Луиза Янсуар “МИН-ҖАН-ТУФРАК” (“Я-ДУХ-ЗЕМЛЯ”) музыкаль спектакле, аның ничек язылуы турында сөйләде
Луиза – бу спектакльнең авторларыннан берсе. “МИН-ҖАН-ТУФРАК” Ватанны саклаучылар елына багышланган. Аны, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Казан шәһәренең Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге тәкъдим итә. Авторлар – шагыйрә Луиза Янсуар һәм режиссёр Резеда Гарипова.
“МИН-ҖАН-ТУФРАК” – ыру көче, ил каршындагы бурыч, батырлык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт турындагы спектакль.
Спектакльнең сценариен шагыйрә, драматург, тәрҗемәче, Татарстан язучылар союзы члены Луиза Янсуар һәм режиссёр, педагог Резеда Гарипова язган. Бер керәшен гаиләсе тормышы һәм йола-гадәтләре аша кешелекнең мәңгелек кыйммәтләре турында уйлана алар.
Луиза Янсуар безнең “Туганайлар” редакциясендә кунакта булып, бу спектакль, аның язылу тарихы турында түбәндәгеләрне сөйләде:
– Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова һәм Җәкәү йорты командасы керәшен каһарманнары турында спектакль әзерләү тәкъдиме белән чыктылар.
Шундый бурыч куелганнан соң, сугыш чоры документларын актарып, солдат хатларын укып, каһарманнар турында Җәкәү йорты чыгарган китапны да карап чыктык. Шул документларга нигезләнеп яза башладык. Бүгенге көндә бик бәгырьгә тия торган тема. Шуңа күрә өмет бирә, кешеләрне туфрагы, үзләренең кадерле кешеләре белән бәйли торган һәм арадагы туганлык җепләре бәйләнеше турында универсал бер гомуми тарих язарга кирәк дигән фикергә киленде. I Бөтендөнья сугышы, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм, шулай ук, тыл фидакарьләре, Әфганстандагы, Чечнядагы локаль конфликтлар геройлары язмышы да өйрәнелде.
Башта аны документлар буенча җыелма рәвештәрәк булыр дип күзаллаган идек. Аннан инде сюжетын бер керәшен авылында бара торган вакыйгаларга нигезләргә булдык. Геройларны уйлап чыгарып, аларның тормышларын, язмышларын берничә буын аша күрсәтергә ниятләдек. Каһарманнарның ничек итеп Ватанны сакларга китүләре, хатын-кызларның ничек итеп нигезне сакларга калулары, балалар һәм әби-бабайлар арасындагы бәйләнешләр аша туганлык җепләре турында яздык.
Бу спектакль – бер гаилә тарихы гына түгел, буыннар бәйләнеше, көч бирә торган тамырлар, безгә кадәргеләр алдындагы иман турында уйлану да. Бу – ата-бабаларыбыз нык итеп басып торган җирнең тере хәтеренә орыну, нәсел-ыру каршындагы бурыч, киләчәк буыннар каршындагы җаваплылык.
Спектакль “МИН-ҖАН-ТУФРАК” дип атала. Ул – берничә пәрдә-күренештән торган спектакль. Анда безнең йолалар да, традицияләр дә, үзебезнең җырулар да – кыскасы этнографик фольклор катламы да, бүгенге заман катламы да бар.
Әле тагын экранда төрле чорларда язылган солдат хатлары да күрсәтеләчәк. Аларны артистлар укый, ә сәхнәдә алгы планда сюжет-спектакль вакыйгалары бара.
“МИН-ҖАН-ТУФРАК”– элекке дәвердән хәзерге чорга күпер салу. Кешелек тарихында кайчан да сынаулар булып торган – ил өчен дә, гаилә өчен дә һәм үзеңнең намусың өчен дә җавап бирергә туры килгән. Күп нәрсәләр үзгәрсә дә, бер әйбер үзгәрешсез кала – шушы туфрагыбыз, кадерле җиребез. Аларны кемнәр өчен сакларга дигән сорау куелганда, иң элек, һәркем кадерле кешеләре барлыгын, шулар турында уйлый. Төрле чорларда гомерен ил өчен биргән, я бәхете булып, өенә әйләнеп кайткан ир-егетләрнең язмышы бер үремгә үрелеп бара. Спектакль сугышның төрле чорларда булып торганын күрсәтә. Бабасы – Герман сугышында, әткәсе Бөек Ватан сугышында булган. Шул рәвешле, сюжет хәзерге көнгә килеп тоташа. Шушы дәвамчылык, нәсел җепләренең бәйләнеше турында күбрәк сөйлибез. Кеше күңелендә киләсе көннең яхшы булачагына ныклы ышаныч калырга тиеш.
Төп рольләрдә – Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов, Аграфена Васильева, Альбина Ногманова, Иван Пугачев. Казан дәүләт мәдәният институты студентлары да катнаша. Спектакльнең хореографлары – Резеда Муллагалиева, Оксана Коваленко.
Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле артистлары һәм йола-гадәтләрне саклаучылар – “Казансу”, “Айбагыр” (Казан шәһәре), “Нардуган” (Теләче районы), “Чулпы”, “Нур” (Балык Бистәсе районы) керәшен фольклор коллективлары да катнаша. Алар башкаруындагы борынгы керәшен көйләре җирнең үз тавышы кебек яңгырый.
Рәссамы – Гүзәл Сәфәргалиева. Аның белән Кариев театрында да берничә проект эшләгән идек.
Спектакль өчен сәхнә киемнәрен – “Бәрмәнчек”ләрдән, Җәкәү йортыннан һәм ансамбльләрдән дә алып торачакбыз. Һәр чорның үз киеме күрсәтелә. Йолалар белән бик сак эш итәргә, этнографик катламны сакларга тырыштык. Мәсәлән, музыкаль катламны биргәндә, Геннадий Макаров белән киңәшләшеп эшләдек. Стилизация һәм гомумиләштереп бирү дә булачак, ләкин ул зыян китерү, мөгез чыгару түгел. Спектакльгә килгән тамашачы үзен керәшен дөньясында дип тойсын, керәшен авылында барган вакыйгаларны үз күңеле аша уздыра алсын. Шуңа да авазларны әйткәндә, мөмкин кадәр керәшеннәрчә сөйләшергә тырыша артистлар – “җ”лаштырып кына түгел, “а”лшатырып һәм борынгы сүзләрне, лингвистик катламнарны да кертеп җибәреп, шул ук вакытта залдагылар ул сөйләмне аңламаслык итеп түгел, әлбәттә.
“МИН-ҖАН-ТУФРАК”... Спектакльнең исеменә килгәндә, “мин” дигәндә, һәрберебез үзен тоемлый башлаганнан бирле дөньяны үз кичерешләре аша ача. Һәм шул “мин”е, ягъни үзе аша – кечкенә-кечкенә адымнар атлаудан башлап – туфракны ача. Аннан гомере буе үзенең җаны бу дөнья белән тәңгәллеген уйлап яши. “Туфрак” дигәннән, безнең әби-бабайлар “мин” дигәндә, “без” дигәндә, һәрвакытта без бер халык, бер дөнья дип кабул итәләр иде. Бу – универсал кешенең “мин” дип, туфракны тоюы; үзен илнең, Ватанының бер вәкиле итеп тоюы да. Космик масштабта алганда, мин моны кешенең “бу җирдә яшәгән вакытымда мин нәрсә эшли алам, нәрсә өчен җаваплы” дип тоюы дип тә күрәм. Без шушы тфракка җан белән береккәнбез һәм шушы туфракта үзебезнең нәселебезне, җаныбызның орлыкларын салып калдырабыз. Төрки дөньяның бер өлеше булган керәшеннәр тарихын элекке көннәрдән алып хәзергегә кадәр күзалларга, тамашачыга җиткерергә тырышабыз.
“МИН-ҖАН-ТУФРАК” спектакле керәшеннәрнең бай һәм колоритлы көнкүрешенә, үзенчәлекле музыкасына, җырларына һәм йолаларына сәяхәт итәргә чакыра. Спектакль 12 октябрьдә Казан шәһәренең “Чулпан” мәдәни үзәгендә була. 6+.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Бик кирәкле проект. Халкыбыз турында, үзенә исем ясау өчен, кемнәрдер имгәтеп бетереп язган "Микулай" фильмнарына каршы җавап итеп, менә без кемнәр! диярлек проект булган бу. Уңышлы, гомерле булсын. Керәшен турында керәшеннең узеннән да яхшырак итеп кем сөйли ала?! Сөйләргә тырышып карадылар бит инде....
0
0