Мәдәни үзәк хезмәткәрләре этнографик экспедициядә булдылар
8-10 сентябрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Лиана Самойлова, дизайнер, этник остаханә җитәкчесе Юлия Әхмәтҗанова һәм видеооператор Илдар Хафизов Татарстанның 3 районында – Зәй, Тукай, Әлмәт районнарында этнографик экспедициядә булып кайттылар.
Зәй районынад – үзенчәлекле тамакса
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре ел да Татарстан районнарына экспедициягә чыгалар. Быел экспедициянең төп максаты – Кама аръягы керәшеннәренең традицион костюмы, аның төп элементлары, бизәнү әйберләре, бистәрләр, чигүле әйберләр буенча материаллар туплау.
– Экспедиция башланыр алдыннан мәгълүмат җыя алырбызмы, ничек ерып чыгарбыз, дип борчылган идем – дип сөйли башлады экспедиция җитәкчесе Лиана Самойлова. – Эшне Зәй районыннан башладык. Район мәдәният йортында 1930 елгы 3 күлмәк, Сарсаз-Баграж авылы музеенда, шулай ук, күрше керәшен авылларыннан, хәтта Тукай районының Җәйләү (Ивлеево) авылы, Мамадыш районының Юкәче авылы керәшеннәренең элгәреге күлмәкләре, алъяпкычлары да сакланган. Борынгы тамаксага да тап булдык. Ул бер катлы, йомшак тукымага ике рәт тәңкәләр тегеп ясалган. Ул муенны тулысынча каплап тора. Әлеге тамакса Мамадыш районының Юкәче авылыннан килен булып төшкән әбинеке булып чыкты.
Якты Күл музеенда XX гасыр башындагы хатын-кызлар күлмәгенә һәм күлмәк, алъяпкыч, җиләннән торган тулы бер комплектка тап булганнар.
– 1920 елгы күлмәкне һәм җиләнне киеп карамый түзә алмадым. 100 еллык тарихы булган күлмәк бит ул! Хәзер андый сыйфатлы тукымаларны табуы авыр, – дип әйтте Лиана.
Әлмәт районында – 110 еллык камзул
Экспедициянең икенче көнен Әлмәт районының Кәләй һәм Илтән Бута авылларында дәвам итәләр. Монда да тарихи материал күп булган.
– Кәләйдә бик яхшы сакланган камзул бар. 1910-15 еллардагы булса да, өр-яңа кебек. Шулай ук, үзләре тукыган тукымадан теккән 1-2 күлмәк сакланган. Илтән Бутада элгәреге күлмәкләрнең күп булуын күрдек, – дип сүзен дәвам итте Лина.
Бу якта хатын-кызларның бизәнү әйбере тамакса белән түшлекне бергә тагу гадәте булган. Ясалышы буенча да башка якныкыннан аерылып тора икән.
Тукай районында – бай музейлар
Экспедициянең өченче көне Тукай районынының Борды, Авлаш, Мәләкәс авылларында узган.
– Борды авылы клубында безне ансамбльләре каршы алды. Алар кигән костюмнарга шунда ук күз төште. Яңа тегелгән кием дип уйлаган идем, ялгышканмын. Якынрак килеп карагач, туку станогында тукылган элгәреге күлмәкләр икәнен күреп, гаҗәпкә калдым. Алар тигез, яхшы тукылган. Димәк, керәшеннәр арасында шундый осталар булган, – дип сөйли Лиана.
Нәкъ менә Бордыда гына ал төстәге кашемир тукымадан тегелгән элгәреге ир-егетләр киеме сакланган. “Борды музее бик бай, аны барып, үз күзләрең белән күрергә кирәк” дип искәртеп үтте Лиана.
Авыл музеен оештырган Тамара Егоровнаның өенә дә барганнар. Аның үзендә элгәреге табак өчен капчык, борынгы беләзек, муен чылбырының төп өлеше сакланган.
Авлаш күченеп кайткан Раиса Филиппова тырышлыгы белән ясалган авыл музее да экспонатларның күплеге белән таң калдырган.
– Ул музейда ниләр генә юк! Керәшеннәрдә яка чылбыры дигән бизәнү әйбере бар, аны тамакса белән бергә кигәннәр. Ә Авлашта ул муенса дип атала икән. Һәм аны тамакса өстеннән кигәннәр. Чылбырлардан торган бу бизәнү әйбере бик бай һәм матур күренә, – дип әйтүче Лиана Тукай районы авыллары турында сөйләвен дәвам итте. – Мин үзем күрше Мәләкәстән булсам да, Авлашта булганым юк иде. Безнең Мәләкәстә сүрәкә, чигәчәләр бар, ләкин алар әз. Әле анда шундый яңалык белдем. Минем карт әбием Стефаниянең күлмәге Түбән Камада саклана икән. Аны барып күрергә кирәк булыр әле.
Олы юл кырыендагы Мәләкәстән аермалы буларак, Авлаш урман куенында урнашкан. Бәлки шуңа да, авылда күп кенә әйберләр сакландыр.
Иксез-чиксез хәзинә
Экспедициядә туплаган материалларның һәркайсы теге яки бу районга гына хас, үзенчәлекле. Авылларда тапкан элгәреге күлмәкләрнең үлчәмнәрен дә алганнар. Әлеге эшнең нәтиҗәсе буларак, документаль фильм чыгарырга җыеналар (операторы – Илдар Хафизов). Керәшен киемен Лиана өйрәнә генә башлаган. Шуңа да ул үзенә бик күп яңалык тапкан.
– Иң гаҗәпкә калдырганы – хатын-кыз күлмәкләрендә (кендек турысында, алъяпкыч астында) тирән һәм зур кесә булуы. Андыйны күргәнем юк иде әле. Юлия Владимировна да: “Без өйрәнмәгән, белмәгән күпме материал бар икән”, – дип гаҗәпләнде. Гомумән, әлеге экспедициягә чыгуыма шат. Юлия Әхмәтзҗановадан да күп нәрсәгә өйрәндем, тәҗрибә тупладым. Бу – бик олы эш, – дип сөйләде Лиана Самойлова. – Магистратурада укыйм, һәм диссертациям дә Казан арты керәшеннәренең традицион костюмы турында. Экспедициядә җыйган материалны да диплом эшендә кулланачакмын, Алла бирса.
Бай мирасыбызның бер өлеше булган элгәреге әйберләрне җыеп, өйрәнеп бетереп булмыйдыр. Бу хакта Лиана да шундый фикердә.
– Без 3 районда гына булдык. Ә шундый хәзинә Татарстан, Башкортстан районнарында күпме! Кызганыч, костюмнар буенча экспедициягә чыгучылар әз. 3 айга бер шулай чыгып, материал туплап, каталог итеп чыгарырга кирәк... Шуңа өстәп, билгеле бер якның киемен 1 генә экземпляр булса да тектерсәң иде ул, – дип сүзен тәмамалады Лиана.
Кем белә, бәлки киләчәктә керәшенем дип янып яшәүче Лиана Самойлова, бу хыялын тормышка ашыра алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев