Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре» конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Республикакүләм «Кряшен чибяре-2026» талантлы керәшен кызларының конкурста катнашырга чакыра.

Конкурста 16-28 яшьтәге һәрбер керәшен кызы катнаша ала. Аларның халкыбыз культурасын, мәдәни кыйммәтләрен, борынгыдан сакланып килгән традицияләрен өйрәнүдә һәм саклауда үз өлешләрен кертергә омтылулары шарт. 

Конкурс 4 этаптан торачак:

  • катнашу өчен рәсми портал аша заявка-гариза бирү;
  • финалистларны сайлап алу;
  • әзерлек этабы 14-17 майда Казанда оештырыла. Кызларга конкурс сәхнәсендә чыгыш ясау өчен әзерләнергә белгечләр ярдәм итәчәк.
  • «Кряшен чибяре» конкурсының финалы 18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау» республика керәшен культурасы бәйрәмендә булачак.

Конкурста катнашу өчен шушы сылтамага басып гариза тутырырга кирәк.

Игътибар! Гаризалар 20 апрельгә кадәр кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон ( эш көннәрендә  9:00-18:00 кадәр): 8-905-317-28-98 

Катнаш, бәлки нәкъ менә син «Кряшен чибяре-2026» титулына ия булырсың!

Эльмира Шрыкова фотосы.

Фотода «Кряшен чибяре-2025» конкурсы финалистлары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев