Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Көлкәмәр - табигатьнең иң гүзәл почмагындагы авыл

Питрәч районының алтмышлап кеше яшәүче Көлкәмәр авылы табигатьнең иң гүзәл почмагында — Мишә елгасы буенда, урманга якын гына урнашкан.

Авылларның бетеп баруы — бөтен Россия өчен актуаль мәсьәлә. Әле кайчан гына укучылар саны йөзләр белән исәпләнгән гөрләп торган мәктәбе, кибете, фельдшер-акушерлык пункты, клубы булып, хәзер аларның берсе дә калмаган авылларның күбесендә, инде кешеләре дә, йортлары да бармак белән генә санарлык. Уйласаң, исләрең китәрлек. Авыл көннән-көн картая, өлкәннәре бер-бер артлы мәңгелеккә күчә, ә яшьләр читкә китеп баралар. Күренекле кешеләреннән соң истәлеккә бары онытылмаслык эшләре генә кала.

Көл һәм күмер 

Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегенә кергән Көлкәмәр район үзәгеннән 26 километр еарклыкта, көнчыгыштарак урнашкан. Тарихка күз салсаң, авыл 1621 еллардан билгеле. Халкы элгәредән игенчелек, терлекчелек, йон эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр.

Ике ел элек арабыздан мәңгелеккә киткән Иван Долговны укучылары, хезмәттәшләре, авылдашлары хөрмәт белән искә алалар. Көлкәмәр турында бу укытучы ярдәме белән төшерелгән фильмда һәм басылган китапта авылның исеменә кагылышлы язмалар да кертелгән. Бу хакта халыкта төрле фаразлар йөри. Беренче фараз буенча, кешеләр күчеп килеп яши генә башлауга, янгын чыгып, авылның янып беткән булуы мөмкин. Бәлки, шуннан соң алар: «Без яндык, авылыбыздан көл белән күмер генә калды», — дип сөйләп йөргәннәрдер. Менә шуннан бу авыл турында сүз чыкканда, аны көл-күмер авылы дип әйткән булулары бар. Икенче бер фаразда, янәсе, бу авылга нигез салган керәшеннәр күмер яндыру осталары булганнар, диелә. Элгәре тимерчелек белән шɵгыльләнгән кешеләр күмерне шахтадан кайтартмаганнар, күрше-тирәдән күмер яндыручылардан сатып алганнар. «Көлкәмәр» сүзенең «көл» һәм «күмер» сүзләреннән ясалуына тагын бер дәлил китерергә була. «Узган гасырның 70нче елларында, бер көчле язгы ташу вакытында, олы юлдан 60-70 метр читтәрәк, инештә, тау итәгендә җиргә җәелгән такталар чыккан. Инешнең икенче ягында яшәүче Александр Долгов (1917-2001) ул такталарны үз йортына ташыган. Ул: «Безнең бабайлар инештә поташ заводы бар иде дип сөйлиләр иде, бу такталар шул заводның идән такталары булырга тиеш», — дип әйткән. Шул поташ заводы тирәсендә күмер алу өчен агач яндыра торган урын да булган. Ул тирәдә көл белән күмер һәрвакыт күп булган. Олы юлдан узучылар да, авылны шуңа бәйләп, көл-күмер авылы дип әйтмәделәрме икән? Кайсы яктан тикшереп карасак та, «Көлкәмәр» сүзе «көл» һәм «күмер» сүзләреннән ясалган булып чыга. (Иван Долгов, «Көлкәмәр», 2014 ел).

«Авылда халык саны көннән-көн кими. Казан шәһәренең якын булуы да, авылда яшьләр өчен эш юклык та, халыкны читкә китәргә мәҗбүр итә. Хәзерге вакытта Көлкәмәрдә барлыгы 60 тирәсе кеше яши, 58 йорт. Клубы да, мәктәбе дә юк», — диде авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов.

Кешеләре аз булса да, авыл урамнары чиста, каралты-куралары яңартылган, төзек йортлар да шактый. Димәк, авылны бөтенләй ташламыйлар, яшьләр читтән ял итәргә булса да кайтып йөриләр. Көлкәмәр халкының тырыш, кунакчыл, җыр-биюгә оста икәнлекләрен, Симекнең үз престол бәйрәмнәре булуын да ишетеп белә идек. 

«Авыл халкы борынгы йола-гадәтләрне хәзер дә саклап яши. Симекне үткәрү гадәте шактый еллардан бирле дәвам итә. Элек халык бәйрәмне үзе акча җыеп һәм җирле фермер Сергей Николаев, авылның активы Иван Долгов ярдәме белән уздыра иде. Хәзер дә бәйрәм уздырулар тукталмады. Бездән дә, авыл халкыннан да булышлык зур. Бергәләп матур итеп оештырабыз», — дип дәвам итте сүзен авыл җирлеге башлыгы. 

Үзләрендә клуб булмаганлыктан, сәхнәләштерү эшләрен Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үз өстенә ала. 
«Бик теләп үткәрәбез бәйрәмнәрне. Симек көнне Көлкәмәрнең авылда һәм читтә яшәүче үз халкы да, тирә-күрше авыллардан да шактый кеше җыела. Керәшен Сәрдәсенең «Чулпы» ансамбле дә катнаша. Көлкәмәрлеләр үзләре дә җыр-моңга артистлардан калыша торган түгел, күңелле үтә«,— дип сөйләде Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов. Бу ике авыл бик тыгыз бәйләнештә. Барлык эшләре дә, бәйрәмнәре дә уртак. Бер-берсе белән ярдәмләшеп, матур гына яшәп яталар. 

Алина Кондратьева фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев