Кукмара ягыннан Вячеслав Иванов 5 балага һәм хатыны Надеждага тормышта олы терәк
Иң газиз кешеләр кем дигәндә, гадәттә, «әни» дип җавап кайтарабыз. Ә әтиләр? Нәкъ менә алар — үзләренең киң җилкәләре ышыгында безне саклап йөртүчеләр. Җырда да «әтиләр җил-давыллардан саклый» дип җырлана. Бүгенге язмамның герое — Кукмара ягы егете, 5 бала әтисе Вячеслав ИВАНОВ.
Балалары өчен яшәүче әти
Вячеслав Михайлович Кукмараның ООО «Урал» колхозында машина йөртүче булып эшли. Урып-җыю чоры булганлыктан, көне-төне эштән кайтып керми. Шуңа да, аның хатыны Надежда белән сөйләштем.
— Икебез дә Үрәсбаш авылыннан, 3нче класска кадәр бергә укыдык. Вячеславның әти-әнисе юк, ул әби-бабай тәрбиясендә үскән. Ә соңыннан, бабасының сеңлесе аны Кукмарага, үзләренә алып китә. Шулай итеп, Слава белән юлларыбыз аерылды, — дип сүзен башлады әңгәмәдәшем. — Мин үзем, мәктәп бетергәч, Арча педагогия колледжына укырга кердем. Аннан соң беренче иремә кияүгә чыгып, башта — Вятка Аланында, соңыннан 4 ел Ленинград өлкәсендә яшәдек. Улларыбыз Никита һәм Антон туды.
Кукмара районының Качимир авылында яшәүче Вячеслав 18 яшендә өйләнә. Аларның да гаиләләрендә 2 малай туа: Даниль һәм Адель.
Язмышлары шулай булган күрәсең, Надежда иреннән аерыла, ә Вячеславның хатыны мәңгелеккә күчә...
— 2021 елны Үрәсбаштагы Питрауда, очраклы рәвештә очраштык — Слава белән бер-беребезгә килеп бәрелдек. Аның белән күптән күрешкән юк иде. Читтә яшәгәч, классташлар белән очрашуларга да бик бара алмадым. Аның белән телефон аша языша, аралаша башлагач, аңладык: безгә бер-беребез белән шундый җиңел, инде күп еллар бергә яшәгән үз кешең кебек, — дип сөйли Надаежда Петровна.

Бу вакытта Вячеслав, үзенең 2 баласы белән, Рәшидә әбиләре (үлгән хатынының әбисе) янында яши.
— Иремә сокланмаслык түгел. Балалар өчен дип тырышып эшли, аларга тәрбия бирә. — дип ире турында сөйли Надежда. — Әбиләре урын өстендә ятканда да аны карый. Кызганыч, мин аны күреп калырга өлгермәдем, 2020 елда ул мәңгелеккә күчә. Славаның ике улы да, инде мәктәпкә кергәнче үк, ашарга пешерә, йорт-җирдәге бар эшне дә эшли беләләр. Кечкенәсе, хәтта, үзе камыр басып, пилмәннәр дә бөгә иде. Бу, әлбәттә, тәрбия.
Киң күңелле Вячеслав Надяның улларын да үз балаларыдай күрә, чит итми.
— Очрашып йөри башлагач та, мин — кайда, балаларым да шунда, алардан башка беркая да бармыйм дип, иремә әйтеп куйдым. Ул, гаҗәпләнеп: «Синең башыңа каян шундый уй килде?! Ничек инде мин балаларны әнисеннән аерыйм?!» — дип кырт кисте. Уллары белән Вячеслав кунакка килеп йөрделәр, озак күрешмәсәк, балалар «кайчан киләләр инде безгә» дип сорыйлар иде. Шөкер, балаларыбыз үзара дус, көнләшү, ачу юк, — дип әйтә Надя.

Өйләнешеп, бергә яши башлагач, 2022 елны гаиләдә көтеп алынган уртак балалары — кызлары Дарина туа.
— Кыз буласын белгәч, гаҗәпкә калмадык. Күңелебез белән сизендек. Ә үзем, кызым булса иде дип хыялландым. Даринаны кулда гына йөртәләр, абыйлары аның яныннан да китми. Ирем, хәзердән үк, «кызымны ничекләр генә кияүгә бирермен» дип борчыла. Кызыбыз да гел әтисенә охшаган. Минем чалымнар анда, гомумән, юк, — дип елмая Надежда. — Булдырам дип эшли Вячеслав. Андый башка ирләрне белмим. Ул бик тыныч, үз-үзен кулда тота, ачу саклап, үпкәләп йөрми. Берәр нәрсә килеп чыкса, уртага салып хәл итә, кешене үпкәләтми генә, барысын аңлатып бирә белә. Үзенең кулыннан килмәгән эше юк. Белгән һөнәрләрен балаларга да өйрәтә. Машина ремонтлаумы, печән чабумы, малларны караумы — улларыбыз гел аның янында, күреп, эшкә өйрәнеп үсәләр, Аллага шөкер. Сүз уңаеннан, Славага «үгез җене» кагылган (көлә). 6 үгезебез бар. Аннан башка тора алмый инде.

Ишле булу — зур бәхет
Ивановлар гаиләсе, зурдан кубып, Вятка Аланы районының Кушак дигән авылында ике катлы йорт җиткезеп яталар. Вячеслав Михайлович эштән бушаган арада шунда йөгерә. Бу эшкә алынгач та: «Һәр баламның да үз бүлмәсе булачак. Безнең белән торырлармы-юкмы, анысы мөһим түгел. Гаиләләре белән кайтып йөргәндә, ял итәр почмаклары булсын», — дип әйтеп куйган.
— Тормышым шундый борылыш алыр дип көтмәдем. Әти-әни тәрбиясе аркасында, «бер генә тапкыр кияүгә чыгачакмын», дип уйлый идем. Яшь булсак та, икебез дә дөнья күргән кеше. Аеруча, ирем, — дип тыныч кына әйтеп куйды ул.
Ивановларның олы уллары Даниль (18 яшь) Вятка Аланының механика техникумында 3нче курсында укый, Никита (14 яшь) һәм Адель (15 яшь) Кукмараның 1нче гимназиясендә белем алалар, Антон (11 яшь) — Вятка Аланындагы лицейның кадетлар классында, ә кызлары Дарина балалар бакчасына йөри. Аларның әниләре хатын-кызга бик хас булмаган һөнәр сайлаган. Полиция өлкән лейтенанты Надежда Иванова Вятка Аланы районы эчке эшләр идарәсендә миграция мәсьәләләре бүлеге инспекторы булып эшли. Хезмәте җаваплы булса да, аның өчен беренче урында — үз гаиләсе.
— Ялларда гел камыр ризыгы пешерәм, ә бәйрәмнәрнең берсе дә бәлешсез узмый. Ялларны барыбыз да бергә, өйдә уздырырга тырышабыз, — дип гаиләнең үз тәртибе, гадәтләре белән таныштырды Надежда. — Иртән торгач, үз урын-җиреңне җыеп кую, идәннәрне тузан суырткыч белән чистарту — болар инде гадәткә кергән, күнегелгән эшләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев