Казандагы Җәкәү йортында гөсләчеләрнең беренче фестивале булды
29 апрельдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Яңгыра, борынгы гөслә» («Звените, старинные гусли») дип исемләнгән фестиваль уздырылды.
Фестиваль проектының авторы – фольклорчы, галим, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров. Әлеге фестивальдә гөсләдә, ятаганда уйнаучы һәр кеше, ансамбльләр катнаша ала иде.
Чара өч өлештән торды. Беренчесендә Геннадий Макаров катнашучыларга «Идел буе этник музыка культурасында – күп кыллы инструментлар» дигән темага лекторий үткәрде. Ул Идел буе халыкларының этник байлыгы – гөслә һәм ятаган традицион уен кораллары, аларның тарихы турында сөйләде.
Икенче өлешендә Геннадий Макаровның «Яңгыра, борынгы гөслә» («Звените, старинные гусли») дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. Сүз уңаеннан, фестивальдә катнашкан һәр кешегә Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм Геннадий Михайловичның бу китабы бүләк итеп бирелде.

Өченче өлешендә гөсләдә һәм ятаганда уйнаучыларның концерты булды. Берсеннән-берсе матур чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады. Казан шәһәренең музыка уку йортларыннан, Арча, Саба, Тукай районнарыннан һәм Мари Иленнән килгән катнашучылар гөсләдә ничек уйный башлауларын сөйләп, иҗат юлларының мавыктыргыч тарихлары белән дә уртаклаштылар.


Ел саен Арча районында “Гөслә-fest” республика милли мәдәният фестивале оештырылып килсә дә, Казанда мондый фестиваль беренче тапкыр гына узды. Чараны мәдәни үзәк белгече Павел Александров алып барды.


“Соңгы вакытта гөсләгә игътибар көчәйде. Ул музыка коралы борынгыдан килгән. Керәшеннәрдә әле аның тере килеш сакланып калуы да бик сөенечле. Бүген керәшеннәрнең Җәкәү йортында бу смотр-фестивальнең үткәрелү максаты – районнарда, төрле уку йортларында гөслә белән кызыксынучыларны бергә җыю. Әлеге уен коралларын халыкка чыгаруны үстерү, аны яшьләргә таныту, өйрәтү. Киләчәктә дә гөсләдә уйнаучылар булсын, бу музыкаль этник юнәлешнең зур байлыгыбыз икәнлеген онытмасыннар дип оештырылган фестиваль бу. Бергә булганда, тәҗрибә уртаклашып кына бу юнәлешне үстереп була. Булган сорауларга җавапларны да бергәләп табып, без максатыбызга ирешербез дип уйлыйм”,– диде Геннадий Михайлович үзе дә.
Фестивальгә тамашачы булып килүчеләр дә шактый иде. Шундыйлардан Казан консерваториясенең татар музыкасы кафедрасы дирижеры Рөстәм Рәхмәтуллин белән сөйләштек.
“Казанда мондый фестиваль үткәрелүенә мин бик шатмын. Үзем дә күптәннән гөсләдә, ятаганда уйнаучыларны күзәтеп киләм, бу музыка уен кораллары белән кызыксынам”, – диде ул.

Ә менә Мари Эл республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, татар милли-мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Гәрәй Мәгъсүмҗанов үзләренең 15 кешедән торган “Хәзинә” гөсләчеләр коллективы барлыгы; беренче гөсләне Геннадий Макаров ясап бирүе, хәзерге вакытта үзе дә гөсләләр ясау белән шөгыльләнүе турында сөйләп үтте.
«Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивальләрендә ел да катнашабыз. Ансамблемдә керәшеннәр дә бар. Самир Павловны атап үтәргә була, бик талантлы егет. Самир 8 класста укый. Баштарак аның абыйсы Динар йөргән иде безнең ансамбльгә. Мондый очрашулар, фестивальләр бик кирәк. Без барыбыз да Геннадий Михайловичка оештыруы, безне чакыруы өчен рәхмәтле. Мондый этник уен коралллары турында мәгълумат күп түгел. Ә бүген без аларның тарихы турында да белдек, төрлелеген дә күрдек. Һәр якның гөсләдән үзенчә уйнавын ишеттек” - дип ассыклады ул.

Катнашучылар арасында Мәскәүдән килгән фәнни хезмәткәр Мария Фролова да бар иде. Ул чыгышы белән Түбән Новгородтан.
“Мин ун елдан артык Идел буе гөсләчеләре белән кызыксынам. Түбән Новгородта еш кына экспедицияләрдә булам. Үзем Мәскәү музеенда фәнни хезмәткәр. Күп кенә конференцияләрдә катнашам. Берничә тапкыр Казан консерваториясендә дә булырга туры килде. Шунда искиткеч кеше, талант иясе Геннадий Макаров белән таныштым. Мин бик горурланам аның белән. Аның социаль битләренә куйган гөсләләр турындагы һәр яңалыгын укып барам. Геннадий Михайловичның китапларын кулыма алу белән дә бүген мин бик бәхетле”,– дип, Мария Фролова үзе дә гөсләдә рус халык көен уйнап, җырлап та алды.

Гөсләчеләр фестивальнең максаты уникаль һәм югалып бара торган халык сәнгатен саклау гына түгел. Монда сөйләнелгән лекция, сорауларга бирелгән җавапларны фәнни хезмәтләр язуда, укыту процессында да файдаланырга мөмкин. Ә тәкъдим ителгән «Яңгыра, борынгы гөслә» китабы башкаручылар өчен – кирәкле методик кулланма булып торачак. Тиздән музыка коралларында уйнаучылар (солистлар һәм ансамбльләр) матур гөслә көйләрен репертуарларына күбрәк кертер дип, ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев