Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Колбагыштан Воробьевлар бер көн дә бер-берсеннән башка тормыйлар

Теләче районының Колбагыш авылында яшәүче Валентина һәм Иван Воробьевларның гаилә коруларына — 50 ел.

Нардуган кавыштырган

Балык Бистәсе районының Үри Чаллысындагы Василий кызы Валя кечкенәдән үк Колбагышка, җырак әбисенә кунакка килергә яраткан. Буй җиткәч тә бу якларга юлны онытмаган, кич клубка «бечер»га чыккач, берсендә аны озын буйлы Иван озата килгән. Яшьләрнең сүзе килешкән. 
1974 елның Нардуганында Колбагышта килгәч, кич утырырга җыелганнар. Кайсы чигү, кайсы бәйләм тоткан кызлар янына егетләр дә кергән. Яшьләр җыелган җирдә уен-көлкесез, җырсыз булмый. Иван гына берара юкка чыгып тора да, кабат хасил була. Моның серен урамга, җырак әбиләренә кайтырга чыккач кына белә Валя. Өйләренә сугылып, Иван әнисенә килен алып кайтасын әйтеп килгән икән. Шулай итеп, унтугыз яшьлек Валя каенана йорты бусагасын атлап керә.

Иске яңа елдагы йола

Элек, әле Иван белән Валя яшь чакта, Колбагышта бер йола була. Иске яңа елда, ягъни 14 январьда егетләр өйдән-өйгә йөри. Алар хатын-кыз булып киенәләр — әбиләрдән калган керәшен күлмәкләрен кияләр, башларына яулык бәйлиләр. Төбенә су салынган чиләкләр эленгән көянтә күтәреп, авыл урамнары буйлап, кызлы өйләргә кереп йөриләр. Җыры да җырлана, уен-көлке дә сөйләнә. 

Өйдәге чишмә суын чиләкләргә сала-сала, «кызыгыз үзе чишмәдән тагын китерер әле» дигәнрәк сүзләр дә әйтелә. Егетләрнең бу кыланмышларына каршы сүз әйтүче булмый, чөнки йоласы шулай. Кызлары булган әти-әни, үзенә күрә, егетләрне сыйлагандыр да, сынагандыр да — кияү булырга ярардаймы-түгелме? 

«Безнең Үри Чаллысында андый гадәт юк иде, бу якта гына егетләр шулай йөрде. Хәзер ул гадәт онытылды. Авылда яшьләре дә юк инде аның», — дип әйтеп куйды Валентина.

Бер кичкә дә китмәгән

Иван — гаиләдәге унынчы бала. Үзләрен генә яратучы төпчек балалардан аермалы буларак, Иванга әти-әни иркәләве эләкми. Әтисе Михаил илле өченче елны ук дөнья куя. Бөек Ватан сугышы башлангач Суслонгер хәрби өйрәнүләр лагерына җибәрелеп, шуннан инвалид булып кайта, шуннан мантымый. Шулай да өйдә кисмәкләр ясап, аларны кырык чакрым ераклыктагы Теләче базарына алып барып, сатып йөри.

Иваннан җиде яшь кече Валентина — гаиләдә иң олысы. Аның әтисе Василий Суслов Бөек Ватан сугышындаа катнаша. Ул фронтка 1944 елны китә. Сугышта яралана. 1951 елда гына туган ягына кайта. Фронтовик Василий мәктәптә балалар да укыта, колхозда — бухгалтер, авылда кибетче булып та эшли.

Иван да, Валя да кечкенәдән үк эшләп үскән авыл балалары, шуңа да эштән куркып тормыйлар. Сигез класс тәмамлауга ук механизаторлыкка укыган Иван лаеклы ялга чыкканчы тракторчы булып эшли. Совет чорында, совхоз терлекләренә ашату өчен, кыш уртасында Курган өлкәсенә кадәр саламга баралар. Берничә ай буе салам пресслап, вагоннарга төяп озаталар. Механизатор булгач, иртә таңнан кара төнгә кадәр совхоз эшеннән бушамый ул. 

Кияүгә чыккач та дәваханәгә санитарка булып урнашкан Валя исә көн дә биш чакрым еарклыктагы күрше авылга эшкә йөри. Иртән йорт-җир арасындагы барлык эшне дә карап китәргә кирәк. Кайткач та вак-төяк эшнең бетәсе юк. «Кайчан кайтыр икән» дип, ирен көтеп утырмый терекөмештәй җитез Валя, үзе барысына да җитешә. Балалары Галя, Миша һәм Виктория кечкенә чакта, аларга каенанасы Фёкла күз-колак була. Егерме ике ел бер түбә астында яши алар. Фёкла әби урын өстенә калып, сигез ел ятканда, аны инде үсеп җиткән оныклары үзләре дә караша…

«Каенанам кызып китмәскә, сабыр булырга гел өйрәтә килде, — дип искә ала пенсиягә чыкканчы авылдагы ялгыз карчыкларны караучы социаль хезмәткәр булып эшләгән Валентина. — Иван кызурак холыклы безнең, ә мин — сабыр. Ә бу — тормыш иткәндә бик кирәк нәрсәләр. Бер-беребездән башка бер көн дә торганыбыз юк. Яшь чакта әниләрне сагынсам да, үзем генә китеп, бер кич тә кунганым булмады. Эштән соң, төнлә Иван алып барып кайта иде әниләргә. Шуңа да кызыбыз Галинаның үз авылыбыз, әле алай гына да түгел, күрше егете Валерий Киселёвка кияүгә чыгуына сөенеп туялмыйм».

Бер дә эшсез тормыйлар

Егерме өч елга якын авыл читендәге су башнясын карап тора алар. Моңа кадәр көн дә барып йөргәннәр. Башлыча, Иван дәдәй үзе. Авыл җирлеге башкарма комитетыннан бу эшне аңа йөкләгәннәр. Әле соңгы елда гына суны башняга кудыру автоматка көйләнгән. Шунлыктан ике-өч көнгә бер генә барып карап йөриләр хәзер. Су башнясы — күпердән чыккач, уң кулда, калкулыкта. Авыл уртасыннан, Иван дәдәйләр турысыннан күренеп тора. Бер чакрымлап ераклыкта булыр. Акча өчен йөрүләре дияр идең, аена түләнә торган ике-өч мең сум нәрсә инде ул?! Үзләре күндәм, сүз тыңламыйча булдыра алмыйлар, күрәсең. 

Күндәмлек кенә түгел, ә икесенең дә холкы шундыйдыр, чисталык, тәртип яраталар. Авыл читендәге соңгы йорт булгач, җәйгелектә чүп үләннәр басмасын дип, тирә-якны да чабып, тәртипкә китереп торганнар моңа кадәр. Үз турлары аша үтә торган олы юлны күтәртеп салгач, якындагы чачауник читкәрәк күчерелгән, аның тирәсен дә барып чистарталар. Йорта терләеп диярлек үтә торган олы юлны артык биек итеп күтәрткәннәр. Кайчандыр туп-туры урам юлына чыга торган гараж капкасы аста ук калган. Машинада кереп-чыгып йөрү мөмкин булмаган капка миңа бу тормышта үзен кирәксезгә санаган кешедәй, ничектер ятимләнеп калгандай тоелды…

Җәйләрдә тирә-якны чабып, чүп үләннәрдән чистартып торучы Воробьевларның бәрәңге бакчалары гына да кырык сутыйлап булыр. Дөрес, соңгы елларда гына күп өлешен печән алып тора, аңа кадәр бәрәңге, кишер, чөгендер үстергәннәр. Яшелчә дигәннән, әле анысын да күп итеп утырталар. «Бу тирәдә юл төзүчеләр эшли иде. Чөгендерне, кишерне, бәрәңгене аерым өемнәргә өеп куйдык та, юл эшчеләрен чакырдык. «Шәһәрдә акча түләп аласыз, әле кайда ничек үстерелгәнен дә белмисез. Акча җимеше түгел, бакчаныкы, күпме кирәк, алыгыз», — дигәч,сөенә-сөенә, капчыкларга тутырып алып киттеләр», — дип сөйләде Валентина. 

Олыгая-олыгя, мал-туарны да азайтканнар — биш-алты баш сарык, ике дуңгыз, каз-үрдәкләр, тавыклар асрыйлар. Ике пай җирләрен арендага биргәннәр, шуның өчен ел да ике төргәк печән алалар. Терлек азыгын авылларга йөреп сатучылардан да алып калалар. 

Кышкы озын кичләрдә Валя кулына я чигүен, яки бәйләмен ала. «Чигү үрнәкләрен кайда күрсәм дә төшереп алам. «Туганайлар» газетасында төрле тәре алъяпкычлары рәсеме чыкты берара. Аларны да күчереп алдым. Чигәргә дә, бәйләргә дә яратам. Күгәрченле бу тәре алъяпкычын әле кыз чакта, моннан 52 ел элек чиккән идем. Хәзер дә чигәм, һәр бүлмәдә — тәре алды. Алардагы чигүләрне алмаштырып, яңартып торам. Үзебезнең Үридән Галина Ивановага да чигеп бирдем. Үзебезнең яндагы чачауникка да ел саен чигүле пәрдә эләм. Аны эләр өчен Иван ике кадак кагып куйды. Кеше чачауникка яулык бәйләп куя, ә мин пәрдә эләм. Сарык йоныннан бәйләгән оекбашлар да күп. Балаларга, оныкларга дип бәйлим. Хәзер кимәсәләр, соңыннан киярләр әле. Кечкенәдән әни кәҗә мамыгыннан шәл бәйләргә өйрәтте. Шәлне башта куян мамыгыннан бәйләдек, аннан каяндыр кәҗә йоны алып кайтып сата башладылар. Куян шәлен — 40, кәҗә йоныннан бәйләнгәнен 60 сумнан җыеп алып китәләр иде Колбагышка төшкәч, каенанам, мине «ул әле шәл дә бәйли» дип, күршеләргә мактап сөйли иде», — дип узганнарны да искә төшерде ул.

Бер-берсен санлап

Яшь чакта ничек булгандыр, көзгә җитмеш җидесен тутырачак Иван дәдәй Валентинаның күзенә генә карап тора. Валясы олыгаеп барганда да чибәрлеген җуймаганга гына түгелдер. Берсе башлаган сүзне икенчесенең дәвам итүен дә соклану катыш тыңлап утырдым.

«Кая барсак та, гел бергә без. Эшне икәү бергә эшлибез. Шуңа ияләнгән инде», — дип сөйли Иван дәдәй. Валя аның сүзен дәвам итә: «Иван аш ярата, кәбестә дә, ярма да салып пешерәм. Камыр ризыгына исе китми. Анысын балалар, оныклар кайтуга әзерлим. Кош теле дә, бәлеш тә, барысын да пешереп куям. Рождество, Олы көн, Колбагышның престол бәйрәме Торыйсынга да кайталар. Уналты кеше җыелабыз. Рождествога барысы да кайтты. Оныкларга славутны да үзебезчә өйрәттек. Әйтәләр, онытмыйлар. Качману суын быел да көянтә-чиләк белән, урам уртасындагы чишмәдән алып кайтып куйдык. Олы көнгә 50ләп күкәйне суган кабыгына буйыйбыз. Кызлар пасха пешерә, куличны сатып кына алабыз. Өйдән-өйгә теләк әйтеп тә йөри оныклар. Узган ел безгә беренче булып иптәш хатыным Дәрҗәнең оныгы Дарья килеп керде. Мендәргә утыртып черләттек тә әле үзен. Оныклар күбрәк русча сөйләшсәләр дә, үз телебезне дә беләләр. Шуңа да күңелебез була».
Нардуганда уртак гаилә юлыннан атлауларына илле ел тулган Валентина һәм Иван Воробьевлар юбилеена балалары, кияү һәм киленнәре, оныклары Вадим, Аня, Вероника, Сережа, Николай, Дима, Валерия җыелганнар. Иванның Колбагышта торучы тутасы Мария Демидовада кергән. Бергәләп, элгәреге табын көйләрен җырлап утырганнар. Үзләре килә алмасалар да, Валяның дүрт бертуганы һәм, шулай ук, Иванның Казанда яшәүче дәдәе Пётр һәм тутасы Серафима да аларның уртак шатлыгын уртаклашканнар.

Колбагышта, Валентина һәм Иван Воробьевлар өендә уздырган санаулы сәгатьләрне гомеремнең әле соңыннан да искә төшеп күңелне яктылыгы белән җылыта торган көннәре янына теркәп куйдым. Башкача була да алмый, дулкынлану катыш яшьлек хатирәләре, бүгенге тормышлары турында сөйләүче бу карендәшләр үзләренең эчкерсезлеге, гадилеге белән күңелемә ниндидер бер яктылык, нур өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев