Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мамадыш районының Җөри авылында яшәүче Мария Петровага быел 100 яшь тула

Җөри авылының иң карт кешесе — Мария Петрова. Марҗый әбигә быел декабрь аенда, Ходай язса, 100 яшь тула. Ул, үсмер килеш, сугыш чорының бар михнәтен, бар газабын татыган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа әле унбиш яшь тулмаган була.

Әтисе Семён сугышка китә. Мариянең нәнәе Марфа ул вакытта алтынчы балага авырлы була. Гаилә ишле дип тормыйлар, таза гәүдәле, озын буйлы Марҗыйны ныгытма төзергә җибәрәләр.

— Кукмарада тимер юл станциясендә поездга утырталар. Поезд вагонында аларны исемлек буенча барлыйлар: кем, кайдан, ничә яшьтә?.. Күрәсең, бәхете булгандыр, яшен исәпкә алып, җырак әбиемне поездан төшереп, кире авылга кайтарып җибәрәләр. Үзен өенә кайтарып җибәргән кешене дә, окоп казырга киткән якташларын да хәтерләми җырак әбием. Бары тик «барасы җирне Казан ягы диделәр, халык бик күп иде», дип искә ала. Кукмарадан кайтуына бер ай да үтми, аны Лубянга, урманда агач кисеп, фронтка утын әзерләргә җибәрәләр. Лубяннан Кукмара районының Каенсар, Шәмәрдән авылларына күчерәләр. Манзарас авылында фатирда торып эшли ул — авылдашлары Филиппова (исеме истә түгел) һәм Анастасия Егорова белән. Араларында бер егет — авылдашлары Михаил Степанов та була. Авыр эш, зәмһәрир суыклар... Өс-башлары юка. Араларында өшүчеләр дә булган. «Әмма нинди генә хәлгә калсак та түздек. Кая барасың?! Заманасы шундый иде. Урман кисү сугыш барышында гына түгел, сугыш беткәннән соң да туктамады әле», дип елый-елый искә ала җырак әбием. Йөзенче яше белән баручы җырак әбием, үзенең гомер юлындагы онытылмаслык вакыйгалар турында еш сөйли. Ул безне тормышны яратырга, эштән курыкмаска һәм зур авырлыклар белән яулап алынган тыныч тормыш кадерен белергә өйрәтә. Җырак әбиемнәр — ил, Ватан алдындагы изге бурычны батырларча үтәгән буыны, — дип сөйләде Марҗый әбинең оныгы, Җөри мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүче Эльвира Кузнецова. 

Әтиләре Семён кайтканда өйдәге алты баланың өчесе генә исән була: иң олысы Марҗый, Анна һәм төпчекләре Аграфена. Авыру нәнәйләре 1947 елны арадан китә. Тугыз яшьлек Аграфена аның үлгәнен аңышмый да кала. Ылыяда аларның нәнәенә охшаган тол Прасковья яшәвен кем әйткәндер, Марҗый сеңелесен җитәкли дә, күрше авылга бара. Өстенә үз нәнәйләре төсле зәңгәр сатин күлмәк кигән Праскыйны күрүгә, Аграфена: «Нәнәй, нишләп йөрисең син монда? Әйдә, кайтабыз», — дип каршысына йөгерә. Праскыйны балалар үз аналары күк күрәләр, ул аларны үгисетми, мәрхәмәтле була... 

Эшкә нык Марҗыйны үзеннән 5 яшь кече авылдашы Михаилга димлиләр, ул ризалаша. Икесе дә колхозда эшли. Ире кладовщик та була, башка эшкә дә йөри. Марҗый фермада сыер сава, соңыннан ферма өен дә карый. Петровлар гаиләсендә, бер-бер артлы, 7 бала туа. Каенанасы Софья балаларга күз-колак була. Марҗый үзе карт каенанасын соңгы көненә кадәр тәрбияләп, соңгы юлга озата.

— Әни үз аңында, акылында, күзе дә күрә. Ул авылда бертуганнарым Семён белән Лиза тәрбиясендә яши. Җырак түти Аграфена да, нәнәйләр дә югары очта, гел аралашып яшәделәр. Җөридә Качману ашлары уздыралар иде элек. Артельләшеп, бер көндә икешәр йортка йөрделәр. Җырак түти Аграфена үзе дә, аның каенанасы Матрена әби дә шаян сүзле, авыз еручан иде. Казанский көннәрдә, зиратка барганчы пируглар пешерделәр. Җиләк пиргулары пешереп, «чәй генә эчеп алабыз» дип, бер-берсен чакыралар иде, — дип, әниләре ныклы чактагы авыл тормышын искә төшерде Татьяна Низамова һәм бүгенге көнгә күчте.— Аграфена түтинең ире Михаил җизни Егоров исән, аралашып торабыз. Без җырак бабай пуҗымын ташламадык. Монда 1976 елның кышында, үги әби үлгәч төштек, ул вакытта Җөри үзәк иде әле. Бабай 1983 елда китте, соңгы ике елда күзләре бөтенләй күрмәде. Дүрт елдан йорт салып кердек. Балалар кечкенә чакта бакчада да эшләдем, фермада сыер да саудым. Ирем Назыйм ветврач булды, хәзер — икебез дә пенсиядә. Улларыбызның берсе — Мамадышта, берсе — Казанда. Кызыбыз Эльвира Җөри мәктәбендә укыта. Нәнәйнең суккан киндер күлмәкләрен, тамаксаларын, ыру мирасы итеп, кызыбыз саклый. Авылыбызга килгәндә, Җөрине Татарстанда гына түгел, чит регионнарда, еракларда да беләләр. Җөрине яшәтүдә, аны бар халыкка танытуда авылыбызның мактанычы, горурлыгы булган туганыбыз Иван Егоровның хезмәте чиксез зур.

Фотода: Марҗый әби — кызы Елизавета, улы Валераның оныклары Мария һәм Михаил белән. Фотоны – үзләре тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев