Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова: «Кечкенәдән җырлап-биегәч, мин башка һөнәрләр турында уйламадым да»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры җитәкчесе, профессор Лидия Әхмәтованың бүген көне. Аның белән әңгәмәдән өзек.

— Казанны мәдәни башкала дип әйтеп буламы? 
— Казан, чыннан да, мәдәни башкалага әверелде. Ул ил-көн алдында бөтен яктан да уңганлыгын, булганлыгын даими раслап тора. Татарстан — талантлар иле, дисәк тә, һич артыру булмас. Казан кызларын: фигуралы шуу буенча танылган спортчы Камилә Вәлиеваны, опера йолдызы Аида Гарифуллинаны, эстрада җырчысы Максимны гына искә төшерик. Ә Казан консерваториясен тәмамлап, дөнья театрларында эшләүче артистларыбыз күпме! Бер яктан, алар белән горурланабыз, ә икенче яктан, күңелгә моңсу да. Талантларның читкә китүе кызганыч. Шундый атаклы уку йортларыбыз, артистлар, иҗади коллективларыбыз бар икән, музыкаль театрыбыз булмау гаҗәп тә, безнең зур кимчелегебез дә. 

— Хәзер музыкаль зәвыкны ничек тәрбияләргә кала? 
— Радио-телевидениене ачсаң, эстрада... Эстрада белән генә ерак китеп булмый шул. Анда агрессив музыка, шул ук рок, мәсәлән. Ул бит күңелне ярсыта. Классик әсәрләр генә дәвалау үзлегенә ия, бу инде — галимнәр тарафыннан расланган факт. Шуңа күрә балалар бакчасыннан ук уеннар белән аралаштырып, классик әсәрләргә ияләштерергә кирәк. Бу гайре табигый нәрсә түгел. Мин Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында укыдым. 1970–1980 нче елларда безнең мәктәптә оркестр бар иде. Балалар мандолинода да, баянда да, скрипкада да, башка уен коралларында да уйнады. Безнең өйдә дә бу уен кораллары бар, әти белән өч абыем барысында да уйный иде. Ә без, өч кыз, җырладык, биедек. 

— Джаз белән татар музыкасының уртак якларын табып карыйк әле. 
— Икесенең дә нигезендә халыкчанлык ята. Джазны Америка музыкасы диләр, юк шул, аның нигезендә — Африка халык авыз иҗаты. Америкага Африкадан колларны китергәннәр, алар авыр тормыштан үз җырларын җырлаган. Ул җырлар катлаулы, импровизациягә корылган. Импровизация татар халык җырларына да хас. Илһам Шакиров җырларын гына тыңлагыз, күпме импровизация, хәтта джаз чалымнары бар анда. 

Ләкин, бөтен татар җырларын да джазга яраклаштырып булмый. Күпме генә тырышсаң да, ятмый ул. Шул ук вакытта джаз интонацияләренә бай җырлар да җитәрлек. Консерваториягә укырга кергәч, «Татар җыры» конкурсында катнашкан идем. Анда «Син сазыңны уйнадың» (Нәкый Исәнбәт сүзләре, Илһам Шакиров көе) җырын башкардым. Бу — Илһам Шакиров репертуарындагы җыр, ә жюрида Илһам ага үзе утыра иде. Конкурстан соң ул: «Син бу җырны башкачарак ачтың, үз юлыңны тапкансың, шуннан тайпылма инде», — диде. Башкачарак дигәне, шул джаз чалымнары булган инде.

— Үзегезнең джазга килү очраклымы? 
— Очраклылыкмы, язмышмы икән инде... Казан музыка училищесында укыганда, тормыш иптәшем Рөстәм белән таныштым. Ул тынлы уен коралы тромбон классында Геннадий Щербининда укыды. Мин исә вокал буенча Геннадий Федоровичның хатыны Клавдия Щербининада белем алдым. Менә шушы гаилә безне таныштырды дип әйтергә була. Рөстәмнең оркестр буенча укытучысы Виктор Деринг исә джаз оркестрын җитәкли иде. Ул мине оркестрга татар җырчысы итеп чакырды. Шулай итеп атаклы Олег Лундстрем оештырган джаз оркестрында эшли башладым. 

— Гаилә иҗатны чикли, дип тә әйтәләр бит әле...
— Икебез бер казанда кайнамасак, ул да минем туктаусыз гастрольләрдә йөрүемне аңламас иде. Тәкъдим ясагач та: «Юк, сиңа кияүгә чыкмыйм, мин бит җырчы булам», — дидем. Янәсе, юньле егет җырчыга өйләнми. Ә ул: «Җырчы булмасаң, мин сиңа өйләнмим дә», — ди. Чыгышларымны тыңлаган, ошаткан икән. «Онытылып, хискә бирелеп җырлавыңны яраттым. Син бит талантлы, шуңа күрә мин хатынымның җырлавын телим», — диде. Ә миңа иремнең аңлавы, җырлаудан тыймавы кирәк иде дә инде.

— Артист һөнәре турында төрле фикерләр йөри, ә сез — укытучылар гаиләсеннән.
— Әти-әнием безне бернәрсәдән дә чикләмәделәр. Кечкенәдән җырлап-биегәч, мин башка һөнәрләр турында уйламадым да. 6 нчы сыйныфта укыганда, телевизор алдык, шунда балетны күреп, гашыйк булдым. Балерина буласым килде, әмма яшем чыккан, дип аңлаттылар. 9 нчы сыйныфта укыганда, укытучыбыз булачак һөнәребез турында инша яздырды. Җырчы булырга теләвемне яздым. Сыйныфташлардан ансамбль оештырып, җырлап-биеп йөргән чак иде бит. Тик укытучы: «Музыка училищесына керә алмыйсың, анда талант кирәк», — диде. Гәрчә мәктәп данын якларга үзешчән сәнгать конкурсына 400 бала арасыннан мине сайлап җибәрсәләр дә. Беренче урынны алып кайттым. Шуннан армиядә хезмәт итеп кайткан гармунчы абыем белән Алабуга училищесына укырга кереп кайттык. Анда декабрьгә кадәр укыгач, концерттан соң абыйга, «Нишләп бу бала монда вакытын әрәм итеп йөри?» — дигәннәр. Шуннан соң абый җитәкләп диярлек музыка училищесына алып китте. Казан тормышым шулай башланды. 

Ватаным Татарстан, Гөлинә Гыймадова

Алина Кондратьева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев