Кавказдан — тау хәтле кичерешләр белән
Июнь аенда берничә керәшен паломнигы Кавказ ягындагы изге җирләрдә булып кайтты. Алар арасында Мамадыш районының Колышчы авылыннан Валентина Максимова да бар иде. Ул анда күргәннәрен безгә дә язып җибәрде.
Ходай тиешле итсәме, Каф тавы артына да барасың икән. Инде олыгаябыз, әллә ни еракларга барып булмас дип уйлап торганда, Кавказ тавы башларына да менеп төшәргә Ходай тиешле итте. Шөкер Ходаема!
Быел отец Павел Чурашов җитәкчелегендәге Алекссевск приходы паломникларына ияреп, мин дә Кавказны «яулап» кайттым. Биек тә, бөек тә, серле дә булган Кавказ тауларындагы тау хәтле кичерешләрем, яңалыклар, ачышлар, очрашулар турында газета укучылар белән дә уртаклашырга булдым. Билгеле, кыскача гына итеп, чөнки газета битләре таулар кадәр иркен түгел шул.
Хәрабәләрдә – тарих
Кавказда борынгы христианнар яшәгән җирләр күплегенә шаккаттым. Бүгенге көндә анда күптөрле халыклар яшәвен һәм күпчелегенең ислам динендәгеләр икәнен белә идем, әмма аларның борынгы бабаларының христианнар булганы миңа ачыш булды... «Быел Кисловодскига барабыз» дигән сүз алай ук күпкә өметләндермәгән иде, чынлыкта, өметләр ташып ашты.

Рәттән языйм әле. 24 кешедән торган паломниклар төркеменең төп туктаган, кунган-торган урыны Кисловодскиның үзендә булды. Файдалы «Нарзан» суын, Тамбукан күле ләмен теләгән һәркем куллана алды. Иртә-кичләрен искиткеч матур паркларда тау һавасы сулап, чәчәк-үсемлекләренә хозурланып йөрергә дә вакыт булды. Билгеле, паломниклар буларак, безне күбрәк чиркәүләр, монастырьлар кызыксындырды.
Килүнең икенче көнендә үк, Минеральные воды шәһәрендәге Покрау чиркәвенә литургиягә киттек. Язык әйтеп өлеш алдык, чиркәүнең тарихы белән таныштык. Кабат Кисловодскига кайтып, шәһәр буйлап экскурсиядә йөрдек.
Тройсын көнне Биштауда урнашкан Второ-Афонский ирләр монастыренда бәйрәм литургиясендә катыштык. Монахлар белән аралаштык. Үземне борчыган күп сорауларга җавап таптым. Паломниклар шул борчыган сорауларына җавап эзләп йөриләр дә инде…
Чираттагы бу барасы Тройцкий хатын-кызлар монастыре Кабарда-Балкар җирлегендә иде. Иртүк китеп, зур бәйрәм келәвендә катышканнан соң, безне — керәшеннәрне Олег Быков-Акбулатов көтә иде. Ул — борынгы христианнарны, керәшеннәрне, дин тарихын өйрәнүче буларак билгеле шәхес. Аның белән борынгы христианнар яшәгән, күпме гасыр узуга карамастан, сакланып калган хәрабәләр булган Калеж тауларына киттек. Олег белгәннәрне китап итеп чыгарырлык. Шушы җирләрдә кайчандыр Хазар каганлыгы булып, VIII-X гасырларда епархияләр булганы билгеле. Минем беренче соравым — бүген ислам динендәге күптөрле Кавказ халыклары үзләренең борынгы бабалары христианнар булганын беләләрме соң? Бик тә яхшы беләләр икән. Бу җирләрдә ислам диненең мәҗбүри килгәнен дә беләләр. Бүгенге көндә археологик казыну эшләре бара, күп әйберләр ачыкланган, күп нәрсәләр әле ачыласы, билгеле әле күп информация ябык, алга таба эзләнү, казынулары дәвам итәсе, ә бу эшләр, белгәнебезчә, бик тә чыгымлы. Калеж тавында Олег сөйләгәннәрне дә, әле аз өйрәнелгән җирнең тәэсирен дә аңлатып, сөйләп бетерерлек түгел. Отец Павел борынгы христианнар рухына керәшенчә молибен уздырды. Ниндидер көч җибәрәсе килмәде, күңелдә әле дә шул халәт саклана.

Калеж тавында алган кичерешләрне Ставропольгә бару тагын да көчәйтте. Безнең отец Павел чакырулы булып, Ставрополь һәм Невинномыск митрополиты Кирилл бәхиллеге белән, «Всех скорбящих Радость» тәресе ирләр монастыренда литургиядә катышты. Литургия өч телдә — чиркәү-славян, осетин һәм чиркәү-керәшен телендә барды. Керәшенчә келәүне отец Павел алып барды. Җирле епархия сайтында бу турыда хәбәр дә булды.
Литургиядән соң, Ставропольдән ерак булмаган, бүгенге көндә археологик казынулар бара торган «Татар шәһәрчеге»нә («Татарское городище») килдек. Археологлар белдерүенчә, бу җирләрдә борынгы Кавказ халыклары — кабаннар (кабанцы), аланнар, төрки-хазарлар, болгарлар һәм башка яшәгән. Шәһәрчекнең исеме «татар» сүзеннән алынмаган, археологик казынулар Татарка авылы янында булганга, археологлар үзләре генә шундый атама биргәннәр. Шул тыюлыктагы фәнни хезмәткәр әйтүенчә, әле археологик эшләр төгәлләнмәгән, дөресрәге, һаман саен тарих тирәнрәк ачыла бара, эшләр күбәя генә. Барысын да әле дөньяга чыгармыйлар, чөнки исбатлыйсы, тикшерәсе, ачыклыйсы әйберләр күп. Безнең вакыт санаулы булгач, шәһәрчекнең борынгы христиан храмының хәрабәләре янында гына булып, анда отец Павел бу җирләрдә яшәгән борынгы христианнар рухына панихида уздырды.
Борынгы чиркәүдә – келәү
Я барабыз, я юк дип кенә уйлаган Архызга да Ходай юлны ачты. Яңгыр сибәлеп торуга да карамый, иртүк Карачай-Черкеска — борынгы Түбән Архыз шәһәрчегенә юл тоттык. Кайчандыр ефәк юлы узган Гумбаш перевалының 1930 елларда асфальт түшәлгән тау юлларыннан болытлар, томаннар аша йөзәбез кебек тоела. 100 гектар чамасы булган шәһәрчектә беренче тукталыш — Южный храм дип аталган Илия пагамбяр чиркәвендә. Ул — Россиядәге иң борынгы чиркәүләрнең берсе. X гасырларда төзелгән бу кечкенә чиркәүдә 1990 елдан келәүләр бара. Чиркәү Нижний Архыз посёлогы янында урнашкан. Ничә гасырлык шушы чиркәүдә беренче тапкыр Пятигорск һәм Черкес архиепискобы Феофилактның — бәхиллеге, чиркәү настоятеленең ризалыгы белән, керәшенчә литургия узды. Келәүне отец Павел уздырды. Чиркәү хезмәтендәге җыручылар булышты. Бу чиркәүдәге келәүдән соң алган бәрәкәтне язып булмый инде, анда торырга кирәк иде. Керәшенчә аңламаган юлдашларыбыз: «Аңлатып булмаслык кичерешләр, бер тында узды келәү», — дип искә алдылар. Ходай сүзе нинди телдә булса да күңелгә керә бит ул. Ишетергә генә кирәк. Келәүдән соң группабызны тәмле ашлар белән туендырып, алга таба озаттылар.

Ул чиркәүдән тыш, тыюлыкта тагын X гасырның яхшы сакланган ике храмы бар. Аларны да кереп карап йөрдек. Отец Павел кыска келәүләр уздырды. Бу җирдә бик борынгы заманнарда ук 7 епархия булганы ачыкланган. Күп җирләрдә әле дә археологик казынулар, тикшеренүләр дәвам итә.
Бер көндә 100 гектарлы тыюлык-шәһәрчекне карап бетерү мөмкин түгел, күрмәгән җирләр калды әле, ә инде Архызга хәтле килеп, Кавказ «түбәсе»н күрми китәсе килмәде. Ходай булышты, яңгыр туктап торды. Канат юлы белән менеп, тау түбәсендәге болытлар белән кочаклашып төштек. Күргәннәрдән, ишеткәннәрдән, биеклектән, бөеклектән, матурлыктан, рәхәтлектән, иркенлектән башлар әйләнде. Ничә метр биеклеккә менгәнемне оныттым инде, гаепләмәссез. Тау хәтле кичерешләрем менә шушылай бер учлык өем генә булды бугай. Барчагызга да Ходай шушы мин күргәннәрне күрергә тиешле итсен. Ходайга мең шөкер, мине иярткән алексеевскилыларга, отец Павелга мең рәхмәт.

Валентина МАКСИМОВА.
Мамадыш районының Колышчы авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев