Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәшләктән Валентина Вафина 1944 елда сугышта һәлак булган бабасы каберенә барган

Балык Бистәсе районының Мәшләк авылыннан Валентина Вафина Бөек Ватан сугышта катнашкан бабасы Фёдор Иванов 1944 елда батырларча һәлак була. Әбисенең «Бабаңның һәлак булган җиренә барып кайтырсың әле» дигән сүзен үти. Узган ел җәй аенда Новгород өлкәсенә юл тота.

 

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 ел узса да, халык күңеленә уелган тирән яралар онытылмый

Бүгенге көндә сугыш, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары санаулы гына калып бара. Егерменче гасырда иң дәһшәтле, канкойгыч сугыш турында хәзерге буын бары тик китапларда укып, интернет челтәрләре һәм кинофильмнар аша гына белә ала.

Ул вакыттагы Кызыл Йолдыз районының Зур Мәшләк авылы җирлегеннән сугышка 230 кеше алына, 148 батырыбыз яу кырында һәлак була. 
1941 елның 23июнь таңы беленер-беленмәс, авылда иң беренчеләрдән булып, үзенең солдат биштәрен асып, бабам Федор Иванов илне сакларга китә. Ул фин сугышында катнашкан, гаиләсе янына бары 1941елның апрель аенда гына кайткан була.

Казан вокзалыннан сугышка киткәнче гаиләсенә хат язып сала: «Фашист илбасарлары илебез чиген басып кергән. Сугыш сугыш инде, әллә кайта алам, әллә юк. Балаларга минем истәлегем булсын дип, фотосурәткә төшәм. Адресымны язып калдырам, сезгә җибәрерләр. Исәнлектә курешергә язсын». 

Фотосурәт белән хат килә. Бабамның фотосурәтен әбием Наталья Ивановна гомере буе саклады. Минем әле бала вакыт, әбиемнең күңел халәтен аңлап та бетермәгәнмен. Ул бик еш бабамның фотосурәте янына килеп сөйләшә, яшьле күзләрен аска иеп, бик озак тын гына басып тора иде. Гомере буе бабамны көтеп яшәде. «Капка ачылган саен бабагыз кайтыр шикелле миңа», — дип әйтә торган иде. Бабайга биргән вәгъдәсендә тора әби. Көн-төн эшли, ачлыктан шешенгән вакытлары да була, әмма балаларын саклап кала. 

Ике арада хатлар йөри. Бөек Новгородны алуда катнаша бабам. 1941 елның 19 августында Бөек Новгород шәһәре Совет гаскәрләре тарафыннан калдырылган. Немец оккупациясе 883 көн дәвам итә. Һөҗүм акрын темплар белән бара, чөнки немец гаскәрләре нык каршылык күрәтә. Урманлы-сазлыклы урыннар кыска вакыт эчендә дошманны чолгап алырга комачаулык итә. 1944 елның 20 январь иртәсендә Совет гаскәрләре Бөек Новгородны фашист илбасарларыннан азат итә.

26 гыйнварда 285нче укчы дивизиясе Түбән Прихон, Югары Прихон, Медведь авыллары өчен көрәш башлый. Бу юнәлешкә фашистлар үзләренең бөтен көчләрен юнәлтә. Югары Прихон авылын азат иткәндә, Федор Иванов батырларча һәлак була. 1944 елның апрель аенда әбиемә бабамның батырларча һәлак булу турында повестка тапшырыла, әмма ул ышанмый.

Бабамнан 1943 елның декабрендә килгән соңгы хатны әбием гомере буе сөйләде, аның эчтәлеге минем дә хәтердә сеңеп калды. Кызганыч хаты сакланмаган. Федор Иванов Волхов фронтында була. Ә эчтәлеге түбәндәгечә: «Исәннәрме, минем кадерлеләрем. Сезнең хәлләрегез ничек? Балалар исән-саумы? Без бик каты һөҗүмгә әзерләнәбез. Дошманның көче күп, безнең яктан да каты әзерлек бара. Исән калып булырмы, белмим. Мин яу кырыннан яралы солдатларны алып чыгам. «Батырлык өчен» медале бирделәр, мин аны сезгә җибәрәм. Мин исән кайта алмасам, бәлки балаларга ярдәме тияр. Балаларны сакла, исән булыгыз. Бу бәрелештән исән чыксам, хат язармын». 

Кызганыч, никадәр генә көтсә дә әбием башка хат алмый, 1944 елның апрель аенда бабамның батырларча һәлак булу турында хәбәр килә.
Әби безнең белән яшәде. Бик тырыш, сабыр иде. «Бабаңның һәлак булган җиренә барып, карап кайтырсың әле. Ышанмыйм бит, кызым, гел исән кебек», — ди торган иде.

1996 елда әбием бакыйлыкка кучте, ул исән вакытта аңа биргән вәгъдәмне үти алмадым. Әбиемә биргән вәгъдә йөрәгемне гел тырнап торды. Югыйсә, интернет челтәреннән «1941-1945 елларда халык батырлыгы» сайтында бабам турында мәгълүмат та таптым, ләкин күңел тыныч түгел.

Узган ел җәй аенда сәфәргә кузгалдык. Юлда күңелем белән очынып бардым, әйтерсең лә мине анда бабам каршы ала. Сәфәребез дә, ничектер, уңайлы булды. Чыннан да безне бик җылы каршы алдылар. Бөек Новгород тарихын өйрәнүче Виктор Иванов бик күп мәгълүмат бирде. Наталья Масланова безне Медведь авылының тарихы белән таныштырды. Кыска гына вакыт эчендә шушы авыл халкы шундый якын, туганнарым кебек булдылар. Без саубуллашып кайтыр юлга кузгалдык, күңелдә ниндидер бер рәхәтлек иде. Аны сүз белән дә хис белән дә аңлатып булмый. Үтәдем мин әби сиңа биргән сүземне, соңга калып булса да үтәдем. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, тыныч йоклагыз…

Валентина ВАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев