Казаннан Миләүшә Гәрәева: “Әниемнең керәшенчә җырулары колагымда яңгырап тора”
Өлкәннәр көне җитә. Бу уңайдан, күпләр үзләренең әти-әниләрен бәйрәм белән тәбрик итә, алар янында булырга тырыша. Әти-әниләре инде бу дөньядан киткән кешеләр аларны сагынып искә ала.
Безнең йорт янәшәсендә генә урнашкан кибеткә кердем. Анда сатучы булып эшләүче Миләүшә белән без инде күптән таныш. Шулай да, әти-әниләр турында сүз башларга туры килгәне юк иде. Өлкән яшьтәге бер әби кереп кибеттән әйберләр алгач,”Их, безнең әниләр юк шул инде, урыннары оҗмахта булсын” дидек тә, сөйләшеп киттек. Миләүшә үз әнисе турында:
“Әнием керәшен кызы иде. 1946 елның 25 июлендә Бакалы районының Яңа Маты авылында туган ул. Аны язмыш бала чагыннан ук сыный. Беренче иреннән аерылып, әнисе икенче тапкыр кияүгә чыга. Ә яшь ире баланы кабул итми. Минем әнием Зинаида әбисе янында кала, шунда үсә. Мәктәптә иң актив кызларның берсе була, тырышып укый, барлык чараларда катнаша. Әни җырчы булырга хыяллана, шуңа мәктәпне тәмамлагач, дус кызлары белән бергәләп, Туймазыга укырга китәләр. Аны филармониягә укырга алалар. Тик авылдан килгән башка кызлар, анда керә алмыйлар һәм җыелышып яңадан Бакалыга кайтып китәләр. Алар райондагы һөнәри училищеның штукатур-маляр булегенә укырга керәләр. Дус кызларын, әбисен бик сагына әни. Хыялын тормышка ашырасы килсә дә, укуын ташлап өйгә кайта. Әбисе дә каршы төшми. “Ярар, кызым, миңа да синнән башка күңелсез иде”, – ди ул. Әни бу адымын тормышындагы иң зур ялгышым ди торган иде. Минем белүемчә, әни дә малярлыкка укыган, машина буяу заводына эшкә кергән. “Машиналар буяганда башка ис тиеп аңны югалтып егылган чаклар була иде. Һавага күтәреп алып чыгалар да, аңга килгәч, яңадан буярга керешәсең. Хезмәте авыр булса да, иң матур “лакированный” түфлиләр бездә иде инде. Машина буявы белән сиптереп кенә буйыйбыз. Дефицит иде бит ул заманда андый түфли”, – дип елмаеп искә алганнары хәтеремдә әниемнең”, – дип сөйли.
Зинаида Ефимова заводта эшләгәндә, агитбригада белән, сәнгать түгәрәкләренә йөри. Шунда гармунчы Зөфәр белән таныша. Берсе уйный, икенчесе җырлый, аралашып китәләр, очрашып йөри башлыйлар. “Әнигә сокланучы күп булгандыр, бик матур җырлый иде ул. “Әкрен кирәк, ипләп кирәк....”, – дип моңланулары бүген дә колагымда яңгырап тора”, – ди Миләүшә.


1966 елны Зинаида белән Зөфәр гади генә итеп, туйламыйча, шауламыйча, сельсоветка барып язылышалар.
“Каенана” дигән шаян жыры бар иде әле әнинең. Бәйрәм саен клубта шуны сорап җырлаталар иде тамашачылар.
Юкны-барны күрмәгәч,
Начарны ишетмәгәч,
Безгә кысылып йөрмәгәч,
Йөз яшәсен каенана!
Шундый сүзләре исемдә калган. Каенана дигәннән, әбием авылда ул заманның абыстае булган. Баштарак әнинең керәшен кызы икәнлеген белмәгән, Зилә дип йөрткәннәр. Ә инде белгәч, берни әйтә алмаган. Әни ике як динне дә хөрмәт итеп, бәйрәмнәрне билгеләп үтеп, йолаларны онытмый яшәде. Олы көндә күкәй манды. Безне – өч кызны тәрбияләп үстерде. Уртанчы апабыз бу дөньяда юк инде, олы апа Флүзә. Аның улларына әнинең таланты күчкәндер. Флүзә апаның улы Данир Сабиров — татар эстрадасы артисты. Татарстанның атказанган артисты.
Гәрәевләр Азнакай районының Вахит авылында яшәгәннәр. Зөфәр клуб җитәкчесе, ә Зинаида сәнгать җитәкчесе булган. Ә соңрак, 1979 елны Сәпәй авылына күчкәннәр, төпчек кызлары Миләүшә дә шунда туган. Тормыш без дигәнчә генә бармый, Зинаиданың да язмыш сынаулары дәвам итә. Зинаидага тормыш йөген тартасы, балаларны кеше итәсе бар, бар тырышлыгын куя, сыер саварга, фермага эшкә урнаша. Йорт тутырып малын тота. Балаларының өчесенең дә югары белемле булуларында да әниләренең өлеше санап бетергесез. 33 яшьлек кызлары фаҗигале төстә бу тормыштан китә. “Үзе юкарып беткән шәлен ябынып, резина итектән йөрсә дә, безнең өчен бар нәрсәне булдырды әниебез”, – дип өстәде Миләүшә.
Зинаида Петровна бик яшьли, 53 яшендә үк мәңгелеккә күчкән. Ә әтиләре аннан калып, ялгызы гына 8 ел яшәгән.





Фотолар Миләүшә Гәрәева(Гарипова)дан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев