Казаннан Калининградка кадәр: карендәшләребез «автоавиаморепробег»та катнашты
Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләреннән 46 кеше «Җиңү юллары буйлап» дигән хәрби-патриотик акциядә катнашты. Арадан бишесе керәшеннәр: Чаллыдан — Валерий Максимов һәм Светлана Васильева, Алабугадан — Любовь Котлова, Түбән Камадан — Валерий Филиппов һәм Виктор Шадрин.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган бу акция ике атна дәвам итте, өч төрле транспорт (автомобиль, самолёт, тимер юл) белән хәрәкәт итеп, Казан, Владимир, Суздаль, Переславль-Залесский, Сергиев Посад, Мәскәү, Калининград һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә булдык. Һәркайсында Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган мемориаллар, һәйкәлләр янында митинглар узды, җирле администрация һәм җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, Кораллы көчләр ветераннары белән очрашулар булды. Барысын да җентекләп язу өчен, «Туганайлар»ның бер генә түгел, ике бите дә җитмәс иде, шуңа күрә, бу истәлекле сәфәрнең кайбер мизгелләренә генә тукталам.
Владимир шәһәренең Җиңү монументы янындагы митингның рәсми өлеше тәмамлангач, концерт башланып, сугыш чоры җырлары яңгырады. Безнең Светлана Васильева да халык каршына чыгып, керәшен җыруын башкарды. Дөрес, Владимирга кадәрге юл Светлана җырындагыча җитмеш чакрым гына булмады, Россия үзәгендә керәшен көенең яңгыравы, аны онытылып тыңлаулары үз көй-моңнарыбыз, халкыбыз белән горурлану хисен тагын да көчәйтте. Шул ук Владимир өлкәсендә тамырлары болгар нәселеннән булган генералиссимус Александр Суворов музеен карау да истә калырлык булды, ул бөек полководецның элекке имениесендә — Кистыш авылында урнашкан…
Мәскәүдә «Поклонная гора» дип исемләнгән тарихи урынны күрү дә онытылмаслык тәэсирләр уятты. Биредә бик иркен мәйданда мемориаль комплекс һәм илебезнең Бөек Ватан сугышына багышланган иң зур үзәк музее урнашкан. Анда, гадәттә, экскурсия сәгать ярымнан да ким булмый. Ни кызганыч, самолётка соңга калмас өчен, музейның яртысын гына йөреп чыга алдык. Әмма совет халкының тиңдәшсез батырлыгын чагылдырган экспонатларның без күреп өлгергәннәре дә күңелне тетрәндерерлек.
Сәфәребезнең иң ерак ноктасы булган Калининград (1946 елга кадәр — Кёнигсберг) шәһәрен күпләр барып күрергә хыяллана. Анда без бай экспонатларга ия тарих музеенда һәм башка истәлекле урыннарда булдык. Алар арасында атаклы гәрәбә комбинаты да бар иде. Янтарный (сугышка кадәр — Пальмникен) поселогында урнашкан бу комбинат — Россиянең гәрәбә чыгару һәм эшкәртү белән шөгыльләнә торган бердәнбер предприятиесе, ул дөньяда иң зурысы.
Балтыйк диңгезе яры буенда була торып та, ничек суга керми каласың инде?! Салкынча судан курыкмаучыларыбыз (диңгез суының җылылыгы җәй көне дә 18-19 градустан артмый, диләр) рәхәтләнеп коену мөмкинлеген кулдан ычкындырмадык.
Калининградтан самолёт белән Герой-шәһәр Ленинградка очтык. Андагы беренче экскурсия — блокада вакытында коточкыч газаплар кичергән шәһәрнең Пискарёв мемориаль каберлеге. Дөньяның иң зур бу зиратында 420 мең ленинградлы һәм шәһәрне немец-фашистлардан саклаган 70 мең совет сугышчысы җирләнгән, алар арасында Татарстан кешеләре дә булган. Экскурсиядән соң һәйкәлгә чәчәкләр салдык һәм сугыш чоры корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Һәр адымда тарих карап торган Санкт-Петербургка (халкы сугыш михнәтен кичергән чактагы Ленинград исеме безнең буынга якынрак) ничә мәртәбә барсам да, үзем өчен моңа кадәр күрмәгән яңалыклар ачам. Мәсәлән, Фин култыгы буенда урнашкан «Петергоф» музей-тыюлыгын беренче күрүем, аның һәйкәлләре, парклары, фонтаннары таң калырлык…
Санкт-Петербургтан Мәскәүгә тиз йөрешле «Сапсан» поездына (сәгатенә 200 чакрым тизлектә бара) утырып киттек. Ил башкаласыннан республикабызга автомобильләрдә кайтышлый, Түбән Новгород өлкәсенең Дивеево авылында туктап, суы дәвалау үзлегенә ия дип саналган изге чишмәдә коенып чыктык.
Үз халкыңны, кем икәнеңне беләсең килсә, читкә китеп кара, дигән бит элгәреләр дә. Гомумән, бу хәрби-патриотик акция барышында хәзерге вазгыятьтә илебез халкының никадәр бердәм булуын тагын бер кат күрдек. Ил системасы җимерелгән узган гасыр азагыннан кадере җуела башлаган туган ил һәм Ватан төшенчәләренең коры сүз булудан туктап, миллионнарча дистә кешене берләштерә торган олы бер көч икәне тагын бер кат расланды «Җиңү юллары буйлап» узганда. Ә монысы — иң мөһиме…
Виктор ШАДРИН.
Валерий Филиппов, Рәшит Галиәхмәтов һәм автор фотолары:
- Фотоларда: Владимир шәһәрендәге Җиңү монументы янында. Сулдан уңга: Валерий Максимов, Светлана Васильева, Валерий Филиппов, Виктор Шадрин.
- Светлана Васильева Владимир шәһәрендәге митингта керәшен җыруын башкара.
- Сергиев Посад шәһәренең «Абрамцево» музей-тыюлыгындагы күл буенда. Сулда — Виктор Шадрин, уңда — Валерий Филиппов, уртада — аның хатыны Әлфия.
- Акциядә катнашучыларга Мәскәүнең ветераннар советы председателе генерал Ерополов «Поклонная гора»да истәлек медальләре тапшырды.
- Калининград урамында. Сулдан уңга: Валерий Максимов һәм Виктор Шадрин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев