Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадыштан Артур Афанасьев: «Картлар йортына үзем атлап килдем»

Артур Афанасьев Мамадыш районының Ташлыяр авылы егете. Шәдче авылындагы картлар һәм инвалидлар интернатында яши.

Өч бөртек — өч туган…

Буе 1 метрдан артык, авырлыгы 32 килограмм. Ул төшеп калган егет түгел, ут яндырып яши. 

— Чынлап уйласаң, миңа да җиңел түгел, ләкин яшәргә кирәк! Күрәсез, буем — 1 метр да 10 сантиметр, чүгәм, элек 5 сантиметрга биегрәк идем. Авырлыгым — 32 килограмм. Аяк арасында футбол тубы сыман бөтерелеп йөрим, ләкин һәркем хөрмәт итә, минем белән исәпләшә, шуңа сөенәм. Кешеләргә кирәгем бар! — ди Артур.

Бишектән башланган сынауларын сабыр гына кичә белгән ул.

— Өчәү үстек без, Виктория апам «Пятилетка» совхозында, ә Илья энекәш Чаллыда яши. Апамның гаиләсе ишле — 5 баласы бар, сагынам үзләрен, әллә нигә бер дә күрешмибез бит. Бераз гына ачулы алар миңа, картлар йортына күченүемне яратып бетермәделәр. Мамадышта бер бүлмәле фатир биргәннәр иде үземә. Беренчедән, түләүләре кесәгә суга, икенчедән, газ плитәсенә буем җитми, урындык өстенә менеп басып ашарга пешерәм. Өченчедән, ни генә булмас, кинәт китеп барсаң, ялгыш та кереп караучы юк. Шуларны уйладым да, фатирны кире тапшырып, бирегә килдем. Чиста урын-җирдә йоклыйм, киемем юылган, ашау-эчү әзер, шәфкать туташы янәшәдә генә, кадердә мин, тәрбиядә, — ди Артур. — Бала вакытта өстәлдәге ипи валчыкларын учка җыеп ашаганым исемдә. Әнием гомере буе сыер сауды, авыр тормышта өч баланы берүзе күтәрде, җиткерә дә алмагандыр. Әти мәрхүм токарь иде, миңа 6 яшь чакта үлеп китте. 2012 елны әнием дә китеп барды, йөрәктән. 

«Ничек тә яшәргә кирәк...»

Бишенче сыйныфка кадәр мәктәпкә йөреп укый әле ул. Аннары аны укытучылар үзләре өенә килеп укыталар. Беренчедән, мәктәп белән өй арасы ерак, икенчедән, аяклары авырта. 

— 11 яшемдә үземнең бүтән үсмәячәгемне белдем. Бик кыен булды, 5-7 яшьлек бала буенда гомер ит инде... Миндә тумыштан ахондроплазия чире — сөякләрнең үсүе тукталган. Элек интернет дигән әйбер юк иде, авыруым турында әнидән беркайчан да сорамадым, аны борчыйсым да килмәде. Хәзер өйрәним дисәң интернетта мәгълүмат тә күп, алай да укымыйм, артыгын белүдән куркам. Аркамда гаебем бар, озак утыра алмыйм — умырткалыгым сызлый, йөрүне әйткән дә юк. Аякларым кыска булганга гәүдәне йөртүе авыр күрәсең, шуңа тиз арыйлар, авырталар. Яшь барган саен кыенлаша — аяклар тыңламый, сөрлегеп китеп, кулларыма таянам, егылам. Читтән карап торганда гына яшен ташы кебек йөгерәм мин, болай атлаган саен авырту җәфалый, үз хәлемнән минем йөрәгем елый... — ди ул. 

Үскәндә әллә ни авыр эш кушмыйлар үзенә. Терлек арасына чыксалар, аңа куяннарны бүлеп бирәләр. 

— Мәктәп яшеннән чыккач, мине әтинең бертуган сеңлесе Клавдия апа Мамадышка алып килде. Бәлки алга таба укып, берәр һөнәр алырмын дигән уй да бар иде. Кечкенә авылдан зур шәһәргә килгәч, башта югалып та калдым. Авылдашлар кечкенә буйлы булуымны беләләр иде. Монда мине күреп шаккаттылар. Олысы да, кечесе дә бармак төртеп күрсәтәләр, баштарак ояла идем, аннары күнектем. Килгән мәлләрдә мең бәла белән урамга чыгып керүләрем, көчкә тәгәрәп төшәм баскычлардан, көчкә үрмәләп менәм, дигәндәй. Клавдия апа 5 нче катта яши иде, — ди Артур.

«Алдадылар мине...»

Мамадышка килгән цирк труппасы җитәкчесенең, әйдә диюе, аны гастрольләргә алып чыгып китә.

— Бушка билет эләккәч, район мәдәният йортына цирк тамашасын карарга киттем. 5 лилипут нишләмиләр генә: кулларында да йөриләр, мәтәлчек аталар, фокуслар күрсәтәләр. Карале минәйтәм, минем кебек кешеләр бит болар. Кызыгып карап торуымны, исәрләнүемне күргәннәрдерме, тамаша беткәч, җитәкчеләре яныма килеп, әйдә безнең белән, үзебез өйрәтәбез, акча эшләрсең, димәсенме! Биш куллап ризалаштым. Араларында мин иң кечкенәсе, коробкага да кереп утырам, төрле яклап пычаклар кадыйлар — шундый фокус, пыяла кисәкләре өстенә дә басып йөрибез, идәнгә ятабыз да өскә пычак аталар — тупас башлылар булганга кадалмыйлар иде, акробатик күренешләрдә дә чыгыш ясадык. Ләкин акча түләү мәсьәләсендә алдадылар мине. Беребезгә дә ишеп түләмәделәр. Түздек-түздек тә, ахыр чиктә алтыбыз да шәхси цирк төркеменнән китеп бардык. Мин тагын шул Мамадышка кайтып кердем, — ди ул. 

Мамадышка кайткач җирле театрда уйный башлый, концертларда җырлый, әле тагын КВН төркемендә дә көч сынаша. Башкалага килеп тә чыгышлар ясый. Хәтта гаилә корырга да талпына. Сөйгәне белән никах та укыталар. Ләкин бәллүрдән торган бәхете бик тиз уала... Берникадәр вакыттан соң, ул кабат гаилә корырга кирәк дигән карарга килә. Үзеннән 10 яшькә олырак Гөлчәчәк исемле кыз белән дә гаилә корырга җыена.

— Буе да миннән ярты метрга озынрак иде. Без бик яраттык бер-беребезне. Икенче күрешүдә үк кулын сорадым. Майда туй итәсе идек, туктале, туй өчен май аен мактамыйлар дип, июньгә калдырган идек, яшәп китә алмадык. Ике яклап та туганнар кысылды, үз тормышыбызга үзебез хуҗа була алмыйча, читләр сүзенә ияреп аерылыштык. Сагына идем мин аны, озак оныта алмадым. Шалтырата идем, сәгатьләр буе сөйләшсәк тә сөйләшеп туймадык. Ковид белән чирләп үлгән, анысын да ахырдан гына белдем, миңа хәбәр итмәүләренә бик үпкәләдем. Пенсиям яшәргә җитми башлагач, ялгыз яшәве тәмам кыенлашкач кына, бәлки күңелем дә төшкәндер, картлар йортына үзем атлап килдем мин. Пенсия акчамның 25 проценты үз кулымда кала. Мин аңа үзем теләгән тәмле әйберләр алып ашый алам. Аннары кызларга җепләр алып кайтырга кушам. Көннәр буе бәйләп утырам, оекбашлар, башмаклар, бияләйләр бәйлим, аларны бүләк итәм. Бәйләү тынычландыра мине. Берүзем бер бүлмәдә яшим, чәй өстәлем бар, тәрәзә төбем тулы гөлләр. Кайсы көнне коридорга да чыкмыйм — югалталар. Ишекне генә ачып күрсәтегез әле, исәнлегенә ышаныйк ди икән әбиләр. Мин сөйләшергә яратам бит, шуңа күрә үземне дә бик яраталар монда. Бәйрәмнәр җитсә, егетләргә тиешле номерларны бергәләп өйрәнәбез, җырлыйм, гармунчы бабайлар да бар, бер гаилә булып яшибез, шөкер, — ди Артур. 

Бүгенге көненә шөкер итсә дә, күңеле — очар кош инде. Дөнья күрәсе килүен дә яшерми. Ел саен туган авылына кайтып, әти-әнисе каберен тәрбияләп тора.

— Быел төшемә әти керде. Тәмәке сорады. Кибеткә кереп берничә кап тәмәке алдым да, киттем авылга. Үзем елыйм... Озак сөйләнеп утырдым. Әти мине бик ярата иде, бәлки саусызлыгым өчен дә кызгангандыр. Инде тыныч йокласыннар. Энем дә үз көнен үзе күреп яши, апаның да тормышы әйбәт кенә, — ди ул.

Артур үзе дә бик сәләтле. Матур итеп рәсемнәр ясый, картиналар да чигә. Аның рәсемнәре картлар йортының диварлары тулы! Ә оекбашлар бәйләгәндә кулы кулга йокмый. Тавышы да бик моңлы. Күңелендә йөрткән иң яшерен хыяллары чынга ашыйсын, шуны тели аңа минем күңел. 

Фото: Артурның шәхси архивыннан

Гөлнур Шәрәфиева, Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев