Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Олы Шүрнәк музеенда нефтьчеләр керәшен мәдәнияте белән танышты

Алабуга районының Олы Шүрнәк авылы музее җирле халыкны гына түгел, керәшеннәрнең тарихы һәм үзенчәлеге белән кызыксынучы туристларны да җәлеп итә.

Шушы көннәрдә генә Олы Шүрнәк авыл музее кунаклары булып Алабуга шәһәреннән нефтьчеләр килде.

“Алар безнең авыл тарихы һәм мәдәнияте мөхитенә чумдылар, традицион тормыш-көнкүреш, һөнәрчелек, милли ризыклар белән таныштылар. Җирлек башлыгы Николай Мельников кунакларны экспонатлар куелган зал буйлап алып йөрде, керәшеннәрнең узган буын тормышы, йола-гадәтләре турында сөйләде.

Кызыклы экскурсиядән соң кунаклар милли ризыклар белән сыйландылар. Кайнар коймак, хуш исле чәй аларның күңеленә хуш килде. Олы Шүрнәктән «Сүрәкә» ансамбле дә катнашты», – дип сөйләде авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Роева.

Р.Роева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев