Константиновкада гомер итүче Анастасия Демидова заманча муенҗакалар ясау, тегү-чигү белән юана
Казанның Константиновка посёлогында керәшеннәр бер-берсен хөрмәтләп, туганлашып, матур гына аралашып яшиләр: кунакка йөрешәләр, бәйрәмнәрдә бергәләшеп җырлашып утыралар, күмәкләшеп керәшен концертларына киләләр. Араларында җырлаучылар, шигырь язучылар, җор сүзлеләр, мәзәккә осталар бар. Шуларның берсе, кул эшләре, чигү остасы Анастасия Демидова.
Ул 1964 елда Питрәч районының Янсуар авылында туган. «Яшьтән чигүне яраттым. Чигәргә теләп, энә тотучы кызлар күп булды, ләкин минем чиккән чәчәкләремне кешенекеннән матуррак, ди торганнар иде. Шулай бервакыт, үзем белән бертуган түтигә армиягә китүче солдатка бирү өчен кулъяулык кирәк булды. Миңа ул вакытта 13-14 яшьләр тирәсе булгандыр. „Миңа кулъяулык чигеп бирсәң, тәмле конфет бирәм, — дип кызыктырды ул, — тик миңа чигеп биргәнеңне бер кешегә дә әйтмә, яме», — дип тә кисәтте. Ул заманда авыл гөрләп тора, яшьләр күп, бер чакырылышта 5-6 егет армиягә китә... Түтигә бер кулъяулык кына җитми, әллә ничәү кирәк була башлады. Бәясе — бер тәмле конфет! Әкрен генә кулъяулыкның бәясен белеп, бүтән кызлар да бер-ике конфетка «заказ» бирә башлады. Шулай итеп китте минем даным». — дип елмайды ул.
Теләче районындагы Колбагыш авылы гармунчысы Василий Семёновичка кияүгә чыгып, 40 ел матур гына гомер кичергәннәр. Бер кыз, бер ул үстергәннәр. Балаларының тормыш иптәшләре дә үз кешеләребез — православныйлар икән. Аларның матур һәм җитеш тормышына сөенеп, бәхетле әби һәм бабай булып гомер иткәндә, Настяның Васясы узган ел кинәт кенә бу якты дөньядан китеп барган. «Эч пошуның дәвасы — эш» ди халкыбыз. «Әле, Аллага шөкер, эшемә дә барып кайтам, кул эшләре тотам. Колбагышта да үз йортыбыз бар, атна ахырында, бәйрәм һәм ял көннәрендә шунда кайтып китәм. Анда да, нәкъ Константиновкадагы кебек, энә-киергеләрем, берсеннән-берсе матур чигү җепләрем көтеп тора, — ди Анастасия Павловна. — Бакчада эшләп керәм дә, ял итүем — чигү чигәргә утыру була». Сүз уңаеннан, аның 30 елдан артык мактаулы хезмәт — шәһәр ишегаллары, урам җыештыручы булып эшләгәнен дә әйтеп үтү кирәк. Хезмәтенең югары бәяләнгәнен, җитәкчеләрнең хөрмәт күрсәткәнен дә горурланып сөйли ул. Әйе, эш сөйгән кеше генә булдыра ала торган хезмәтне башкара ул. Константиновкада ике катлы зур йорт җиткереп яшәүче Демидовларның бакчасында да идеаль тәртип. Тырышлыкларына исең китәрлек кешеләр.
Настяның үзе теккән һәм чиккән керәшен алъяпкычлары, өстәл япмалары, ашъяулыклары, мендәр тышлары, тәре алъяпкычлары бик күп. «Заказларың да бардыр, сораучылар күпме?» — дигән сорауны да бирми булдыра алмадым. «Бер әйберемне дә сатмыйм. Василием да ник ул хезмәтеңне бераз акчага әйләндермисең соң, ди торган иде. Кырыклап тәре алъяпкычы чиккәнмендер, берсен дә сатмадым. Тәре алдында тора торган изге әйберне сатарга кулым бармады: туганнарыма, якын күргән кешеләремә бүләк итеп, җаныма рәхәтлек алдым, Аллага шөкер», — диде ул. Анастасия Павловна муенҗакалар, түшлекләр ясарга да өйрәнгән. Совет заманы акчаларыннан да, хәзерге тәңкәләрдән дә ясый икән. «Тишеп бирүче булса, мин дә ясар идем аны», — дигәч: «Бик нечкә сверлолы дрельләр бар б хәзер, тәвәккәллә дә үзең тиш!» — димәсенме?!
.jpeg)
.jpeg)
Колбагышка кайткан арада, авылда оештырылган «Беләзек» ансамблендә дә җырлый икән әле яңа танышым. Монысына артык аптырамадым: керәшендә (Янсуарда дип тә куйыйм әле) көй белмәгән, җырламаган кеше юк инде ул! «Василие вафат булгач, бераз җырламый торса да була инде», — дигән сүзләрне дә ишеттерәләр икән. «Кешенең төрлесе бар бит», — дип тә куйды карендәшем. Ә мин: «Карама, Настя, кеше сүзенә. Көн-төн елап торсаң, Василиең да риза булып ятмас иде. Тормыш дәвам итә, балаларың хакына яшә, елаганга карап, хәсрәт кимеми, көчле булырга кирәк» — дидем. Минем белән шушы язмамны укучылар да килешер дип уйлыйм. Василиеның 4-5 гармунын да кадерләп саклый язмам герое. Ирен искә алган саен тавышы калтырый, күз яшен сөртә үзе.
Әбиләре, бабалары ягыннан туганнарының борынгы керәшен күлмәкләрен кадерләп тотучы, бүген дә заманча муенҗакалар ясап, керәшен алъяпкычларының үзенчә матурлыгын саклап, оста итеп тегүче, чигү сәнгатенә югалырга ирек бирмәүче «алтын куллы» Начтукка «молодец!»тан башка сүз юк. Оста кулда һөнәр бар дип, Настя кебекләргә әйтәләр инде ул.
.jpeg)
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Усали мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев