Кушкүл авылы янындагы аланлыгында Сабантуй гөрләде
Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләрен берләштергән Сабантуйга халык һәр елдагыча күп җыелды, төрле милләт вәкилләре рәхәтләнеп күңел ачты.
Уртак Сабантуйда халык ел да күп була. Анда дүрт авыл җирлегендә яшәүчеләр генә түгел, башка төбәкләрдән, күрше Чувашиядән килүчеләр дә күп була, дип хәбәр итә «Кайбыч таңнары» газетасы.
Авыл халкын милли бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килгән. Район советының аппрат җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та халыкны бәйрәм белән котлаган. Республика төбәк керәшеннәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Людмила Белоусова, Иске Тәрбит авыл җирлеге депутаты Дмитрий Мульков та Сабантуйның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Кушкүл аланлыгында узган бәйрәмдә дә хезмәт батырларын зурлаганнар, балалар өчен уен мәйданчыклар эшләгән, милли уеннар, җыр-биюләр тынып тормаган. Ат чабышында дүрт җайдак катнашкан.
Уеннарда, ярышларда катнашучыларга бүләкләрне мулдан әзерләгәннәр. Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева әйтеп үткәнчә, милли бәйрәмне үткәрүдә спонсорлар быел да шактый ярдәм иткән. Авыл үзешчәннәре, ыру тамырлары Иске Тәрбиттән булган яшь җырчы Алинә Давыдова җырларын бүләк иткән. Авыл җирлекләрендәге фольклор коллективлар да мәйданны гөрләткән.



Кушкүл Сабантуеның абсолют батыры булып быел да Олы Кайбычтан көрәшче Марсель Сәйфуллин калган Аның иңенә Сабантуйның дәрәҗәле бүләге булган тәкәне салганнар.

Фотолар: Кайбыч яңалыклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев