Лидия Пасыева «Мирас» китабы турында: «Гаҗәп күп информация табып була бу җыентыкта»
Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева күптән түгел басылып чыккан керәшен этнографиясенә һәм мәдәни мирасына багышланган «Мирас» («Наследие») китабы турындагы уй-фикерләрен җиткерде.
Кулыма Валентина Максимова һәм Юлия Губинаның «Мирас — Наследие» китабы килеп керде. «Мирас», «Безнең мирас» исемле журналлар гына түгел, андый исемле китаплар да бардыр ул. Ләкин монысын берничек тә башкалар белән бутап булмый. Төсе дә кызыл, тышлыгына да борынгы муенҗака рәсеме куелган. Максатым китапның эчтәлеген сөйләп чыгу түгел, фикерләрем белән уртаклашу гына.
«Керәшеннәрнең борынгыдан бүгенгәчә сакланып килгән бәйрәмнәре, йолалары, гадәтләре, үзенчәлекле сыйлары, теле, җырулары, үзгә кием-салымы — болар барысы да җепкә тезелгән асылташлар кебек», — дип башлана әлеге китапка кереш сүз. Менә шушы җепнең юкарганын күреп, өзелергә ирек бирмичә ныклы бауга җыясы иде, дигән фикер уздырыла.

Безнең, керәшеннәрнең, Аллага шөкер, материаль байлыгы да, материаль булмаганы да сакланган әле. Моның өчен безнең әби-бабаларыбызга мең рәхмәт. Материаль булмаганы дигәннән, керәшеннәрнең фольклоры шактый өйрәнелгән дибез.
Ә менә үзгә — безгә генә хас кием-салымнарыбызны өйрәнүгә Валентина Максимова хәтле хезмәт куйган кеше арабызда юк әле. Хатын- кызлар, ир-атлар кигән күлмәкләрнең һәр детален өйрәнеп, кайсы як керәшеннәренең нинди үзенчәлекләре булуын Валентина Петровнадан да яхшы белүче күренми. Аны горурланып этнографыбыз дибез. Китапта ул киемнәрнең һәр деталенә анализ ясап, кулы тегү тота белгәннәргә өлгесен үк эшләп күрсәткән. Альяпкычларны, хатын-кызларның баш киемнәрен өйрәнеп, һәрберсенең кайда, кемнәр кигәнлегенә ачыклык керткән. Керәшеннәр нинди орнаментларга өстенлек биргән, чиккәндә нинди ысулларны кулланган, киндер сукканда нинди төсләр яраткан, ул төсләр нәрсәләрне аңлаткан... Гаҗәп күп информация табып була бу җыентыкта. Китап шома кәгазьдән эшләнгән һәм һәрбер язма сыйфатлы фото белән расланган. Тәңкәле саклавыч эшләнмәләр — беләзек, сырга, балдак-йөзекләрне кызлар ничек кигән, кияүдәге хатыннарда алар нәрсәне аңлаткан — бу сорауларның барысына да җавапны шушы китаптан табып була. Үзенчәлекле телебез, керәшеннәргә генә хас сүзләр, исемнәр-кушаматлар, бәйрәмнәребез, җыеннарыбыз, бездә сакланып калган тамгаларыбыз — барысы да мирасыбыз бит. Авторлар шуны аңлап, китапта аларга да киң урын биргәннәр.
Китап керәшен культурасы белән кызыксынучыларга, керәшеннәрнең үзләренә бик зур мәгълүмат бирә. «Керәшен чибәре» конкурсына әзерләнүче кызларга менә дигән ярдәмлек — өстәл китабы. Китапны шулай ук төрле эзләнү-тикшеренү эшләрендә кулланырга була. Заман яшьләренең туган телебезне оныта баруын исәпкә алып, аны ике телдә чыгарганнар. П.В.Максимова — Гыймазетдинова тәрҗемәче буларак кына түгел, китапны бизәүдә дә катнашкан.
Авторлар аны «фәнни хезмәт түгел» дип атасалар да, биредәге мәгълүматлар күпьеллык эзләнү нәтиҗәсе. Валентина Петровна һәм Юлия Юрьевналар халкыбыз мирасын барлап, аны үзебезгә кире кайтару буенча олы эш эшләгәннәр. Әле яңа гына басмадан төшкән китапны үз кулына алып укып чыкканнар минем белән тулысынча килешер, дип уйлыйм.
Лидия Пасыева,
Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы.
Алиса Ахметшина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев