Олы Тәрбит авылы тыл хезмәтчәннәреннән язып алынган хатирәләр
Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан 1975-1979 елларда «Йолдыз» колхозында комсомол комитеты секретаре булып эшләгән, хезмәт ветераны Геннадий Драндров язмасы.
Ул дәвердә сугыш, тыл ветераннары белән еш аралашырга туры килде. Сугыш утын кичеп кайтучылар аз сүзле булды. Фронтта булган хәлләрне искә төшереп сөйләү — алар өчен бер газап иде. Батырлыклары өчен бирелгән орден-медальләре булса да, күбрәк сугышчан дуслары турында сөйләделәр. Тылда эшләгән апаларның сугыш елларында кичергән газаплары, ирләрен, балаларын югалту хәсрәте турында күз яшьләренә буыла-буыла сөйләүләре бүгенгедәй хәтеремдә.
Тыл хезмәтчәннәре дә мәңгелеккә күчеп бетте инде, унбер сугыш чоры баласы гына калды. Хәзерге яшьләргә, бүгенге тормышның кадерен белеп, илебез халкының төрле чорларда нинди авыр сынауларны җиңеп барганын аңлап яшәвен теләр идем.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан төрле елларда авыл халкыннан язып алынган хатирәләрем белән уртаклашам. Аларның берсе дә исән түгел инде хәзер.
Вера Никитична Тараканова, 1932 елда туган:
— Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа тугыз яшь иде. Урып-җыюга керешер алдыннан безне укытучыларыбыз кырга чүп утарга, соңыннан башак җыярга йөртте. Сугыш башлангач, колхоз атларын фронтка алдылар. Калганнары хәлсезлектән кыш көне күтәрәмгә калган иде. 1944 елның кышыннан кырдан чаналар белән салам тарттыра башладык. Күршебез Федор бабай Козлов яхшы үрәчәле чана ясап бирде.
Олырак хатыннар салам төяп бирә, бала-чага шуны тартып кайта. Көз айларында төнлә утын ягып, барабан әйләндереп, сушилкада иген киптерәбез. Кипкән иген тәмле иде. Ачлы-туклы эшләдек бит. Җәен утын әзерләргә берәүнең дә вакыты юк, чөнки барысы да эштә. Кышын, чана тартып, авылдан ун чакрым ераклыктагы урманга утынга китәбез. Чабата аякны туңдыра, үзәк өзгеч салкыннан елыйбыз. Бертуган олы апам агач башына оста менә. Чыршының очына кадәр корган ботакларны кисеп төшерә. Бервакыт Зоя апа Камыллы ягыннан кайтканда ярты юлга җиткәнче үк арыды. Чөнки утынны күп төягән.
Дамбага җитәрәк егылды. Апаны күтәреп чанага салдык та утыны белән бергә тартып кайттык. Тамагыбыз ач булгач, крахмал ашадык, баздагы туңган бәрәңгедән ризык әзерләдек. Яз җитүгә, Олы көн коймагы пешерү өчен, басудан бәрәңге җыябыз, чуваш җиренә кадәр баручылар да булды. Бәрәңгене киптереп таратып куябыз. Җәен 1936 елгы бертуганым Николай белән алабута җыйдык. Безнең өчен иң тәмле аш — алабута ашы. Ат кузгалагы яфрагын, су яки кул тегермәнендә тарттырып, ашадык. Күрше кызы, ул вакытта 5-6 яшь булгандыр, Валентина (1936 елгы) белән Чүти болыныннан күп итеп җыя идек ат кузгалагын. Ә Чүти малайлары безне куа. Аны, мич алдына ике кирпеч куеп, табада пешерделәр. Үзен генә киледә төеп тә, кул белән ләп-ләп итеп, түгәрәкләп тә пешерделәр. Сугыш вакытында бер Чүти кызы соранып йөргән.
Әни тарттырган алабута орлыгын, пешкән бәрәңгене төеп, бераз онда тәгәрәтеп, мичкә салып пешерә иде. Шул кыз, алабута икмәген күреп, әнә, икмәгегез бар, шуны бирә алмассызмы, диде. Әни, син аны барыбер ашамыйсың дип, бер кисәген аңа сузды. Чынлап та, ул аны өй алдындагы сәке өстенә куеп калдырган иде. 1940 елгы сеңлем Раиса шул алабута икмәген йотып булмый дип елый иде. Сугыш вакытында тоз юк иде, аның чиләген ватып, ашка салып пешереп бетердек. Кечкенә болында карлыган җыйдык.
Элек тегермән буасын будылар. Шул буага яртылаш кереп үскән агач төбендәге ике тишеккә я кысла, я шәмбә балыгы керә иде. Тамак ачкач, шуларны кулым белән эләктереп кайта идем. Кысланың кайчыларыннан кулларым канап бетә, аны учакка ташлап пешереп ашадык. «Безнең тамакны Вера туйдырды», — дип әнием еш кабатлады. Тегермән буасын бугач, аның артында су калмый. Зур-зур кыслаларның шуышып йөргәне күренеп тора. Ул кыслаларны бөтен бала-чага итәгенә тутырып кайта иде. Элек Гөбенәдә балык күп булды. Яз көне, чәчү эшләреннән бушый башлагач, хатын-кызлар елгага сөрәкә белән балык тотарга йөри башлады. Шул артельләрне ияртеп йөрүче берәр карт бабай булган. Ул балыкны, тирә-яктагы чуваш авылларына барып, игенгә дә алыштырып кайтканнар.
Балык тотуга бәйле башка авылдашларымның да фикерләре белән уртаклашам.
Мария Николаевна Митрофанова, 1937 елгы:
— Әни, эштән кайтуга, ризык әзерләп, тизрәк балык тотарга китә иде. 1875 елгы Андрей бабай Корников, сөрәкәсен гел бездә калдырып торды. Ул, килене Анна апаны, күршесе Клавдия апа Казакованы һәм әниемне ияртеп, балыкка китә дә, төнлә генә кайталар. Алдан бөтен балыкны өлешләргә бүләләр. Мине арт белән бастыралар да, бу балык кемгә, дип сорыйлар иде. Балыкка сөрәкә белән йөрүчеләрне сөрәкә артеле дип йөрттеләр.
Фекла Сергеевна Драндрова, 1912 елгы:
— Безне балыкка Борис бабай Кириллов йөртте. Килене Дарья, Марфа Козлова, Ольга Серебрякова, мин бергә йөрибез. Өчебезнең дә ирләре сугышта, ике-өчәр балабыз бар. Борис бабайның өч улы да фронтта иде, берсе дә кире әйләнеп кайтмады. Борис бабай, сөрәкәне тигез тартасың дип, мине елганың икенче ягына чыгара. Бервакыт билгә кадәр дуенга төшеп киттем, төпкә суыра башлады. Борис бабай бауны кулдан ычкындырмаска куша. Азаплана торгач, тартып чыгардылар. Аякларым атламас булды, хатыннар чүт җитәкләп кайтты, салкын тиеп ике атна авырдым. Тоткан балыкны, 10-12 литрлы чиләкләргә тутырып, чуваш авылына икмәккә алыштырырга китәбез. Төнлә караңгыда чыгып китәбез дә таң атканчы барып җитәбез. Ике чиләк балыкка бер потка якын иген бирделәр. Барган саен кешеләрен сөйләшеп куя идек.
Бервакты Марфа, 1894 елгы Акулина апа Кошкина белән, көянтәләребезне асып, Җелмә куагы дигән чуваш авылына таң атканчы чыгып киттек. Балыкны бер пот игенгә алыштырдык. Шунда бер хатын безгә Иске Сундырга барыгыз, анда күбрәк бирәләр, диде. Тагын өч чакрым барасы. Марфа белән миңа эшкә барырга кирәк, булганы белән кайтырга чыктык. Акулина апа, атсалар атарлар, балаларымны ачка үтереп булмый дип, теге авылга китте. Аның ике малае сугышта, өйдә 6-13 яшьлек баласы калды, туганының ятим кызы да аның тәрбиясендә. Аның ул авылга баруы уңышлы чыга, ике чиләк балыкка 40 кило чамасы иген биргәннәр. Шунда бер бабай, кызым, чиләкләреңне калдыр, базарга баручылар артыннан биреп җибәрермен, ди аңа. Игенен, капчыкка тутырып, иңбашына көянтә кебек асып җибәрәләр. Ял итәргә туктаганда, капчыкларын җиргә куймыйча, таянырсың дип, ике таяк та бирә. Төшке ашка кайткач, кычкырган тавышка урамга чыксам, Акулина апа безнең өй тирәсендәрәк егылган, тора алмый ята. Күрше хатыннар белән күтәреп, өенә илтеп куйдык.
Сугыш елларында авылның яше-карты эштә булды. Ачлы-туклы булсак та, фашистларны җиңәр өчен тырышып эшләдек. Ольга, Марфа, Дарья апалар һәрвакыт бергәрәк эшләргә тырышты. Чәчүгә орлык хәзерләүме, чәчүме, урак урумы, көлтә ташумы, көрәк белән иген сугумы, барысын да эшләдек. Күкрәк сөте имезүче аналар сабыйларын кырга алып бара иде. Сугышның беренче елында ук минем Анатолий исемле җиде айлык балам ындыр табагында үлеп китте, тамагы шешкән иде. 1942 елда балалар аеруча күп үлде. Күбесе 1-3 яшьлекләр иде. Кайбер гаиләләрдә бер баласын күмеп кайтуга, икенчесе үлеп яткан очраклар да булды.
Атларны сугышка алып бетергәч, җир себерергә, көлтә ташырга өйдәге сыерларны җиктек. Сыерлар сөтен киметмәсен өчен, Марфа белән алмашка җиктек.
Бервакыт сыер дулап китмәсенме. Дилбегәне ике кулга ныклап тоттым, аягымны арба башына терәдем. Марфа мине билдән кочаклап алды. Арба ярты метр сикерә, сыер кая кадәр ыргып барып, безне үтерер икән дип, уйлап барабыз. Ике-өч чакрым тирәсе чапканнан соң, сыер туктап калды. Арбадан төшкәч, кочаклашып елаштык. Тирәнлеге ун метрдан артыграк яр читендә туктаган иде сыерыбыз.
Язмамда авылыбызның ак әбисе булган Елизавета Михайловна Кошкина хатирәләреннән өзекләр китерәсем килә. Тирә-якта Лиза апаны белмәгән кеше сирәк булгандыр. Күпме кешенең тайган сөякләрен урынына утырткандыр аның шифалы куллары. Атларның кузгалган сөякләрен дә урынына утыртканы билгеле.
Лиза апа авылыбыз тарихын, йолаларын, җырларын белүе белән дә аерылып торды. Сугышның ачысын татыган кеше ул. Менә аның хатирәләре:
— Сугыш башланганда кырда чүп утый идек. Бервакыт хатын-кызлар елаша башлады. Мин — ун яшьлек бала. Сугыш башлануы турында хәбәр ишеткәннәр икән. Икенче көнне, ирләр, җырлашып, фронтка китә башлады.
Угалҗадан чыктым мин, сызгырдым,
Болындагы печәннәр кипсен дип.
Угалҗадан чыктым мин, таелдым,
Авылдашлардан ук ла аерылдым.
Без авылдан чыкканда,
Күтәрелде инде лә томаннар.
Җә кайтырмын, җә кайтмамын,
Сау булыгыз инде лә, туганнар.
Башта яшьләр, аннан өйләнгәннәр китте сугышка. Һәр көнне китәләр, без артларыннан елап калабыз.
Сугыш башланган елны өченче класска бардым. Ярты кыш укыдык та безне кечкенә чана белән басуга салам ташырга җибәрделәр. Ферма сыерлары күтәрәмгә калган, саламны кеше генә ташый. Атлар юк, кечкенә чана белән безне дә җиктеләр. Шуннан укуны ташладым. Яшьтән эшкә җигелдек, җәен кырдан кайтып та кермәдек. 12 яшемнән уракка йөри башладым. 1943 елның җәендә абыем Николайны 18 яше дә тулмаган килеш сугышка алдылар. Атлар аз булгач, колхоз үгезләрен дә эшкә өйрәттеләр. Абый өч үгез белән эшләде. Көзен Павел Кошкин яраланып кайтты. Аның белән өч үгезне җигеп җир сукалый башладым. 1944 елның язында үгез җитәкләп җир сөрдем.
Сугышның соңгы елында Канашка иген ташу дисеңме, сугыштан соң Айшада, Лаеш, Марпосадта урман кисү дисеңме, бар да Лиза апаның башыннан узган хәлләр. Лиза апа урманны бик ярата иде, җитмеш яшендә дә урман утыртып йөрде әле ул. Урмандагы җиләк, гөмбә, шифалы үлән үскән урыннарны аңардан да яхшы белүче кеше юк иде. Лиза апа, башка авылдашлар кебек, крахмал, ат кузгалагы яфрагы, какы, алабута, яз көне ашка чикләвек бөреләрен салып, имән чикләвегеннән икмәк пешереп ашаган кеше инде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев