Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашев Татарстанның иң танылган чаңгысы

Исән булса, Федор Симашевка 80 яшь тулган булыр иде. Легендар чангычы якты дөньядан 1997 елда китте.

Федор Петрович Зәй районының Югары Баграж авылында 1945 елның 13 мартында Петр һәм Федора Симашевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Атасы урманчы булып эшли, анасы биш бала тәрбияләп үстерә.

Чаңгы спорты белән кызыксынуы мәктәп елларында ук башлана, район чемпионы була. Федор Симашев үзенең «Чаңгы юлларында» исемле китабында беренче тапкыр чаңгыга басуын болай итеп искә ала: 

«Бер елны әти миңа имән чаңгылар ясап бирде. Шуларны тагып беренче мәртәбә урамга чыгуым әле дә исемдә. Капканы ачуга, шул чаңгыларны аякларыма кидем дә, алдымда җәелеп яткан ак кар өстеннән атлап киттем. Бераз үткәч, әйләнеп карасам, исем китеп кычкырып җибәрә яздым: әле генә бер эз дә булмаган җирдә тасмадай чаңгы юлы сузылып калган», – дип яза ул.

Бу вакытта аңа 5 яшь була. Баграж авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, урта белем алу өчен 9 чакрым ераклыктагы Түбән Биш авылына йөри башлый. Мәктәптә оештырылган ярышларда катнашып, җиңел атлетика, гимнастика, граната ыргыту, турникта тартылу, велосипедта, чаңгыда узышу төрләреннән алгы урыннарга чыгып грамоталар яулый. 10 нчы сыйныфта укыганда Федор Симашев чаңгы буенча Зәй районы чемпионы исеменә лаек була.

Мәктәпне тәмамлагач, ул Иркутск өлкәсенә китеп балта остасы-бетончы булып эшли, спорт секциясенә языла. Читтән торып физькультура техникумына укырга керә. Армиягә алынып, чик гаскәрләрендә хезмәт итә, заставада иң оста чаңгычы була. Армиядән соң Мәскәү педогогия институтының физик тәрбия бирү факультетында укый. Соңрак, чаңгы спортында зур уңышларга ирешә, берничә тапкыр ил һәм дөнья чемпионы булып таныла.

1967 елда ук Симашев Чехословакиядә халыкара ярышларда призер була һәм илнең иң көчле спортчылары унлыгына керә. Бер елдан ул ил чемпионы һәм Гренобльдә (Франция) X кышкы Олимпия уеннарында, 1972 елда Саппорода (Япония, 1972 ел) XI уеннарда катнаша, анда 15 километр дистанциядә көмеш призер һәм 4х10 километр эстафетада Олимпия чемпионы була. Эстафетада СССР чаңгычылары командасында Владимир Воронков, Юрий Скобелев, Федор Симашев һәм Вячеслав Веденин дөньяда иң көчлеләр булып саналган Норвегия, Швеция командаларын узып, алтын медаль алалар һәм Олимпия чемпионы исемен яулыйлар.

Безнең чаңгычылар эстафетада беренче ике этапта алда баралар. Алтын медальне яуларга бернәрсә дә комачауламый кебек… Тик Симашевка чират җиткәч, көн җылыта, чаңгылар юлдан тайпыла, шумый башлый. Безнекеләр барысы да чаңгыларын бер төрле мазь белән майлаган була. Симашев үзе артыннан эстафетага басачак Веденинга бу турыда ничек хәбәр итәсе икән дип уйлый. Ниһаять, ул команданың өлкән тренерын күреп ала. Бөтен көчен җыеп: «Мазь! Мазь! Веденинга хәбәр итегез. Мазьны алыштырсын!» – дип кычкыра. Һәм Симашевның зирәклеге нәтиҗәсендә безнең чаңгычылар алтын медаль яулый. «Рәхмәт сиңа, Федор! Чаңгыда төрле очраклар була, ләкин мин майны алмаштырмасам, Харвикенны куып җитә алмас идем», – ди соңыннан Веденин.

Федор Симашев Татарстанның талантлы яшь чаңгычыларын үз янына Мәскәүгә чакыра, укырга керергә ярдәм итә, яхшы тренерлар белән таныштыра. Югары Баграждан авылдашы Михаил Краснов, үзенең энесе Николай Симашев, күрше Мәлем авылыннан Бәгъдәнур Галин, Илшат Гафиатуллин, Әхмәт авылыннан Мөдәррис Әхмәтшин һәм башка талантлы яшьләрне Мәскәүгә алып килә. Алар армия хезмәтен дә Мәскәүдә генә үтәләр. Федор Петровичның Мәскәүдә дә дуслары күп була, ләкин аның өчен чын дусты булып Вячеслав Веденин кала. Алар бергәләп Олимпия алтынын отып кына калмыйлар, бер-берсенә ярдәм итеп, шатлыклар һәм авырлыкларны бүлешеп яшиләр.

1991 елда Федор Петрович подполковник дәрәҗәсендә запаска китә һәм Зәйгә кайта. Ул башкалада тыныч һәм мәшәкатьсез яши алыр иде. Ләкин туган як басулары, урман-болыннары, чылтырап торган чишмәләрен сагына ул. Автоагрегат заводына тренер – директорның спорт эшләре буенча урынбасары булып эшкә урнаша. Ул Зәйдә спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, талантлы яшьләрне спортка тартуга зур өлеш кертте.

 

* * *

  • Спорт өлкәсендә уңышлары өчен «Почет билгесе ордены», «Аеруча хезмәтләре өчен» һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә;
  • 1967 елда Гренобльдә узган X кышкы Олимпиадада катнашкан. Илнең иң көчле спортчылары унлыгына керә;
  • 1970, 1974 елларда узган дөнья чемпионатлары чемпионы, ике тапкыр көмеш һәм бакыр призёр;
  • 1972 елда Саппорода үткән XI кышкы Олимпиадада катнашкан. 1972 елда 4х10 км эстафетасында – чемпион, 15 км аралыкта көмеш призёр булып кала;
  • Биш мәртәбә Бөтендөнья кышкы Универсиада чемпионы;
  • 1978 елдан тренерлык эшен алып бара.
  • 1991 елда Зәйгә күчеп кайта. «Ялта-Зәй» спорт һәм сәламәтләндерү үзәгендә эшләп, районда чаңгы спортын үстерүдә зур көч куя.
  • 1994 елда «Татарстан Республикасы һәм Россиянең атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ия була. Моннан 16 ел Федор Симашевның йөрәге тибүдән туктый.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев