Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2026» финалисты: Ангелина Мухина

Республикакүләм Питрау фестиваленең «Кряшен чибяре-2026» финалистлар белән таныштыра башлыйбыз.

«Кряшен чибяре-2026» титулына ия булырга омтылучы кызның берсе — АНГЕЛИНА МУХИНА.

Туган көне: 11 июль, 1999 ел.

Кайдан: ⁠Питрәч районы, Керәшен-Сәрдәсе авылы.

Уку/эш урыны: лингвистика юнәлеше буенча магистр, инглиз телен өйрәнергә теләүчеләргә белем бирә, аспирантурада укый. Төрле иҗади проектларда катнаша. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшли.

Девиз: кешенекенә тимим, үземнекен бирмим.

Хобби: сәяхәт итү, китаплар уку.

Конкурста катнашу максаты: керәшен дөнясында, атмосферасында кайнау. Милләтебез, мәдәниятебез өчен януын, күңелендәге милли хисләрне башкаларга җиткерү. Конкурстан якты хатирәләр, яңа танышулар көтә.

Бердәмлек нәрсә? Уңыш нигезе, бердәм булсак, дөнья тагын да яхшырак һәм тынычрак булыр.

Керәшен хатын-кызы... керәшеннәрнең милли үзенчәлекләрен күрсәтүче, мәдәнияте белән янучы, ыру сакчысы!

18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2026» фестивалендә Татарстан күләмендәге «Кряшен Чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен Чибяре»н сайлаячаклар.

«Online кряшен чибяре» номинациясендә җиңүчене «Туганайлар» редакциясе оештырган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!

Фото: Эльмира Шрыкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев