Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Нариманда районкүләм Олы көн бәйрәме һәм авылның 100 еллыгы уздырылды

Түбән Кама ягында соңгы ике елда Олы көн, узган гасыр азагыннан килгән гадәт буенча шәһәрдәге Халык иҗаты йортында түгел, ә керәшен авылларында уздырыла башлады. Узган ел ул Балчыклыда булса, быел Нариман бу төбәктәге барлык карендәшне үзенә җыйды.

Бәйрәм иттек көн буе

Районкүләм Олы көн бәйрәмен Нариманда уздыруның сәбәбе бар: Мамадыш ягындагы Колышчы керәшеннәренең бу авылга нигез салуына — 100 ел. Түбән Кама районы оештырылганга — 60 ел. Быел Россия һәм дөньяның тарихи гаделлекне онытып бетермәгән илләре билгеләп үтә торган зур вакыйга — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы.

Тамара Баһаветдинова җитәкчелегендәге җирле район керәшен оешмасы һәм аның идарә членнары, керәшен ансамбльләре бу бәйрәмне Нариманның киләсе юбилеена кадәр онытылмаслык итеп уздырдылар. Әлбәттә, Наримандагы карендәшләр — беренче чиратта, район керәшен оешмасының идарә члены, эшмәкәр Александр Павлов, Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Владислав Никишин, җирлек башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл клубы мөдире, китапханәче, «Нариман керәшеннәре» ансамбле җитәкчесе Ксения Федотова һәм башка бик күп актив нариманлылар керәшен кунакчыллыгы күрсәтте.

Олы көн иртәсеннән үк клуб янында ярминкә-сәүдә гөрләде. Урам яктан башлап, клуб бу көнне керәшен бистәрләре, чигүле әйберләр, элгәреге көнкүреш кирәк-ярагы белән бизәлгән иде. Клуб һәм аның тирә-ягы белән беррәттән, хәтта шул тирәдәге күл янында да Олы көн сулышы сизелде — көймәгә кадәр бәйрәмчә бизәлгән. Олы көнгә килүчеләр арасында көймәдә йөрүчеләр дә аз булмады. 

 

 

Клуб янындагы бәйрәм өстәлләрендә зур-зур кәрҗиннәр белән Олы көн күкәйләре өелеп торды. Көн буе самавыр кайнап утырды. Әллә ничә урында уңган хатын-кызлар бәйрәм коймагы пешерде. Халык кайнар коймак, шифалы чәй белән сыйланды. Олы көн уңаеннан оештырылган уен-ярышлар бер дә Питрау җыенындагыдан ким булмады. Аеруча, бала-чага рәхәтләнде: уйнамаган бер уеннары да калмады. Һәр Олы көндәгечә, күкәй тәгәрәтү уены туктап тормады. Малайларның, кызларның дөньяларын онытып чыр-чу килгәнен күреп, картлар урыннарында утырып тора алмады — әллә кайда еракта калган яшьлекләрен искә төшереп, күкәй тәгәрәтеп мәш килделәр. 

 

Бер читтәге остаханәдә, Олы көн истәлеге итеп, монета чүкетеп алучылар да аз булмады. Яшем сиксәнне байтактан узган дип тормады, Келәтле кызы Мария түти Савельева да авыр чүкечне тотып, тәңкә чүкеде. Һич ялгансыз! Өстәвенә әле, йөз сум акча түләп, шул тәңкәсен сатып та алды. Саклагыч пәриштә төшерелгән һәм «Спаси, сохрани» дип язылган ул бәхет тәңкәсен өенә алып кайтып, Олы көнгә кызарткан күкәйләр уртасына ук куйган ул…

 

Олы көн бәйрәмендә Нариман урамы, әнә шулай, олы җыенны хәтерләтеп, шау-гөр килеп торды. Ул күмәк бию-җыруларны әйткән дә юк инде. Нариман янындагы олы юлдан Чистай һәм Түбән Кама ягына узучы юлчылар да машиналарының ачык тәрәзәләре аша керәшен җыруларын ишетми калмагандыр…

 

 

Тантаналы төстә

Бар кешене таң калдырган бәйрәм, тәмле тәбикмәк-коймаклы сый турында язып, Олы көннең тантаналы өлешен онытып калдыра язганмын. Гадәт буенча, Олы көн бәйрәменә килүче кадерле кунакларны (кунакларның кадерсезе булмыйдыр ул) ипи-тоз һәм керәшен җырулары белән каршыладылар. Ул кунаклар — Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары, керәшеннәрне үз итеп, бәйрәмнәренә яратып йөрүче Марина Камелина; Түбән Камадагы халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов; Дуслык йорты карамагындагы милли-мәдәни җәмгыятьләр җитәкчеләре һәм Мамадыш районындагы Колышчы авылыннан «Покрау» фольклор ансамбле (җит. —Нина Трушева).

 

Районкүләм Олы көн бәйрәменең тантаналы өлеше клубта уздырылып, ул бүләкләүләр, «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау» ансамбльләре, аерым җыручыларның чыгышлары белән аралашып барды. Колышчыдан килгән «Покрау» ансамбленең үз авыллары көен башкаруын олы яшьтәгеләр аерым бер дулкынлану белән тыңлады. Бәйрәмне алып баручы Ольга Вәлиуллина һәм Ольга Афоновларның һәр сүзе Олы көнне олылау булып яңгырады:

Олы көн — күптән көткән көн,
Безне бердәм иткән көн, 
Халкым келәү иткән көн.

 

 

Нариман авылының иң олы кешесе Елизавета Кармачевага Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллинның Рәхмәт хаты тапшырылды. Хәтерем ялгышмаса, Елизавета Степановна —95 яшен узган, Бөек Ватан сугышы авырлыкларын үз җилкәсендә татыган тыл ветераны, гомере терлекчелектә узган хөрмәтле кеше. Башлыкның рәхмәтенә, шулай ук, ФАП фельдшеры, Нариман халкына 30 елдан артык медицина ярдәме күрсәтүче Фәридә Зайкина, авыл клубы җитәкчесе Ксения Федотова да лаек булды.

Нариманның өлкән кешеләреннән икесе дә 92 яшьтә булган Раиса һәм Николай Кармачевларны Түбән Кама керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Алексеевна Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Олы көндә Ширәмәт җирлегенең Дипломы, район керәшен оешмасының истәлек медале, кыйммәтле бүләкләр тапшырылган активистлар күп булды.

 

Йөз ел элек

Олы көнгә тирә-яктан килгән халык Нариманның тарихы турында да ишетте. Нәсел тамыры Колышчыга тоташкан ветеран журналист, дистәләгән китап авторы Виктор Шадринның «Гасырлар кичкән Колышчы» китабына нигезләнеп, алып баручылар Нариман тарихы турында сөйләп үттеләр: 

— Моннан бер гасыр элек, Мамадыш кантоны Колышчы авылының бер төркем тәвәккәл ир-атлары Казанга, Наркоземга барып җир сорыйлар. Аларга Кама елгасының аръягына чыгып, Иске Чишмә, Ширәмәт авыллары тирәсендәге хуҗасыз калган җирләрне карарга киңәш итәләр. 1924 елның җәйге иртәсендә Колышчының иң үткен ир-егетләре Иван Яковлевич Настин, Шалафаев, Чурин, Терентьев, Зимин юлга кузгала. Алар әйтелгән җирләрне карап, казыклар кагып, авыл салыначак урынны билг еләп кайталар. 37 хуҗалык яңа җирләргә күченергә теләген белдерә. 1925 елның 13 февраль Һәм 11 май карарлары белән, Мамадыш кантонындагы Үсәли волостеның Колышчы авылы крестьяннарына, Чистай кантоны Иске Чишмә волостенә күченеп, поселок төзергә рөхсәт бирелә. Аның исемен дә Казаннан кушалар. Дәүләт эшлеклесе, революционер Нариман (Кербелай Нариманов) хөрмәтенә, яңа поселокка Нариман дигән исем бирелә.

 

Җиңүнең 80нче язында

Илебез халкы Бөек Җиңүнең 80нче язын каршылый. Шул уңайдан, бәйрәмдә Бөек Ватан сугышында каһарманлыклар күрсәткән батыр карендәшләребезне, керәшеннәрдән чыккан Советлар Союзы Геройларын да хөрмәт белән искә алдылар.

Бөек Ватан сугышы башлангач Нариманның да кулына корал тота алырлык ир-егетләре фронтка китә. Авылда хатын-кыз, карт-коры, бала-чага кала. Яу кырындагы авырлыклар турында әйтеп тә торасы юк, тылдагылар кичергән михнәтләр дә сөйләп бетерерлек түгел. Сугыш кырында ятып калган авылдашлары истәлегенә Нариманда һәйкәл калка. Ул һәйкәлдә 26 батыр авылдашларының исем-фамилиясе уелган.

 

Махсус операциядә

2022 елда Украинада махсус хәрби операция башлангач, Нариман авылыннан кулына корал алган беренче кеше карендәшебез Руслан Камысбаев була. 1нче укчы батальонының 3нче ротасы укчысы Руслан Николаевич 2023 елның 11 ноябрендә Кременная тирәсендә хәрби бурыч үтәгәндә һәлак була. 

Соңгы сулышына кадәр Ватан каршындагы бурычын намус белән үтәгән батыр карендәшебезнең әнисе Венера Андреевна нариманлылар ихтирамына лаек. Бәйрәмдә дә аның исеменә рәхмәт сүзләре күп әйтелде, яудан кайтмый калганнар истәлегенә «Сүрәкә» ансамбленең «Мәңгелек ут» җыруы яңгырады.

Олы Аты чиркәве настоятеле Михаил әтейнең бәхиллеге һәм ил-көн тынычлыгын теләве белән башланган бәйрәмгә килгән әбиләр һәм түтиләр «әти-әниле чаклардагы Олы көндәй булды бүген, бездән соң да узганнарыбыз онытылмасын, җолаларыбыз җугалмасын, саклансын» дигән теләк белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев