Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казанда «Төп йортның йолаларда чагылышы» фестивале булды

2 июльдә М. Горький исемендәге паркта «Идел буе халыкларының ир-егетләрен солдатка озатуга бәйле йолалары һәм традицияләре» фестивале булган иде. 6 августта «Төп йортның йолаларда чагылышы» бәйрәм яратучыларны җыйды.

Ул 2022 елдан оештырылып килә торган «Тормыш агачы» («Древо жизни») проекты кысаларында уздырылды. Максаты — Татарстанда яшәүче барлык халыкларның традицияләрен саклау һәм яшь буынга тапшыру, милләтара бердәмлекне тагын да ныгыту.

«Төп йорт»ның йолаларда чагылышы«нда Казан һәм Түбән Кама шәһәрләреннән, Апас, Биектау, Кукмара, Менделеевск, Тәтеш, Чүпрәле һәм Яңа Чишмә районнарыннан килгән фольклор ансамбльләре катнашты. 

Парктагы зур мәйданга килүчеләрне төрле күргәзмәләр, мастер-класслар каршылады. Казан, Балык Бистәсе, Буа, Нурлат, Чирмешән районнарының, Мари-Эл республикасының кул эше осталары халык өчен төрле мастер-класслар оештырды. Керәшен, татар, башкорт, удмурт, чуваш, мордва, мари, рус ишегаллары эшләде. Аларда туган нигезгә бәйле йолалар күрсәтелде. Сабый чактан ук кешедә туган җиргә карата сакчыл караш тәрбияләнә торган ата-ана йортындагы күркәм гадәтләр, гаилә традицияләре белән таныштырдылар. 

Керәшен ишегалдында бу юлы хуҗалар — Түбән Кама шәһәренең «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау» керәшен  фолькор ансамбльләре. Җитәкчеләре Ольга Вәлиуллина белән бергәләп, алар үз «җорт»ларына керүчеләрне якты йөз, матур җырулар белән каршы алдылар. Алар керәшен туенда кияү йортын кыз бирнәсе белән бизәү йоласын күрсәттеләр.

Күргәзмәләр дә игътибардан читтә калмады: Питрәч районының Яңа Шигали авылыннан Илгизәр Бариев агачтан ясаган кирәк-ярак... Казан шәһәреннән туку остасы Ольга Деревянко станокта тукыган әйберләр... Буадан Максим Ярхунов балчыктан ясаган чүлмәкләр... Казаннан Анастасия Йосыпова теккән мендәрләр... Михаил Романов тал чыбыгыннан үргән кәрҗиннәр... Үзләренең һәр адымнарын социаль челтәрләрдә теркәп барырга яратучылар, берсен-берсе уздыра-уздыра, күргәзмәләр янында фотога һәм видеога төштеләр. 

Фестиваль киче дәвамында паркта мастер-класслар эшләде. Кул эше осталары арасында Балык Бистәсе районының Алан-Полян һәм Кызыл Йолдыз клублары мөдире Лариса Кибякованы да очраттык. 2 июльдәге мастер-класста ул солдатка китүче егетләргә бүләк итү өчен кулъяулык чигәргә өйрәткән иде. Ә бу юлы — идән җәймәсе-палас үрү серен чиште. Янында туктап, сүз алышкач, кулга ыргак алып, паласка берничә «күз» дә өстәдек әле…

Мастер-классларда өй кирәк-яраклары ясарга өйрәнеп китәргә була иде. Килмәгән кешеләр бик күп нәрсәдән колак какты. Вак нәрсәдер, әмма кайнар табаны я чәйнекне өстәлгә китереп утыртмыйсың бит инде — аның өчен махсус куйгыч-подставка ясарга була. Аш бүлмәсендә милли бизәкле агач кашыклар да артык түгел, анысын да бизәкләргә өйрәттеләр. Балчыктан эшләнгән бал савыты матур да, сәламәтлеккә дә зыянсыз дип беләм. Анысы катлаулы, бер кичтә генә кулны шомартып булмый... 

Җырлый-җырлый бәйрәм итәргә яратучылар «Песни о доме» мәйданына тартылды. Күмәкләп башкарылган табын җырларына кушылып, һәркем үз гаиләсендә якыннары белән бергәләп җырлашып утырган бәйрәмнәрне исенә төшергәндер. 

Олылар җырлашканда, балаларны уен мәйданында төрле халык уеннары белән таныштырдылар. Республикада оештырылган фольклор-этнография экспедицияләрендә берәмтекләп тупланган халык уеннарын кызлар һәм малайлар тиз отты. Үзләре дә, әти-әниләре дә рәхәтләнеп уйнады. 

Бәйрәм рекламасында, фестивальдәге мастер-классларның берсендә «Коймак» әзерләү турындагы хәбәр дә күзгә чалынган иде. Мәйдан бетереп, коймак пешерелгән урынны эзләп киттем. Таптым, тәки. Коймак пешерүче кыз да үзебезнеке, Альбина Фасхеева. Альбинаның әнисе Нина – Кукмара районының Поршур авылыннан, әтисе Анатолий – Балтач районының Дорга авылыннан. Әмма ул коймакны ашарга теләүчеләрдән су буе чират җыелган иде. Чиратның койрыгын күрмәгәч,  булмады бу, дип, кул селтәдем дә, түрдәге сәхнәгә таба атладым. 

Сәхнәдә Түбән Каманың – «Сүрәкә», Казанның «Айбагыр» ансамбле (җит.Г.Казанцева) керәшен җыруларын башкарды. Халык аларга кушылып рәхәтләнеп җырлады, биеде.

 Керәшен ансамбльләре белән беррәттән, бу кичне М. Горький исемендәге паркта башкортларның — «Ак тирәк», чувашларның — «Хелхем», удмуртларның — «Сактон», мариларның — «Памаш», мордвиннарның «Чивгоня» фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.

Элгәреге күркәм йолаларның берсе булган «Нигез боткасы» да пешерелде. Зур казан ягыннан таралган хуш ис кемнәрнедер үзенә тартты. Кемнәрдер сәхнә яныннан аерыла алмады. Кыскасы, Казан кичендә төрле милләтләрнең җырлары яңгыраган ял паркы үзе дә халыкларның уртак туган йортын хәтерләтте.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев