Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Николай Петровның өчпочмаклы хатлары — оныклары өчен кадерле истәлек

Мөслим районының Яңа Усы авылыннан карендәшебез, Бөек Ватан сугышында һәлак булган Николай Петровның фронттан язган өчпочмаклы хатларын якыннары иң кыйммәтле мирасы итеп саный.

Якын әбием Галина туган авылыбыз Усыда гомер кичерә. Фронттан әтисе язган хатны бүгенге көндә дә гаиләнең иң кыйммәтле мирасы итеп саный. Якын әбием үзен — әтисе Николай Николаевич белән, ә балаларын һәм без оныкларын яуда ятып калган бабаебыз белән бәйли торган бердәнбер кадерле истәлек итеп саклый бу өчпочмаклы хатны. Һәм бу истәлекнең беркайчан да югалмаячагына ышана. Якын әбиемнең әнисе Мария Усыда гомер кичереп, 1984 елда вафат була. Ул хат тарихы турында хикәя итеп, сезгә дә сөйләргә булдым.

«Бүген нинди матур көн», — дип уйлады Мария, уянып. Тәрәзәдән кояш нуры агыла, ә ботаклары тәрәзәгә тиеп торган сирень чәчәгенең нәфис исе башны әйләндерә.

Мария урыныннан торды, тыныч кына йоклап яткан кызы Галинаны үбеп, эшкә кереште. Авылда эш һәрвакыт күп, ә монда ирләр кулы да җитми. Барысы да фронтта. Сугыш. Мең тугыз йөз кырык өченче ел бара. Мариянең ире, элек Минзәлә төрмәсе начальнигы булган Николай Петров, үз теләге белән фронтка китте Ә ул өч яшьлек кызы белән Яңа Усыда яши.

Мария өй эшләрен җитез генә башкарды, кызын уятты, яңа сауган сөт белән икмәк телеме бирде, һәм алар, җитәкләшеп, колхоз кырына киттеләр. Яз — чәчү вакыты. Кояш офык өстеннән һаман югарырак күтәрелә, күктә тургайлар сайравы ишетелә. Мария күңелендә әйтеп бетергесез шатлык, ниндидер рәхәтлек. Авылдашларын сәламләп, эшкә тотынды, ә кызы башка балалар белән урман янындагы аланга уйнарга йөгерде.

Төшке аш алдыннан күрше хатынның яңгыравыклы тавышы ишетелде: «Кызлар, карагыз, хат ташучы килә».
Барысы да хат ташучыга таба йөгерделәр, ләкин команда биргәндәй кинәт туктап калдылар. Һәркем белә, хат ташучы иренең, улының, әтисенең күптән көтелгән өчпочмаклы хатын да тапшыра ала, шул ук вакытта аның сумкасында фронттагы якыннары турында начар хәбәр дә була ала. Хат ташучы якынлашкач, аның йөз-кыяфәтеннән һәркем шуны аңлады: бүген начар хәбәрләр булмаячак.

— Хәерле көн, колхозчы хатын-кызлар, — дип сәлам бирде хат ташучы Иван дәдәй — Я, бүген кем биергә әзер?. 
— Барыбыз да әзер, — диде бригадир. — Тик менә кемне шатландырырсың икән?

Иван дәдәй сумкасыннан шпагат белән бәйләнгән өчпочмаклы хатлар чыгарды. Хатын-кыз сүзсез калып, аңа текәлде.
— Мария, читтәрәк басып торасыңмы? Сиңа, Николайдан, — дип, Иван дәдәй елмаеп, беренче өчпочмаклы хатны сузды. Мариянең шатлыгы ташып китте. Менә ул күптән көтелгән хат, таныш язу. Хатын бер генә секундка иренең исен тойгандай булды. Николайдан хатлар еш килә, ләкин Мариягә хатлар арасы бер гомер кебек тоела.

— Галя, кызым, кил әле бирегә! Әтиең хат җибәргән, — дип шатланып кычкырды Мария һәм баш очында кәгазь өчпочмакны болгады. Галина, әнисенең чакыруына йөгереп килеп, кечкенә кулын хатка сузды. Арткы ягындагы рәсем аны үзенә җәлеп итте: шинель һәм каска кигән, кулына автомат тоткан совет солдатлары, танк өстендә утырып, алга, Җиңүгә ашыгалар. Ә өстә, сул почмакта урак һәм чүкечле ал байрак җилферди. «Ленин байрагы астында, Сталин җитәкчелегендә — алга. Немец оккупантларын тар-мар итәргә һәм аларны туган илебездән куып чыгарырга!» дигән язуы да бар.

—Я, кызым, әйдә, укыйбыз. Безнең әти нәрсә яза икән, — диде Мария, чирәмгә утырып. Галина өчпочмаклы хатны әнисенә бирде һәм аның тезләренә менеп утырды. Мария хатның адресына карады: Полевая почта 24860:/А. Петров Н. Н.
«Кайда соң син хәзер?, — дип көрсенеп куйды ул.

Хәрби часть урнашкан урынның сер икәнен аңлый. Николайның ул серне ачарга хакы юк. Мария өчпочмаклы хатны ачып укый башлады:
«Исәнме, Мария. Бу мин — Николай. Кызым Галинага миннән бик зур сәлам. Мария, мин исән-сау һәм сәламәт. Әлегә мин — укуда. Барысы да яхшы. Мария, син ничек яшисең? Начар түгелме? Хәзер бөтен җирдә дә алай ук яхшы түгел. Иң мөһиме, әгәр син тук булсаң, инде яхшы. Мария, мин сезне бик сагынам. Сиңа көн саен хатлар язам. Мария, кызым Галина ничек анда? Бик еламыймы? Зур үскәндер инде кызым. Минем Галинаны бик күрәсем килә. Мария, кызыбызның фотосын җибәрергә тырыш әле. Ә мин сезгә үземнекен җибәрермен. 20 майда фотога төшәчәкбез. Мин сезне бик-бик сагындым. Хат яз, Мария. Очрашканчыга кадәр».

Хатка 11май, 1943 ел дип, дата да куелган. Аңа карап, Мария «бүген инде 26 май», дип уйлады. 
— Я, Николай ничек соң анда? — дип сорады күршесе.
— Яхшы. Әлегә укуда. 
— Ә нигә елыйсың? Шатлан. Исән-сау бит Николай.
— Сагындым, күршекәем! Менә Галинаның фотосын сораган. Каян алыйм соң мин аны?
Кичен, балавыз шәме яктысында, Мария хатны тагын бер кат укып чыкты, гәрчә ул хатның һәр сүзе онытылмаслык булып хәтеренә уелса да. Ире сәламен китергән өчпочмаклы хатны күкрәгенә кысты. Яңаклары буйлап яшь тәгәрәде. Кызы Галина янына, сәкегә ятып, күзләрен йомды һәм матур киләчәк турындагы уйлар белән йокыга талды.
Кызганычка, Мариянең өметләре акланмады. 1943 елның җәендә, Калининград янындагы каты сугышларда ире Николай батырларча һәлак булды. Алар батырлыгы 

Яна ПЕТРОВА,
Мөслим районының Яңа Усы мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев