Кытайда – керәшен җырулары
“Алтын мәйдан” фестивалендә катнашу өчен Менделеевскидагы карендәшләребез биш мең чакрым юл узганнар
8-15 сентябрьдә Кытайның Бэйдайхэ шәһәрендә уздырылган фестивальгә Россиянең 30 төбәгеннән 72 коллектив барган. Анда Менделеевск районының иҗат коллективлары да катнашкан. Алар арасында “Туганайлар” керәшен фольклор ансамбле дә бар.
“Алтын мәйдан” фестивале – Россия халыклары мәдәниятенең күптөрле һәм бай булуын күрсәтү, халыкара мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен уникаль мәйданчык. Фестиваль чын мәгънәсендә, ике ил – Россия һәм Кытай арасындагы дуслык, мәдәният күпере.
Әлеге фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән җырчылар, биючеләр, ансамбльләр катнашкан. Менделеевск районыннан 98 кеше барган. “Туганайлар” керәшен ансамбленнән кала (14 кеше), Менделеевск районының С.Гассар исемендәге мәдәният йортыннан “Шаян” халык иҗаты коллективы, “Талларым” татар халык җыры ансамбле, “Веселуха” ансамбле, “Әзер” иҗат төркеме, “Аммоний”иҗат коллективлары да бар.
“Туганайлар”ның мондый чарада беренче катнашуы түгел. Алар Кырымда узган “Алтын мәйдан” фестиваленә барган булганнар инде.
– Быел бу фестиваль төрле җирдә узды. Кырымда булган бар инде дип, киңәшләшеп, Кытайга барырга булдык. Бөтен ансамбль солистлары да бара алмады, чөнки финанс ягы да бар бит әле. Бер-бер кешегә, Кытайга барып кайту йөз меңнән артыкка төште. Берсе дә акчасын жәлләп тормады, – дип сөйли башлады Менделеевск районы керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова.
“Туганайлар” керәшен фольклор ансамбле, җитәкчесе булмау сәбәпле, күпмедер вакыт эшләми торган. Валентина Мамакова ансамбльне кабат торгызырга була, үзе дә шул ансамбльгә йөри башлый. Бергә репетицияләргә җыелып, булган җырларны кабатлап, яңаларын өйрәнеп эшләп киләләр.
“Алтын мәйдан” фестивалендә, Кытайның Сары диңгез буенда урнашкан бәйрәм сәхнәсендә Менделеевск коллективлары үз яклары йола-гадәтләрен һәм культурасын күрсәтеп, туган шәһәрләрен генә түгел, бөтен Россия данын яклаганнар.
– Башта парад булды. Төрле милләт вәкилләре үз милли киемнәреннән иде. Искиткеч матур күренеш. Без, Татарстан республкиасы, Менделеевск районы һәм, шулай ук, үзебезнең керәшен оешмасы флагларын күтәреп, керәшен киемнәреннән, Кытай урамнарыннан үттек, – дип горурланып сүзен дәвам итте Валентина Мамакова. – Фестивальне ачу, ябу тантанасында һәм этник кичтә чыгыш ясадык. Үзебез белән баян алып барган идек. “Тере” тавышка, баянга кушылып та җырладык. Бик тыгыз көннәр булды.
Фестивальне карарга килгән тамашачы да шактый булган. Кытай халкы җыр-биюләребезне яхшы кабул иткән.
– Безнең телне аңламасалар да, рәхәтләнеп карадылар, кушылып биеделәр. Анда гомумән, халык бик ачык күңелле, гел исәнләшеп, кул болгап йөриләр. Кемгә генә карасаң да, йөзендә елмаю, – дип әйтә Валентина Мамакова.
Фестивальдә конкурслар да булган. “Туганайлар” ансамбле 2 номинациядә – “Вокал. Халыкчан җырлау. Ансамбль” һәм “Вокал. Фольклор ансамбле” – катнашып, икесендә дә I дәрәҗә лауреат була. Ансамбль диплом белән бүләкләнә. Кунак ашы, кара каршы дигәндәй, “Туганайлар” үзләре дә кытайлыларга керәшен курчагы һәм керәшен орнаменты бүләк иткәннәр.
Россиянең төрле төбәкләреннән килгән зур-зур коллективлар белән беррәттән, Кытайның 32 коллективы да чыгыш ясаган.
– Андагы күргәннәрне, алган хис-кичерешләрне әйтеп бетергесез. Масштаб ягыннан да зур парад булды. Аны оештыру өчен бик күп көч кергәне күренеп тора. Жюридагылар да конкурс көннәрендә иртәдән кичкә кадәр чыгышларны карап, бәяләп утырдылар. Конкурста, безнең номинациядә генә дә 86 коллектив җыр осталыгында көч сынашты! Әле анда солистлар, хореография, театр, дефиле, выставка, мастер-класслар, кыскасы, әллә ничә номинация бар иде. Без үзебез дә барысын карап чыгарга өлгермәдек, – дип елмая Валентина Викторовна.
Кытайга кадәр барып, матур урыннарны күрми кайту мөмкинме соң инде?! Карендәшләребез дә бу җайны кулдан ычкындырмаганнар: Кытай стенасына да менгәннәр, “Стеклянный мост”ны да күргәннәр, Пекин шәһәрендә дә булганнар.
– Кытайның табигате бик матур. Ул таулар, кыялар... Әллә инде шундый биеклеккә бергә менгәнгәме, бернинди курку хисе булмады. Кызганыч, вакыт аз булу сәбәпле, диңгездә 2 сәгать чамасы гына булырга өлгердек. “Сары диңгез”не юкка гына шулай атамаганнар. Чыннан да төсе саргылт икән. Кытайлыларның чәй яратканнарын беләсездер. Аларның “Чайная церемония”сен дә карадык. Чәйне ничек ясарга, эчергә икәнен дә күрсәттеләр. Шунысы кызык, кытайлылар чәйгә шикәр салмыйлар икән. Чөнки ул аның файдалы үзлекләрен бетерә. Ә ризыкка тоз кушмыйлар, – дип ризыклары турында сөйли башлады.
Бу хакта сүз башлагач, Кытайда халыкның нәрсә белән тукланганы да кызыксындырды.
– Ашаулары үзенчәлекле инде. Безнең торган отельдә – “шведский стол”. Нәрсә ашаганыбызны да, ул ризыкларның исемнәрен дә белмәдек (елмая). Шул без белгән бәрәңге, күкәй дә бар иде инде. Ипиләре дә башка төрле, ул дөге оныннан пешерелә. Бөтен җирдә – җиләк-җимеш, балык һәм, әлбәттә, дөге. Ризыклары барысы да яңа пешкән, сайлап алу мөмкинлеге зур иде, – дип сөйләде .
Валентина Викторовнаның 2014 елда “Бигәшкәй” балалар ансамбле белән Төркиянең Анталья шәһәрендәге фестивальгә барганы булган инде. Ә мондый ерак җиргә баруы – беренче тапкыр.
– Аллага шөкер, “Туганайлар”да гел олы яшьтәгеләр булса да, ерак юлны җиңел кчиерделәр. Әле һаман да шунда алган хисләр өермәсендә йөрибез. Кытайдагы бәләкәй балалар, аларның матурлыгы күз алдыннан китми, – дип сүзен тәмамлады ул.
Бүгенге көндә дөнья аренасын яулаучы Кытай кадәр Кытайга барып, фестивальдә катнашу – үз коллективыңны һәм илеңне күрсәтү, аларны чит ил халыкларына таныту мөмкинлеге дә. Чит илдә үз җыруларыбызны яңгыраткан “Туганайлар”ыбызның керәшен көйләрен, моңнарын дөнья сәхнәсенә алып чыгуларын телибез. Керәшен культурасы моңа, һичшиксез, лаек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев