е.Н.Золина КФХ эшли, анда алты кеше эш белән мәшгуль. Хуҗалык терлекчелек, бөртекле культуралар һәм көнбагыш үстерү белән шөгыльләнә. “Саба” ҖЧҖ 600 гектар авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртә. Барлык җирләр дә тиешенчә файдаланыла, файдаланылмый торган җирләр юк.
Янгын куркынычсызлыгын көчәйтү кысаларында район бюджеты хисабына ике яңа гидрант урнаштырылды. Каты көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнер мәйданчыгы төзелде, трактор өчен гидроходны киметү җайланмасы сатып алынды. Авылда рөхсәтсез чүплекләр бетерелде, урам яктырткычлары алыштырылды, видеокүзәтү камерасы куелды.
Алдагы елларда үзара салым акчалары каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар төзүгә тотылды. 2026 елда халык җыемны үзәк урамга асфальт салуга яки вак таш түшәүгә юнәлдерергә карар кылды. Республика һәм район ярдәме белән финанслауның гомуми суммасы бер миллион сумнан артып китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев