Нина Фадеева: «Ата-ана белән киңәшләшкән бала бәхетле була» дип әйтә иде нәнәй»
Нина Фадееваның керәшенчә марафон кысаларында «Керәшен әдәбе» турында язган язмасы.
Бала чактан «ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми» дигән сүзләрне еш ишетеп үстем. «Ана сөте» дигән сүзнең мәгънәсен һәркайсыбыз аңлый. «Тана сөте белән» дигәне, бәлки, үзтәрбиядә, гаиләдә алганнарга таянып, дөрес яшәүдер?! Әдәп сүзе бик тирән мәгънәгә ия.
Әти-әниемә без 7 бала булганбыз. 5 бала үстек. Гаиләдә һәр нәрсәгә хөрмәт тәрбияләнде: ата-анага, әби-бабайга, дәдәй-түтигә, эне-сеңелгә, туганнарга; ризыкка, хезмәткә, сөйләмгә, тыңлый белү әдәбенә, кием-салымга, саклык, гаделлеккә һ.б.
Әти-әни гел эштә булды. Олылар безгә аларны алыштырды. Олылар сүзе, әти-әнинекеннән кала, үтәлергә тиеш кабул ителде. Кайчакта, олылар җаза урынына мич башына менгереп утырталар иде. Әти-әни белә, ышана баласына, олылар белми ачуланмас. Арага керү юк. Бәлки, олылар белән аерым сөйләшенгәндер (аны менә хәзер генә аңлыйбыз). Йорттагы әби-бабай – иң кадерлесе. Аларга авыр сүз әйтү – иң начар эш буларак бәяләнә. Әти-әнигә дә каршы яки авыр сүз әйткәнне хәтерләмим. Ә балалар берсен-берсе тәрбияләгән.
Мин үзем гаиләдә төпчек бала. Без әти-әни белән барысын да уртак хәл итә идек, киңәшләшеп. Башта өлкәннәр сүз башлый, олылар фикер өйтә, кечеләр дә үз сүзләре белән бүлешә. Шулай уртак нәтиҗәгә киленә иде… Әгәр өйдә берәр кунак, узгынчы булса, яки мәҗлес барса, никадәр ишле гаиләдә дә, бер генә бала-чага да аяк астында буталмый. Олылар сөйләгәндә кысылмый. Каршы әйтми. Билгеле, үсә-үсә үзтәрбия дә күп роль уйный.
Элек-электән ата-ана баласын тормыш итәргә әзерләгән. Нәнәй гел әйтә иде: «Ата-ана белән киңәшләшкән бала бәхетле була», – дип. Тормыш итә-итә бу сүзләрнең хаклыгына кабат-кабат ышанабыз. Инде шул киңәшләрне балаларга бирергә тырышабыз.
Яшь килеш (18,5 яшьтә) тормышка чыктым. Кайнана белән кайнатам олы, 10 балалы ишле гаилә башлары. Күтәрелеп йөзләренә карарга, сүз дәшәргә ояла идем. Башта олылар хуҗа булып, алар сүзеннән чыкмадык, аннары, олылар рөхсәте белән, тормыш дилбегәсен үзебез тоттык. Нык, хәтта урыны белән катырак та тоттык шикелле. Нәнәем: «Кызым, аш салганда олыларга ким салма. Алар ким булса, сорап алмый, артып калырлык булсын», – дия иде.
Мин килен булып төшкән вакытларда, тирә-күршедә олы-карылар өй саен диярлек булып, алар бер-берсенең йортларына кереп утыра, хәл-әхвәл сораша, дөнья хәлләрен белешә иде. Нәнәй дә килә. Шунда безнең яшәү рәвешен дә күзәтә. Олылар аерым почмакта сөйләшеп утыра, мин бәй бәйлим. Шундый көннәрнең берендә, үзен озата чыкканда, нәнәй миңа «рәхмәт» әйтте. «Ни өчен, нәнәй?!», – дим. «Үзеңне дөрес тоткан өчен, балам, никадәр сөйләшсәк тә, олылар сүзенә керешмәдең, сабыр булдың, эшенне дәвам иттең», – диде.
Кайнанам да еш кына: «Әйткән сүз көмеш булса, әйтмәгәнең – алтын», – дия иде…
Кибеттән ризык алсак, йорттагын бүлешсәк — һәркемне күздә тоттык. Гаиләдә баш булырга, уздырып сүз әйтергә базмадык та, теләмәдек тә шикелле. Кеше рәнҗетмәскә тырыштык. Тормышта усал сүз ишетсәк, авыр, гаделсез я нахак булса да, ишетмәмешкә сабыштык, бәхәсләшмәдек. Үзебезчә, тыйнак кына, дөрес дип тапкан юлдан атладык.
Тормышта гыйбрәтле хәлләр бик күп. Шуларны кечкенәдән сөйли идем балаларыма. Әдәп дибез. Ләкин әдәп үзеннән-үзе генә барлыкка килми... Бу сыйфат балада яралганнан башлап тормыш итү барышында формалаштырыла, ныгытыла, минемчә. Баланы губка белән чагышырып булыр иде. Ул үзенә нинди су сеңдерә? Чиста сумы, әллә пычракнымы? Үсү чорында, гаиләдә күргән үрнәктә, анализда баланың үзтәрбиясе ныгый.
Алиса Ахметшина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев