Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Керәшен авылларында Олы көнне ничек данладылар?

Элегәредән Олы көнгә кешеләр зур дулкынлану белән әзерләнгәннәр. Хәтта иң авыр заманнарда да бәйрәмгә олы хөрмәт күрсәтеп, булган ризыкларын табынга куеп, бер-берсен сөендергәннәр.

Хәзер дә күпләр бәйрәмнең асылын югалтмый. Алдан 49 көн ураза тоталар. Олы көнгә кадәр өй юалар, йорт-җирне чистарталар. Якыннарын җыеп кунак итәләр. Иң мөһиме, чиркәүле авылларда халык келәүгә җыела. Олы көн күкәен пешерү – иң ару йолаларның берсе. Шулай да, Олы көн бәйрәмен “күкәй бәйрәме” дип кенә аңлаучылар да юк түгел. Бу телефоннан ватсап аша җибәрелгән “Күкәй бәйрәме белән” дигән котлау-открыткаларда, видеоларда да күренә. Олы көн – православныйларның изге бәйрәме. Дини бәйрәмне күкәй бәйрәменә генә әйләндереп калдырмыйк! “Олы көн ул – мәңгелек тормыш барына ышану һәм шуңа әзер торырга кирәклеген искәртү көне”,– диләр бит священниклар.

 

Авылларда Олы көнне данладылар

19 апрель төнендә Балык Бистәсе районының Иванай авылында халык чиркәүгә, бәйрәм келәвенә җыелган. Иртән балалар өйдән-өйгә йөреп күкәй җыйганнар. Соңрак, авыл клубы янында “Олы көн чыңы” диеп исемләнгән уенлы бәйрәм уздырылган.

“Балалар белән әби-бабаларыбызның бәләкәй вакытта уйнаган уеннарын уйнадык. Иванай клубында “Олы көн бәйрәменең йолалары hәм традицияләре” дигән тематик кичә дә үткәрдек. Балаларга элгәреге йолалар, Олы көн сынамышлары, бәйрәмнең төп символы, аның мәгънәсе турында аңлаттык”, – диде клуб җитәкчесе Нина Евдокимова.

 

 

Үри Чаллысы, Алан-Полянда да Олы көнне бәйрәм иткәннәр. Балалар күп җыелган.

 

 

Бирдебәк авылы клубы карамагындагы “Айбагыр” балалар фольклор коллективының, Олы көн бәйрәмендә “Күкәй җыю” күренеше белән, Бөтенроссия “Традицияләр варислары” балалар халык мәдәнияте фестивалендә катнашуын да әйтеп үтәргә кирәктер.

Алабуга районының Олы Шүрнәк авылыннан Роза Роева Олы көнгә балалар белән мастер-класс уздырган.

“Әлбәттә, Олы көн – ул дини бәйрәм. Авылыбыз кешеләре аңа алдан әзерләнеп, ураза тоттылар, бәйрәм көнне келәүгә Үмәккә бардылар. Безнең бурычыбыз – бәйрәмнең төп асылын киләчәк буынга тапшыру. Шуңа авыл мәдәният йортында балаларны җыеп, күкәй салу өчен кәрҗин ясау буенча мастер-класс үткәрдек, традицияләребез турында сөйләдек. Балаларның иң яраткан бәйрәме ул – Олы көн. Иҗат остаханәсендә балалар Олы көн күкәе өчен гади пластик стаканнан кәрҗин ясадылар. Чара барышында балалар Библиядәге иманнар белән дә таныштылар. Күкәй җыярга да чыктылар”,– дип хәбәр итте Роза Ивановна.

 

Мамадыш районының Албай авылыннан Любовь Мишурина да балаларның өйдән-өйгә йөрүен, аларны каршы алулары, күкәйләр, тәмлеләр белән сыйлаулары турында сөйләде. Шулай ук, авыл чиркәвендә келәү үткәнлеген әйтте ул.

 

Зәй районы авылларында да Олы көнне матур итеп үткәргәннәр. Керәшен Мәлеме авылында яшәүче Анна Пирогова:

“Кечкенә генә авылыбыз Олы көндә гөрләп тора. Авылда нибары өч бала бар. Бәйрәмгә шәһәрдән балалар күкәй җыярга кайталар. Ел саен 100 тирәсе күкәй манам. Балаларга тәм-том да өләшәбез. Кечкенә чагында өйдән-өйгә кереп, авыл буйлап күкәй җыя идек. Мине күршеләр “аягың җиңел, иң беренче безгә кер”, дип чакыралар иде. Мендәргә утыртып, “чер-чер, чебиләрегез, үрдәк-казларыгыз күп булсын, тавыкларыгыз күкәйне күп салсын” дип мине “черләтеп”, күкәй биреп чыгаралар иде”, – дип сабый чагын искә төшерде.

“Олы көнгә әзерлек эшләре алдан ук башлана. Бәйрәмгә ике атналар тирәсе кала өйләрне чишендереп, урын җирләрне урамга кояшка чыгарып, өй юабыз. Өй аллары, каралты-куралар җыештырыла. Уразаның ахыргы атнасы иң кырыс атна санала. Анда олы эшләрне, җыештыру эшләрен калдырырга ярамый. Безнең авыл халкы Олы көнне сөенеп көтеп ала. Бу көнне һәр өйдә 100дән дә ким күкәй манылмый. Балалар күкәй җыеп бетергәч, аларны тәгәрәтеп уйныйлар, йола-гадәтләр дә онытылмый”, – дип язды Югары Баграждан клубы җитәкчесе Гөлия Бутакова.

 

“Бала чагымнан Олы көн бәйрәменә һәр йортта алдан зур әзерлек алып барганнары истә калган. Беренчедән, бөтен җирдә чисталык булдырыла, өйләр юыла, бар җир чүп-чардан арындырыла. Җиде атна буе ураза тотып, җазыкларың өчен кичерү сорыйсың. Әниебез төнлә келәүгә китә һәм таң алдыннан кайтып, табын җыя иде. Хәзер инде бу йоланы үзем дәвам итәм. Оныклар белән күкәй буйыйбыз, аңа матур бизәкләр төшерәбез. Әби-бабайлар йоласын дәвам итеп, таган да ясыйбыз. Без үскәндә, олысы-кечесе таган атына иде. Әбиебез: “Атыныгыз, Олы көндә шулай итеп чирләрне очыралар”, – дия иде. Гаиләң, туганнарның белән очрашып, бер-береңә “Христос терелеп торган”, “Чынлап терелеп торган” дип әйтү дә зур куаныч бит”, – дип сөйләде Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан ветераннар советы рәисе Ольга Боярина,

Чистайдан Нина Никита да:

“Авылларда балалар өйдән- өйгә кереп манылган күкәй, тәм-том җыеп йөрделәр. Үзебез туганнарым белән туган җортыбызга җыелып, күңелле генә сөйләшеп утырдык. Чәй эчкәч, болында балалар күкәй тәгәрәтеп уйнадылар”, – дип язды.

 

 

Минзәлә районының Түбән Юшады авылында да Олы көнне зурлап билгеләп үткәннәр.

“Балалар урамга чыгып, хуҗаларга, шатлыклы тавыш белән: “Христос терелеп торган”, – дип, өйдән-өйгә йөрделәр, ә яхшы хәбәр өчен хуҗалар балаларга буялган күкәйләр, тәм-том бирде. Керәшенчә киенеп, балаларның күкәй җыюларын күзәттек. Йолалар турында сөйләдек, Олы көннең күңел ачу бәйрәме генә түгеллеген аңлаттык. Бу – аруланып, яңа көнгә, яңа тормышка аяк басу. Кырыклап бала җыелды. Әлбәттә, балалар булгач уенсыз һәм тәм-томсыз үтми инде”, – диде клуб җитәкчесе Наталья Чепкасова.

 

 

Теләче районының Иске Карабян авылыннан да бәйрәм турында яздылар. Чыгышы белән шушы авылдан булган, хәзерге вакытта Алабугада яшәп, “Ак каз” ансамблен җитәкләүче Нина Салимуллина:

“Олы көн бәйрәме керәшеннәр өчен бик әһәмиятле. Туган авылым Иске Карабаян көннән-көн матурлана бара. Чөнки, балалар, оныклар ата-ана нигезен ташламыйлар. Һәрберсе иске йортларны яңарталар, төзекләндерәләр. Бәйрәмнәргә читтә яшәгән барлык авыл халкы да җыела. Олы көндә дә барыбыз бергә җыелып, матур итеп бәйрәм иттек. Иртәнге якта, бәйрәм хакына чиркәүдә келәү үтте, балалар өйдән-өйгә йөреп күкәй җыйдылар. Шуннан соң, халык китапханә янына җыелып, туп белән тәгәрәтеп күкәй отыш уены уйнадылар. Арада уенны белмәгән балалар да бар иде, аларга уенның асылын аңлаттык. Уенга өлкәннәр дә кушылды. Халык уены “Ак кирәк, күк кирәк”не дә яраталар безнең якта. Соңыннан, авылыбызның “Беләзек” ансамбле кызларына кушылып, керәшен җыруларын җырлап-биеп, күңел ачтык”, – дип үзләренең бәйрәм шатлыклары белән уртаклашты.

 

 

 

Түбән Кама районының Нариман авылы берьюлы ике вакыйганы киң колач белән билгеләп үтте: «Олы көн» бәйрәмен һәм авылның бер гасырлык юбилеен.

Мәдәният йорты янында ярминкә белән бәйрәм күңел ачулары оештырылды, анда кунакларны төрле тәм-томнар белән сыйларадылар. Авыл халкы һәм кунаклары Пасха уеннарында: күкәй тәгәрәтүдә, кашык белән йөгерүдә һәм башка күңел ачуларда рәхәтләнеп катнаштылар, шулай ук суга истәлекле тәңкәләр салдылар. Оештырылган мастер-класслар бәйрәмне тагын да күңелле итте. Тантаналы бәйрәм районның барлык керәшен ансамбльләре концерты белән тәмамланды

Түбән Камалылар 30 еллап инде шулай Олы көн бәйрәмен шәһәр-район күләмендә уздыралар.

tuganaylar.ru/news/xabar…

 

Сүз уңаеннан, керәшенчә марафонда катнашучыларның Олы көн флешмобы оештырып, үзара бәйрәм турында фикерләрен, хис-кичерешләрен уртаклашуны да язып үтик.

Олы көн изгелекләр эшләргә өнди, тату яшәргә тиешлекне, үз традицияләребезне ихтирам итү кирәклеген искә төшерә. Олы бәйрәмдә теләнгән теләкләр чынга ашсын, йортларга бәхет һәм бәрәкәт килсен, илләр тыныч, имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев