Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Казанда Медиа-Питрау бәйрәме быел дүртенче тапкыр оештырыла

15 июль көнне 12:00 сәгатьтә ТАТМЕДИА бинасы янындагы ял итү паркында журналистлар һәм казанлылар өчен Медиа-Питрау бәйрәме узачак. Матур традициягә әверелгән әлеге бәйрәмне “ТАТМЕДИА” АҖе филиалы – керәшеннәрнең “Туганайлар» мәдәни-агарту газетасы быел дүртенче тапкыр оештыра.

Бәйрәмдә Питрау җырулары һәм биюләр белән беррәттән, кунаклар өчен махсус фотозона эшләячәк; халык бәйрәмнәре буенча интерактив, түгәрәк уеннар һәм бүләкләр.

Медиа-Питрауда популяр керәшен артистлары – Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова, популяр җырчылар – Алина Давыдова, Игорь Дмитриев, “Зәкәрия” фолкгруппасы, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең “Казансу” фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. Алып баручы – “Керәшеннәр” КВН командасы солисты – Вадим Шрыков.

Питрау элгәредән үк чәчәк бәйрәме, ыру-карендәшләрнең очрашу көне булган. Елның иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән вакыты. Питрау бәйрәме 12 июльдә башланып, бер атна дәвам итә (Питрау атнасы). Ул Петр һәм Павел апостолларга атап уздырыла торган зур христиан бәйрәме дип саналса да, әлеге йоланың сәбәбе күпкә тирәндәрәк ята. Борынгы заманнарда керәшеннәр башка фин-угыр, төрки халыклары кебек үк, авылларда аерым төркем булып яшәгәннәр. Алар, кагыйдә буларак, ел саен җәен бер тапкыр җыен оештырганнар. Анда узган елда башкарылган эшләр турында сөйләшкәннәр, киләчәк тормыш өчен кирәкле эшләрне планлаштырганнар. Анда, балалардан кала, барлык ир-атлар катнашкан. Билгеләнгән көнне җыелу урынына (җыен табагы) килгәннәр һәм түгәрәк ясап утырганнар. Шушы җыеннар алга таба авылларның престол бәйрәмнәренә нигез салган.

Яшьләр түгәрәк уенда күңел ачканнар, танышканнар, көзгә кавышканнар. Питраудагы ызаннан кырык төрле чәчәк җыеп, кырык төрле чирдән дәва итеп тоткан әбиләр. Халыкта Питрау белән бәйле төрле юрау-сынамышлар күп.

Җәйнең иң матур бәйрәменә рәхим итегез!

Урыны: ТАТМЕДИА бинасы янындагы сквер, Декабристлар урамы,2

Вакыты: 15 июль, 12:00 сәгатьтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев