Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Лидия Пасыева: «Луиза Янсуар үз романы белән керәшеннәргә һәйкәл куйган»

Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева Татарстан Язучылар Союзы члены, журналист, «Белла» Халыкара премиясе лауреаты, Саҗидә Сөләйманова, Муса Җәлил исемендәге республика премияләре иясе Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» романы турында фикерләре.

Карендәшебез Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» романын бер сулышта укып чыктым. «Туганайлар» газетасында басылган өзекләре миндә зур кызыксыну уятты. «Казан утлары» журналында узган елгы 7, 8, 9 саннар тулысы белән басылган. Автор әсәрнең жанрын «тарихи уйдырма роман» дип атаган. Әсәрдәге уйдырмалылык ни дәрәҗәдәдер, мин анда артык уйдырма күрмәдем, әдәби әсәр уйдармасыз була алмый инде ул. Сабый бала күзлегеннән керәшеннәрнең җаны, күңеле, самимилеге, эчкерсезлеге — бөтен матурлыгы күрсәтелгән биредә. Питрәч районы Янсуар авылы тормышы турындагы бу романны тел белеме галиме язганлыгы күренеп тора. Монда авылның тел үзенчәлекләре, тарихы, фольклоры, ономастика дигән зур фәннең бөтен өлкәләре диярлек чагылыш тапкан. Ә фән белән дә бәйләп, киң катлау китап сөюче яратып укырлык әсәр иҗат итә алу — бик катлаулы хезмәт! 

Керәшеннәр сөйләшенә хас үзенчәлекләрне оста файдаланган автор. Әсәр геройлары «җ»лаштырып сөйләшә: җәшәү, җуану, җук, җату, җасау, җарык, җөрәк, җазык һәм башкалар. Тупракса, папай, карөй, әр-битәр, муриклану, атуса кебек сүзләр Янсуарга гына хас, булса кирәк. Ә менә тапырык, җәт-җәт, үнәр, тәҗел, бистәр, түбәнөй кебек сүзләр безнең якта да очрый. Исемнәргә килгәндә, әсәрдә Анный, Сандра, Әләксей, Микулай, Татый, Пауал, Үгәпи, Наталҗа, Праскый, Начта, Пидуч исемле кешеләр — әсәр геройлары. Автор кушаматларны да урынлы куллана: хәзер без Янсуарда Кытайлар, Игушлар, Шарлар, Мыеклар, Чебеннәр, Чумарлар һәм башка кушаматлар булуын беләбез. Туганлыкны белдерүче сүзләрдән: ак түти, ак дәдәй, бал түти, олы дәдәй, яшь бабай, җиңги, җырак дәдәй, җырак түти һәм башкалар күрсәтелгән. 

Авылның топонимикасына килгәндә, Чуаш очы, Казак очы, Кызлау, Әче тау, Изге чишмә, Әби урманы, Кызлау кебек атамалар искә алынган. Янсуар янындагы Никкилдем, Саурыш, Көлкәмәр кебек керәшен авыллары турында әйтеп үтелә. 

Әсәрдә дини мөнәсәбәтләргә дә шактый урын бирелгән. Анда халкыбызга хас мәҗүсилектән калган бәйрәм, ырым-шырымнар да, православие бәйрәмнәре дә бик ачык тасвирлана. Күк патшасы, Тәңре, Тәңре мәндәсе, имнәү, Корман, тәберсен итү, пәри туе, шайтан туе кебек мәҗүсилектән калган сүзләр белән рәттән чукынып иман әйтү, чачауник, тәре почмагы, иске чиркәү теле кебек сүзләр православие диненең керәшеннәр тормышында зур урын алып торуын күрсәтә. Туым, Олы көн, Изге Микулай, Покрау, Качмануларның Изге бәйрәм булулары ассызыклана, авырганда, эч пошканда кач манган су куллану кебек православиегә караган йолаларны да урынлы куллана автор. 

Янсуар авылы тарихына киң туктала. Юк, ул озын тарих сөйләп, әсәр укуны ялыктыргыч итми, аңлатманы астөшермә (сноска) итеп, аерым информация итеп биреп бара. Әдәби булса да, авылның чиркәү, клуб, мәктәп тарихлары да әсәр эченә җайлы гына кертеп һәм шуларны геройлар теленнән әйттереп, аның эчтәлеген баета. Авторың, яшь булуына карамастан, бөек шәхесләребез — Н.Ильминский, В.Тимофеевлар тәрҗемә иткән керәшенчә иманнарны белүенә һәм аларны урынлы куллануына сокландым. Ләкин керәшеннәрнең «Ярабби» дигәннәрен беренче ишеттем. Монда тагын шунысын да әйтеп үтү кирәк дип саныйм, керәшеннәр дога укымый, дога кылмый. (Керәшеннәрдә «иман» сүзе кулланыла.) Дога дигән сүз 3-4 җирдә күренде. Мин моны үземчә әсәрнең керәшеннәр өчен генә язылмаганлыгы һәм киң катлау укучыга аңлаешлы булсын өчен эшләнгәндер дип уйладым.

Әсәрдә керәшен киемнәре исемнәре дә урынлы гына кереп киткән. Сүрәкә, түгәрәк җаулык, үкчәле ботинка, түшлекләр турында әйтелә, көмеш тәңкә, мөгезле чабаталар искә алына. 

Биредә сурәтләнгән авыллар, гаиләләр тарихы илебез тарихы белән үрелеп бара. Биредә дә сугыш афәтләре, партия тарихы, Ленин заманы, Брежнев чоры, Андропов, Черненко, Горбачев идарә иткән еллар чагылыш тапкан. Тарихыбызның Ананьино, Имәнкискә чорлары искә алынган. 

Янсуар авылының төбәгебездәге иң борынгы зиратлы авыл икәнен ишеткәнем бар иде. Әсәр нәкъ менә балаларның зират турындагы кысыксынуы белән башлана һәм кызыксындырып, вакыйгалар дулкынына алып кереп китә. 

Романда керәшен халкы фольклорына киң урын бирелгән. Сүз дә юк, керәшеннәр турындагы әсәр аның җыруларыннан башка була да алмас иде. Халкыбызның «Ураккай», «Минем чәчем җиде толым», «Өмә көе», «Шаулый урман» көйләре искә алына. Әсәрнең исеменә әйләнгән «Минем чәчем җиде толым» җырының керәшен җыры икәнен белү, яшермим, үземә дә яңалык булды. Җырларыбызның күбесен «татар халык җыры» буларак беләбез шул. Сүз уңаеннан, халкыбызның асыл затлары — Георгий Ибушев, Николай Дунаев, Венера Ганиева кебек исемнәр кергән җөмләләргә хәтле бар бу чәчмә әсәрдә. 

«Минем чәчем җиде толым» романының сюжет сызыгы бик мавыктыргыч. Сабый Луизаның балачак уйлары, ничек итеп «дөнья белән танышып йөрүләре», 4-5 яшьлек сабыйның «беренче мәхәббәте», әтисе һәм әнисе ягыннан әби-бабаларын яратуы, әти-әнисенә тирән хөрмәт, алар белән булган кызык хәлләр турында бик матур итеп яза автор. Әсәрне укыганда кычкырып көлеп җибәргәнеңне сизми дә каласың, үзеңнең бала чагың искә төшә, мондагы вакыйгалар нәкъ менә синең белән булган кебек тоела. 

Әлеге роман филология факультетында белем алучы студентлар өчен эзләнү эшләренә менә дигән «азык» булачак әле. Әдәби әсәр булса да, Янсуар авылы тарихы белән кызыксынучылар өчен дә нигез була ала ул, чөнки тарихи фактлар документларга нигезләнгән. 

Әсәрне укып чыккач, шундый нәтиҗәгә килдем: автор авылдашларына үз иҗат җимеше белән «зур һәйкәл» куйган. 1-2 керәшен авылы мисалында халкыбызның бөтен матурлыгын ачып биргән. Шулай булмый, үзебез турында «үзебезнекеләр» язуның эффектлылыгы, сүз дә юк, үтемлерәк тә, җанга да якынрак, бер сүз белән әйткәндә, табигый. 

Сүземне йомгаклап: «Булдыргансың, Луиза!» — дип әйтәм, Луизаның ни өчен Янсуар псевдонимы белән йөрүенә дә ачыклык табыла бу әсәрдә. Минем: «Дәвамы булыр микән?» — дигән сорау бирәсе килә, тулы һәм тәмамланган мөстәкыйль әсәр икәнен аңласам да. 

Луиза Янсуарга алга таба да иҗади уңышлар телим. Шагыйрә буларак танылган карендәшебезнең беренче романына гап-гади китап укучы буларак та, тәрбияви күзлектән укып чыккан укытучы буларак та, профессиям буенча филолог буларак та, югары бәя бирергә хакым бар дип уйлыйм һәм түземсезлек белән китап булып басылып чыгуын көтәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев