Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Казансу» ансамбле солистлары белән очрашу аларны яңа яктан ачты

Я.Емельянов исемендәге мәдәни йортта оештырылып, гөр килеп эшләүче “Казансу»дагы мөлаем да, телдәр дә түтиләр-кызлар белән аралаша башласа, беркемнең дә алар яныннан тиз генә китәсе килмидер.

Сәхнәдә биш ел балкучы “Казансу”ның җырчылары гына түгел, оешу тарихы да үзенчәлекле. Бүгенге көндә бу фольклор ансамбле Казанда гына түгел, республикабызның төрле төбәкләрендә керәшен җанлы тамашачыларның мәхәббәтен яулады.

Беренче адымнар

Ансамбль солистлары Мария Семенова һәм Римма Иванова элек “Айбагыр” ансамбленә йөргәннәр.

“Айбагыр”дан 2019 елда киттем, шунда директор Людмила Белоусова Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә ансамбль оештырырга тәкъдим итте. Тиз генә бу эшкә тотына алмадым, ковид чире чолгап алган чор иде. Шулай да, авырулардан арынгач, Римма Петровна:

“Кайчан кеше җыя башлыйбыз соң ансабльгә?” дип, шалтыратты. Ул үзенең авылдашы Мария Каюковага да әйткән. Безнең мәш килеп ансамбль оештырып йөргәнне Елизавета Ивачева ишетеп алган. Шушы дүртебез башлап җибәрдек. Бераздан Марина Хәйретдинованы чакырдым. Галина исемле хатын кушылган иде, ул китте. Римма Петровна безнең бик аралашучан, кайда гына булса да коллективка җырчы кызлар эзләде. Берсендә сөйләшә торгач, Ольга Саликованың татар ансамбленә йөрүен белеп алган. Аны  үз яныбызга чакырып, коллективыбызны тагын да тулыландырдык”, – дип сөйләп үтте Мария Михайловна.

“Айбагыр”га кадәр әле, Мария Михайловна “Мишә буйлары” ансамблен оештырган булган.

“Казансу”га килгәндә, Ольга Николаевна үзе белән бер ансамбльгә йөрүче дустын да үзеннән калдырмаган. Аның солистлар саны инде унга җиткән. Ансамбль җитәкчесе – Алабуганың  Олы Шүрнәк килене Ләйсән Абакаева:

“Төп максат – җыруларыбызны, йола-гадәтләрне саклап, киләчәк буынга тапшыру. Без элгәреге керәшен җыруларына, халыкка бик таралмаганнарына игътибар бирәбез. Артистларыбыз өлкән яшьтә булсалар да, сәнгатьтә “янып” яшиләр. “Болай яшәү безгә көч бирә, күңелне яшәртеп җибәрә”, диләр”.

“Казансу” ансамбле Мамадыш районының Җөри авылындагы республикакүләм Питрауда, Алексеевск, Кайбыч, Теләче, Алабуга һәм башка районнардагы керәшен бәйрәмнәрендә, Республика көнендә (Казанда) чыгыш ясаганнар. Республиканың “Уйнагыз, гармуннар!”, “Казан сөлгесе” “Бәрмәнчек бакчасы” бәйрәм-фестивальләре дә, Җәкәү йортындагы чаралар да алар катнашыннан башка узмый.

“Репертуарыбыз яңартылса да, анда “Мишә буйлары” ансамблендәге җырулар да бар. Соңгы арада, мәдәни үзәк белгече Павел Александров тавышыбызны дөрес куярга өйрәтә. Нагайбәк җырларын өйрәнәбез, русча да җырлап алабыз, авыл көйләренә, такмакларга үзебез дә сүзләр язабыз. Гармунчыбыз Татьяна Васильеваны үзем чакырып китердем. Ул – Алексеевск районының Кр. Баран авылыннан”, – ди Мария Михайловна.

 “Җыру гына түгел, бүгенге көндә биергә дә өйрәнәбез, – дип сүзгә кушылды хореографлары Лилия Зарипова. – Биредә күптән түгел эшли башладым. Җырны бию хәрәкәтләре белән тулыландырсаң, тагын да үтемлерәк булачак. Шуны истә тотып, атнага бер тапкыр җыелышып репетиция ясыйбыз. “Казансу”лар тик тормый, алар Красноярскидан килүчеләрне дә каршы алалар, башкорт, удмурт, марилар белән дә аралашалар. Шуңа, ул халыкның да биюләрен белү зыян итмәс. Бишне керәшенчә җырлап биесәләр, берне аларча башкарырлар. Ансамбльгә үзем дә кушылырга уйлап торам”.  

Һәрберсе – кабатланмас

“Казансу” фольклор ансамбле кызлары белән дә якыннанрак танышыйк .Марина Хәйретдинова – чыгышы белән Балык Бистәсенең Керәшен Казысы авылыннан. Бер кыз үстерә.

“Мин – арада иң яше. Бик теләп йөрим, зур теләк белән элгәре әбиләребез җырлаган җыруларны өйрәнәм. Ансамбльдәге түтиләр минем өчен бик якын. Үзем өч җирдә эшлим, пешекче дә, кассир да әле. Монда да өлгерәм”, – диде ул елмаеп.

“Туган ягым – Теләче. Иске Карабаян авылы кызы мин, – дип үзе белән таныштырды Елизавета Ивачева. – Бу ансамбльгә мәдәни үзәкнең ВКонтактега куелган белдерүен күреп килдем. Сеңелем Нина – Алабуганың “Ак каз” ансамбле җитәкчесе. “Кушыл ансамбльгә, “Айбагыр”га барып кара”, – дип, ул гел әйтә торды. Менә “Казансу”ны көткәнмендер. Әтием гармунчы иде, яшьтән үк без гел җырлап үстек. Үзем дә бераз гармун тарткалыйм. Әле туган авылымдагы ансамбльгә дә йөрим. Ике атнага бер анда  кайтып йөрибез. Ирем, ике кызым, оныкларым бар”.

Сөйләшүне алга таба Ольга Саликова белән дәвам иттек. Ул – Питрәч районының Кибәч авылыннан.

“Мин “Казансу”га килгәнче, Җәкәү җорты дип сөйләгәнне ишеткәнем бар иде, килеп күргәнем булмады. Римма Петровна  шалтыратып: “Син килеп күр, чын дип әйтәм, кире китәргә теләмәссең”, – диде. Килдем, кызлар белән таныштым һәм калдым. Артистлар җырлаган керәшен җыруларын белсәм дә, авыл көйләрен ишеткәнем юк иде. Бик тиз өйрәндем, баштарак Мария Михайловнаның авызына гына карап тора идем. Ирем, кызым, оныкларым да “Казансу”га йөрүемне хуплыйлар. Элек “Сандугач” ансамбленә йөрдем, “Дуслык” төркеменә дә йөрим. Җыр белән яшим”, – дип сөйләде ул.

Равилә Гарипова да Сәйдәш мәдәни үзәгендә җырлап йөргән.

“Бераз яңалык кертәсем килде. “Казансу”да бик шәп кызлар, искиткеч җырулар”, – дип Ольга бик мактады. Җырлап видеолар ясарга тәкъдим итте, аларны мондагы кызларга алып килеп тыңлатып, сынау аша үткәреп мине “Казансу”га алып килде. Килеп кергән минутымнан, кызларны әллә кайчан беләм кебек тоелды”, – дип уенын-чынын бергә кушып искә төшерде ул. Керәшен җыруларының үзенчәлекле булуын; гади сүзләре белән күңелдәгесен ачып салуларын ассызыклап үтте.

“Җыруларны җырлар өчен, керәшен булмасаң да була, бары тик сүзләрендәге хис-кичерешләрне күңелең аша үткәреп җырларга кирәк”, дигән фикер белдерде Равилә Рамазановна. Бу хакта сүз чыккач, Лилия Зарипова да әйтеп куйды:

“Керәшен җыруларында “душа нараспашку”, алар, “менә шушылайрак яшәргә кирәк” дип җырулары белән аңлатып бирәләр”.

Чыгышы белән Питрәч районының Янсуар авылыннан булган Мария Семенова бала вакытында, салкын кышларда үзен толыпка төреп трактор чанасына утыртып, районга чыгыш ясарга алып баруларын искә алып үтте. Унынчы класста укыганда, концерттан соң, мәктәп директорының капрон оек бүләк итеп, аркасыннан сөеп “Янсуар сандугачы” дигәнен онытмавын әйтте.

“Мәктәпне тәмамлагач, әти авыл хуҗалыгы институтына керүемне теләде, ә мин, директорыбыз киңәшен тотып, фармацевтиканы сайладым. “Ак халатымны киеп дарулар янында кайнашырмын. Агроном булып кайтып, авылда мотоциклда утырып йөрмәм бит инде”, дип уйладым. Укуы җиңел булмады, тик түтинең “укымасаң, кайтып авылда сыер саварсың” дигән сүзләре миңа укуны дәвам итәрлек көч бирде. Кияүгә чыгып, ике кызыбызны үстердек. Ирем мәңгелеккә күчте. Ике оныгым, бер оныгымның үзенең дә баласы үсеп килә. Балалар үскәндә, беркая да җырлап йөреп булмады, 1998 елда Казан керәшен оешмасы председателе итеп сайландым. Шуннан кереп чумдым чын керәшен дөньясына. Яшьләргә теләкләрем шундый: өлкәннәрдән җыру-йолаларыбызны отып калсыннар. югалтмасыннар мирасыбызны.“Җанып-көеп, керәшеннәр, дип яшәсеннәр”, – диде Мария түти Семенова.

“Казансу” ансамбле йолаларга да игътибар итә. “Олы көн”, “Тройсын”, “Май чабу” йолаларын өйрәнәләр. “Казансу”га киемнәрне мәдәни үзәк тектергән. Ә өлгеләре ансамбльнең иң үткен түтие Римма Иванованың әбисе күлмәгеннән алынган. Римма Петровна – Питрәч районының Әлбәдән авылы кызы.

“Әгәр без дә үз җыруыларыбызны киләсе буынга тапшырмасак, кем генә өйрәтер икән аларга?! Оныкларга өйрәтергә тырышабыз. Балаларымны да керәшен дулкынында тәрбияләп үстердек дип горурланып әйтә алам Ансамбльгә килергә теләүчеләр юк түгел, яшьрәкләр эштән бушамый. Үзебезгә төннең уртасында килергә дисәләр дә, йөгереп килеп җитәбез”, – диде Римма Петровна.

Алар ире белән бергәләп бер кыз, бер ул үстергәннәр, биш оныклары бар.

Мария Каюкова – Питрәч районының Әлбәдән авылыннан.

“Ансамбльгә дә Римма түти чакырды. Бик сөендем, яшьтән үк җырлыйсым килде. Ансамбльнең беренче көннәреннән үк, барлык борчу-шатлыкларыбызны уртаклашып, бер гаиләдәй яшибез. Машинага утырып каядыр барсак та – юлда гел җырлашып йөрибез. Үземнең ике кызым, ирем, өч оныгым бар”, – диде Мария Васильевна.

Киләчәктә дә халкыбыз мирасын кайгыртып, керәшеннәрнең йола-гадәтләрен халыкка җиткерүдә армый-талмый иҗат итәргә язсын, “Казансу” кызларына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев