Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшеннәрне үз итеп, җаратып...

Архивта сакланган бу язма — Т. Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Гөргөри кыз бирә» комедиясе турында.

Тормышыбызда шулай кабул ителгән инде, бар яхшысы, шул исәптән, югары уку йортларының, музейларның, театрларның һәм белгечләрнең "иң-иң"нәре — үзәктә, башкалада булырга тиеш кебек. Ил буенча ул — Мәскәү, үз Татарстаныбызда — Казан. Гәрчә, тормыш күп очракта моның киресен расласа да, үзәктәгеләр үз өстенлекләре югарылыгыннан торып, безнең Түбән Кама кебек перифериядәгеләргә, ягъни үзәктән читтә булган "караңгы як"тагыларга түбәнсетебрәк карыйлар. Бу кадәр озын сүз башламына сәбәп — Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Рөстәм Галиев куелышындагы «Гөргөри кыз бирә»не караганнан соңгы тәэсирләрем. 

Яшермим, шул үзәктәгеләрдән күчкән һәм инде тормышта бәхәссез бер аксиомага әйләнгән һәм мәңге китмәс чирнең йогышлы йогынтысы миндә дә бар. Шул чир, башкаланың Г. Камал исемендәге театрында үз заманының атаклы режиссеры мәрхүм Марсель Сәлимҗанов (!) сәхнәләштергән «Гөргөри кияүләре»ннән соң, ничек итеп Туфан Миңнуллинның бу спектакленә алынмак кирәк дип, күңелне тырнапмы-тырнады гына бит. Моның өчен я бик тә башсыз, яки хыялыйлык чиген узган сәләт иясе булырга кирәктер. Рөстәмнең «Гөргөри кыз бир»се, режиссер буларак, аның кабатланмас һәм хыялый талант иясе икәнен тагын бер кат раслады.

 

 

Әгәр дә казанлыларның «Гөргөри...»еннән күңелгә кереп калганы керәшен карчыгы ролендәге Нәҗибә Ихсанованың идәнгә утырган килеш арт ягы белән шуыша-шуыша сәхнәдә йөрүе генә булса, ә менә Рөстәмнең «Гөргөри...»е залдагы тамашачыны үз эченә бөтереп алып кереп китте, залдагылар чынбарлыкны онытып, керәшен дөньясында яшәп алды. Төрле як керәшеннәре җыруларын да сәхнәдәгеләр белән бергәләп, залдагылар да сузды... Әллә башта ук шулай уйланылып, залга үз артистларын утыртып, махсус өйрәтеп куйганнармы дип, як-ягыма карадым, юк, гадәти тамашачылар иде... Рөстәм үзенең «Гөргөри...»ен, газетага язучыларның үзенә бик ошаган язмаларына редакторыбыз бирә торган бәя белән әйтсәк, «җырлап биргән»! Мондый профессионаллыкны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгышында гына күрергә була дип белә идем. 

Гөргөри белән Кәтренәне генә алыйк. Рәис Галиев һәм Гөлнур Галиева үз рольләрен шундый җиңел, шундый да ихласлык белән башкардылар. Әгәр дә аларны беренче мәртәбә генә күрүең булса, болар үзләре дә керәшеннәрдер дип уйлар идең. Аларның кызлары Үринәне уйнаучы Физалия Гыйниятуллинаның буй-сыннары ук керәшен кызларыча — шаянлык катыш горурлык. Ә андый балкып елмаюны сәхнәдәге керәшен артистларыннан әлеге дә баягы "Бәрмәнчек«ләрдә генә күргән бар иде. 

Яучы карчыкларны гына алыгыз. Режиссер ничек оста һәм үз итеп шаярта, көлә алардан. Яучылауның, йолаларның нәрсә икәне онытылган бу заманда Гөргөри каршына Палый һәм Әүдеки карчыкларны берсен — каз оясы, икенчесен бишек көйләнгән арбада, элгәреге әбиләрчә аякларын бөкләтеп утыртып алып киләләр. Үзләренең инде ничә яшькә җиткәннәрен дә оныткан, әмма тутыккан хәтерләре төбендә йолаларны саклаган керәшен карчыкларын койдылар да куйдылар Гөлназ Фәхразиева белән Гүзәл Шәмәрданова. 

Авыл хатыны юаш җегет Микушның чая анасын уйнаган Динә Карпованың беркем күрмәгәндә генә Җаграпның «арт сабагын укыту» күренешен отып алып калдым әле үзем. Тормыш бит, кирәге чыгар. Ул рольне дә яратып, карап утырырга ук рәхәт итеп бирә белгәннәр. Кемдер, бәлки, «арттырып җибәргәннәр, авылда хәзер андый хатыннар юк», дияр. Шуңа да сәхнә, шуңа да театр сәнгате бит инде ул

(Г. Камалның «Беренче театр»ын исегезгә төшерегез)! Тормыштагы җитешсезлекләрдән үз итеп көлә белү өчен дә, зур талант, кешеләрне ярату, ихласлык кирәк. 

Кияү җегетләре — юаш, әмма үз дигәнен итә белүче Микуш (Рафил Зәйнуллин), беркатлырак Бәчкә (Наил Сәйфетдинов), куптарай Җаграп (Юрий Павлов). Аларның да һәркайсысы үзен якын иттерә, хәтта, кайчакларда жәлләп тә куясың…

Җабалак Җаграбы аша режиссер, керәшеннең элгәредән килгән йолаларын, керәшеннең элекке тормышын чагылдыра торган «Гөргөри...»ен, заманча төсмерләр белән баета һәм шул юл белән бүгенгегә бәйли дә куя. Тормыш, дөнья дилбегәсе кулларында тотучы өстәгеләргә хас булган — эш урынына сүз боткасы, буш вәгъдәләр, башкалар исәбенә җиңел яшәү кебек сыйфатларны Җаграпка күчереп, юмор аша көлү, чеметтерү килеп чыккан. Шундый Җаграпны, җилкуар Җаграпны тамашачыдан җараттыра алу — режиссер белән артистның уртак иҗаты, бер дәрәҗәдә уйлый белү осталыклары. Җаграп ролен башкарган Юрий Павловка табигать талантны өеп биргән. Әлбәттә, артист сәләтен ачуда, аны камилләштерүгә режиссер аз хезмәт куймыйдыр. Юраның уйнавын күреп, күз алдыма бу театрда уйнап Казанга күтәрелгән Олег Фазылҗанов, сәнгать күгендә балкып аянычлы үлем мәңгелек кочагына алган Айдар Кәримов килде. Коллективта үзгә талант ияләре булу — театрның да, режиссерның да олы бәхетедер ул. 

Бер начар гадәтем бар, тамашаларга фотоаппаратымны кыстырып барсам, сәхнәдәге һәр мизгелне эләктереп утырам да, соңыннан кат-кат карыйм. Бу юлы да, «Гөргөри кыз бирә»дән алган тәэсирләрем дулкынында фотосурәтләрне күздән кичердем. Һәм бер нәтиҗәгә килдем: хәтта адым атлаулары, кул хәрәкәтләре, йөз мимикаларына кадәр шулкадәр дә шомартылган — һич тә гаеп табарлык түгел. 

«Гөргөри...«не режиссер җырлап биргән дидем. Бер сулыш, бер тын белән карала торган бу спектакльне заманча комедия дип кенә әйтү, ничектер, тулы бәя булып бетә алмый кебек. Кем ничектер, ул миңа керәшен авылы тормышы опереттасы булып тоела. Бер мин генә түгел, авылда туып-үскән, «үзебезнең авыл түтиләрен күрдем», дип әйтүче бик күпләр «Гөргөри кыз бирә»не сәхнәләштергәне, үз сүзләре белән әйтсәк, керәшеннәрне олылаганы өчен, режиссер Рөстәм Галиевка чиксез рәхмәтлеләр.

Режиссер Рөстәм Галиев «Гөргөри кыз бирә» комедиясен Татарстанның атказанган артисты, бар гомерен театрга, сәнгатькә багышлаган, Түбән Камада татар театрына нигез салучыларның берсе булган Мамдыш ягы керәшене Анатолий Степанович Богатырев истәлегенә багышлаганын да әйтик. Тамашачы аягүрә басып, туктаусыз алкышлар дәрәҗәдә оста уйналды Туфан Миңнуллинның бу пьесасы. «Гөргөри кыз бирә»не сәхнәләштерер алдыннан, Рөстәм Галиевнең Зәй ягындагы бер керәшен авылында җәй буе яшәп, андагы халыкның тормыш үзенчәлекләрен, җыру-биюләрендә, җор телендә чагылучы эчке дөньясын өйрәнүе юкка гына булмаган... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев