Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшеннәрнең кәбен бистәре һәм аның мәгънәсе

“Туганайлар” газетасының ветеран журналисты, керәшен этнографиясен өйрәнеп, туплаучы Валентина Максимова кәбен бистәрләре чиккән. Өйләнешкәндә яшь парга ни өчен бистәрләр биргәннәр, аларның мәгънәсе һәм үзенчәлекләре турында – Валентина Петровна язмасында.

Җегетләр булсаң, син җегет бул,

Көмеш койдыр каеш җөгәнгә.

Җегет гумерен зая үткәрмә,

Кәбен койдыр җаның сөйгәнгә...

Элгәре язгы, җәйге кичләрдә дәртле керәшен егетләре авызыннан бу җырулар еш ишетелгәндер.

Кәбен – чиркәүдә священник тарафыннан укылган теләк рәте, русча – венчание. Яшь парның бергә кушылып, гомер итәргә Ходай бәхиллеген сорау.

Кәбен сүзе, белгечләр әйтүенчә, фарсы теленнән кергән. Керәшеннәрдә кәбен кою, кәбен койдыру, кәбенле яшәү, кәбенле булу кебек сүзләр кулланышта булган. Кәбенсез яшәү язык, тиешсез саналган. Ул чиркәү яшереге (таинство). Кәбен койдыру яшереге бары тик чиркәүдә, священник тарафыннан гына башкарыла.

Иң элек кәбенгә керүчеләр әти-әниләреннән бәхиллек сорыйлар. Ата-ана кәбенгә дип әзерләнеп, ак озын бистәр белән тәре тотып, яшьләргә бергә булырга бәхиллек бирәләр. Тәре дә, бистәр дә яшьләргә бирелә, шул ук бистәргә басып яшьләр чиркәүдә кәбен койдыралар.

Озын, матур, ак бистәр — сафлык, чисталык билгесе генә түгел, ә бәхетле, озын гомер символы да. Кәбен бистәре кабат өйгә кайткач, тәре тирәсенә эленә, яисә, бәйрәмнәрдә генә сандыктан чыга. Бистәрне бик кадерләп саклаганнар, кызларына бүләк иткәннәр.

Без 1982 елда өйләнештек. Коммунистлар заманы. Шулай да, ЗАГСта безне дә, баш-башларына күгәрченнәр төшерерлгән «Совет да любовь» дигән язулы бистәргә бастырдылар. Күрәсең, элеккечә «кыланасы» булганнардыр инде. Бистәр өчен акчаны дуслар түләгәннәр. «Карагыз, аны, аерылышасы түгел, штрафын да бездән түләтәчәкләр», — дип шаярткан иделәр. Ходайга шөкер, дуслардан «штраф» түләттермәдек.

Мин инде теге ЗАГС бистәрен истәлеккә чемодан төбенә салып куйдым. 27 елдан соң, тагын кирәге чыкты.

Безгә Керәшен Сәрдәсендә отец Димитрий кәбен койды. Чиккән бистәрләрем булса да, отец Димитрийдан ЗАГС бистәре ярыймы дип сорадым. Гаиләле тормыш шул гади генә бистәрдән башлангач, яңасын күңел теләмәде. Әмма бу бистәрне түргә дә эләсе килми, бүләккә дә калдырып булмый. Урыны истәлек булып — чемоданда.

Элгәре әбиләр заманында кәбен бистәрләре дә матур итеп чигелгән булгандыр, саклавыч тамгалар белән бизәлгәндер. Кызганыч, хәзер инде бистәрләре дә, тамгалары да сакланмаган.

Тамбурлап чигә торган машинам бар. Күңел өчен генә әйберләр чигештерәм. Күңелдә, хыялда бик тә керәшен тамга-бизәкләрен яңартасым килә. Әмма алар бик аз сакланган. Сүрәкә, түгәрәк яулык, суккан алмалы алъяпкычлардан азрак «чүпләп» яңартырга була.

«Туганайлар» газетасында эшли башлагач, иң беренче түгәрәк яулык тамгасын «дөньяга чыгардык». Аллага шөкер, кулланышка керде. Әле бит сүрәкәдәге урама бизәкләр бар, аларны да чыгарасы иде, әмма ничек, кая? Минемчә, иң кулай вариант — бистәрләргә күчерү. Бүгенге көндә кирәк булырдай бер генә бистәр — ул да булса кәбен бистәре.

Бүгенге көндә «Сауым бистәрләре»нә төреп күчтәнәч чыгарган яклар бар. Шундый бистәрләр өчен узган ел мин берничә өлге-эскиз ясадым. Әмма кәбен бистәрен башкачарак, яңа эскизлар белән чигәсе килде. Бистәр озын (2 метр) ак тукыма (сафлык, чисталык), чигү җепләре — яңарыш, кояш, җылылык символы булган кызыл тоннарда булырга тиеш. Композиция барысында да бер төрле — түгәрәк яулыктагы кояш тамгасы — кач.

Беренчесендә, төрле төбәкләрдә сакланган сүрәкәләрдәге урама бизәкләрне берләштереп, кач формасында урнаштырылган. Монда, иң элек башка килгән уй – беренчедән, кәбен койдырган хатын-кызның статусы алышына, ул инде сүрәкә кия башлаячак, кач формасы  – әле ул сүрәкәгә өстәлгән түгәрәк яулык та ябынган, өченчедән, кач үзе үк саклавыч.

Икенче бистәр. Күп төрле халыкларда да булган, бүгенгәчә сакланып килгән, керәшеннәр дә яратып кулланган «алатырь» тамгасы. Керәшеннәр аны үзләренчә кояш тамгасы дип йөрткәннәр. Бу тамга галәмнең гармониясен аңлата. Тормыш символы булып тора. Кояш җиргә бәрәкәт бирүче  символ.

Геометрик бизәкләрне тамбур техникасында чигү бик үк кулай түгел, тупасрак чыга. Авыр, тыгыз бизәк булмасын өчен, вакларга кирәк булды, бәлки, әле алга таба бераз үзгәртелер дә.

Өченче бистәр. Казан ягы керәшеннәрендә таралган тамбур чигүе күбесенчә кызларның калпак-чачагында һәм алъяпкычларда. Калпак-чачакта ыру агачы чигелгән. Кәбен бистәренә дә бик ярар иде бит. Чөнки ыру агачы түгәрәк яулык почмакларында да бар. Бу тамга  гаилә бөтенлеген, бәхетен, саулыгын саклаучы. Кач копозициясе белән ыру агачын да кәбен бистәренә  күчердем.

Бистәрсез халык юк. Аны һәрберсе үзенчә атаган, кулланган, әле дә кулланылышта.

Элгәре йола бистәрләре булып кулланылганнары гына инде хәзер онытылган. Бүгенге көндә бистәрләр бары тик сөртенү өчен генә кулланыла. Чигү кирәкми дә. Шушы чынлыкны белә торып та мин әле дә бистәр, сөлге чигәм... күңел өчен... төзәлмәс чир!

Валентина Максимова, «Туганайлар» газетасының ветеран журналисты, керәшен этнографиясе белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев