Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кәләй керәшеннәрен килә лә күрәселәрем»: «Кәләй» ансамбленең юбилее уңаеннан концерт булды

Әлмәт районының Кәләй авылыннан «Кәләем» керәшен халык фольклор ансамбле үзенең 50 еллыгын Казан үзәгендәге Җәкәү йортында уздырды.

50 еллыкны — җанга якын мәдәни утрауда

«Кәләем» ансамбленең ярты гасырлык юбилеен Әлмәттә түгел, нәкъ менә башкалада, аның да әле керәшеннәрнең Тихвин чиркәве каршындагы Җәкәү йортында билгеләп үтүе гаҗәп түгел. Ачылуына әле 6 еллап кына булган Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк шушы кыска гына вакыт эчендә Россиядә яшәүче һәр керәшеннең икенче туган йортына әйләнде. Алай гына да түгел, карендәшләрнең мәдәни, рухи, тарихи һәм традицион мирасы саклана торган тылсымлы бер утрау ул. Тылсымы керәшенме, татармы, чуваш яки русмы — һәр кешене үзенә тарта. Биредәге кичәләрдә, очрашу һәм фәнни конференцияләрдә булган саен, карендәшләрнең бердәмлегенә һәм үз мирасларын күз карасыдай саклауларына, кадерләүләренә, кылдан нечкә дипломатиягә ия булуларына сокланып та, ак көнләшү белән кызыгып та кайтасың. Бу атмосфераны тудыручылар — Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова һәм аның кулы астындагы керәшен, татар, чуваш, рус милләте вәкилләреннән торган тату коллектив. «Кәләем» ансамбленең 50 еллык юбилеена багышланган кичәне ачып, Людмила Даниловна: 

— «Кәләем» шикелле, оешуына 50 ел булган ансамбльләр республикада бармак белән генә санарлык. Безнең күп кенә ансамбльләр үзгәртеп кору заманыннан соң барлыкка килде. «Кәләем» — гомердән-гомергә, Советлар Союзы чорында ук керәшен культурасын саклап, фолькорын пропагандалап яшәгән коллективларның берсе. Аларның авылларына киләсе елда 300 ел була. Советлар Союзы Герое Никита Токарликов авылы. Кайчандыр Н.Токарликов исемендәге миллионер совхоз, аннан акционерлык җәмгыяте булган авыл. Хәзерге вакытта үз традицияләрен саклап яши торган тыйнак кына бер авыл. Шулай булса да, алар нинди чын. Аларның үзләренә ияреп йөри торган «Асыл бизәк» яшьләр коллективы да бар, — дип сөйләде. Берьюлы композитор Роберт Андреевның кичә башланыр алдыннан «Кәләем» ансмаблен котлап юллаган телеграммасын да җиткерде. 

Котлаулардан соң, Людмила Белоусова, «Кәләем» юбилее уңаеннан, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Рәхмәт хатына ия булучылар арасында — Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хабетдинова, район керәшен оешмасы җитәкчесе, Аппак авыл җирлеге башлыгы Валентина Горбунова, «Кәләем» коллективына, аның җитәкчесе Валентина Исламова-Брагина, ансамбль аккомпаниаторы Андрей Спиридонов, ансамбль ветераннары Нина Кузнецова, Ирина Брагина, Тамара Андреева да бар иде. 

Җәкәү йортының Рәхмәт хатларына Әлмәт районы керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Горбунованың «Кәләем»не котлавы һәм ансамбльдәгеләрнең һәрберсенә бүләкләр тапшыруы ялганды. Валентина Николаевна бу легендар ансамбльнең үз яшьтәше икәнен искәртеп, «Кәләем»нең юбилее Әлмәттә дә зурлап уздырылачагын әйтте һәм аларга яңадан-яңа уңышлар теләде. 

«Кәләем»нең тарихы — саннарда

Кәләй авылыннан язучы, ветеран укытучы Зинаида Захарованың котлавы зур докладтай озаклап тыңларлык олы бер чыгышка тиң булды. 

— Иҗатташ дусларым, җырларымны башкаралар. Һәр юбилейларын алып барам. Һәрберсенә атап шигырьләр дә яздым. «Кәләй авылы асыл җир икән...» китабыма да алар турында мул итеп керттем, — дип әйтүче Зинаида Кирилловна «Кәләем» ансамбленең тарихына һәм уңышларына тукталды. 

Коллективның «Кәләем» ансамбле булып рәсми оешкан вакыты 1976 елга барып тоташа. Беренче оештыручылары — авыл советы председателе Илья Брагин, клуб мөдире Александра Казакова. 1991 елны Зәйдәге республикакүләм конкурста «Кәләем»гә халык ансамбле исеме бирелә. Ансамбльне 1990-1992 елларда — Нурсибә Әхмәтҗанова, 1992-2019 елларда — Валентина Долгова, ә 2020 елдан башлап Валентина Исламова-Брагина җитәкли. «Кәләем» 2013 елда Р.Төхфәтуллин исемендәге премиягә лаек булган, шул ук елны Казандагы универсиадада катнашкан. 2018 елда Крымдагы «Алтын мәйдан»ны гөрләткән. Шул 50 ел эчендә Татарстан гына түгел, ә Германия, Кипр, Төркия, Литва, Латвия, Рига, Карелия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сургут тамашачасын керәшен җырулары, культурасы белән таныштырган бу ансамбль. 

Җәй уртаң да килеп җиткән,
Чәчкәләрең бары актан.
Кара Мирун кызы атың
Калмый йөрсен арттан.
Сихри тавышың яшьлегемә илтә,
Янган йөрәккәйләр сүрелә.

«Кәләй урамнары»н җырлаганда,
Сабыйлардай күңел сөенә, — дип, Зинада Захарова «Кәләем» ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Исламова-Брагинага багышлап язган шигырен дә укып үтте. 

Язмалар Петербугта саклана

— Чынлап та, «Кәләем» иаҗты — барыбызга да матур бер үрнәк. Алар — безнең горрулык. Ансамбльдгеләрнең һәрберсе — энҗе бөртеге, чын трдаицияләрне белеп, яратып җырлыйлар, — дип, сүзен ансамбльгә зур бәя бирүдән башлады фольклорчы, галим Геннадий Макаров үзенең чыгышын. — Бу ансамбльне күптәннән беләм. Аны башлап җибәрүче Илҗә дәдәй исән чагында, Наилә Әлмиева белән Кәләйгә барып, аны һәм башкаларны магнитофон тасмасына яздырдык. Ул язмалар бүгенге көндә Петербургта саклана һәм кайчан да булса диск я китап булып, безгә дә килеп җитәр. Ансамбле генә түгел, Кәләй авылы үзе дә бер горурлыгыбыз. Анда менә дигән спорт комплексы, балалар сәнгать мәктәбе һәм зур урта мәктәп бар. Мөмкинлекләр җитәрлек, алдагы көндә шушы «Кәләем» ансамбле эшен лаеклы алмаш дәвам иттерсә, яхшы булыр. 

Геннадий Михайлович керәшен культурасын үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертердәй талантлы яшьләргә Казан консерваториясендә, мәдәният институтында белем алырга мөмкинлекләр барлыгын әйтеп, Кәләй яшьләрен башкалабызга чакырды.

— Кәләй авылы кешеләре тормышымда зур урын алып тора. Заманында мин андагы халык музыкантлары турында белештем. Ул мәгълүмат китапта да урын алды, — дип үз авторлыгында чыккан китапларны «Кәләем» ансамбленә бүләк итте ул.

Керәшен моңын чит илләрдә дә таныталар

Буада студентларга концерт куеп, ерак юлдан «Кәләем» ансамбле юбилеена кайтып өлгергән җырчы, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев сүзен кыска тотты:

— Моннан биш-алты ел элек «Кәләем» белән Петербургтагы Сабантуйда булдык. Мин әле Валентина Брагинаның «Кәләй урамнары» җыруы белән Казаннан Гран-при алып киткән чакларын да хәтерлим. Әллә нинди зур исемнәр алган кешеләр бар, әмма алар халык арасында алай бик үк танылып та бетми. Безнең Валентина халык артисты дәрәҗәсенә ирешккән җырчылардан да югарырак, чөнки ул — үз җанын халкына биреп, Татарстанны, Россияне, чит илләрне иңләп, керәшен моңын, аның нечкәлеген башка халыкларга таныткан җырчы. «Кәләемә» һәм Валентинага уңышлар телим, ансамблегез гөрләп торсын. 

Георгий Ибушев «Кәләем»не котлавын җыру белән дә әйтеп бирде. Олы җырчыны зал аеруча көчле алкышлады. 

Бүләккә — китаплар

Кичәне чын сәхнә осталарыдай алып баручы — «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина юбилярларны редакция исеменнән котлап чыгыш ясады.

— Бүген безнең коллектив бирегә тулы составта диярлек килде. Язма әзерлибез, фотолар һәм видеога төшерәбез. «Туганайлар»да эшли башлагач, кыш көне Кәләйгә командировкага барган идек. Шундый яратып, шуның хәтле якын итеп каршы алдылар. Кәләйдән төнге бердә генә кайтып җиттек. «Кәләем» ансамбле җырларын яратып тыңлыйбыз. Аларга киләчәктә дә зур иҗат уңышлары телибез, — дип, Юлия Юрьевна «Кәләем» ансамбленә «Туганайлар» редакциясе журналистлары тырышлыгы белән басылып чыккан китаплар бүләк итте.

Җыру-биюле котлаулар

Ихлас теләкләргә һәм чәчәкләргә бай булган кичә җырулы котлауларга бай булды. Аерым алганда, «Кәләем» ансамбленең 50 еллыгы уңаеннан, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» фольклор ансамбле үз җыруларын бүләк итте. Композитор, җырчы Людмила Аланлы Зинаида Захарова сүзләренә язылган «Син булганга» җырын башкарды. Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле кызлары һәм егетләре дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерде. 

«Кәләй керәшеннәрен лә килә күрәселәрем,— дип, «Кәләем» ансамбленең кичә азагындагы җыруын көйли-көйли таралышты тамашачы. 
Һәм соңгысы…

Валентина ИСЛАМОВА-БРАГИНА, «Кәләем» ансамбле җитәкчесе, «Кәләй урамнары» җыруы белән үз авылының моңнарын узган гасыр азагында республика халкына таныткан керәшен җырчысы:

— Быел октябрь аенда «Кәләем» ансамбленең рәсми оешуына 50 ел тула. Шул уңайдан, Людмила Даниловна белән киңәшләштек тә, Җәкәү йортына концерт белән килергә уйладык. Бу кичәдә үзебезнең Кәләй авылында туган җыруларны гына ишеттерергә булдык. Ансамбльгә нигез салучы түтиләр, дәдәйләр инде юк. Илья Брагин — папа яклап туганыбыз иде. Сеңелем дә «Кәләем»дә җырлый, хәзерге вакытта аның кызы «Асыл бизәк»тә җырлап йөри. 

Кәләйнең үз престол бәйрәме — Торычын. Без яшь чакта аңа Сәвәләйдән, Илтәннән кунаклар җыела, егетләр килә иде. Бәйрәмдә авылыбызның үз көйләрен җырлый, уеннар уйный идек. «Бадиян», «Эзәй буйлары», «Тәрәзә төпләрем, гөлләрем» — барысы да Кәләйдән генә чыккан җырулар, аларны безнең ансамбль җырлый. Бәләкәй чактан ук үзем яратып җырлаган «Кәләй урамнары» — ансамблебезнең йөзек кашы. Безнең канат астында «Асыл бизәк» ансамбле оешты. Анда — «Кәләем»гә йөрүчеләрнең балалары, җыруларыбызны шулар киләчәккә илтә. 

Нина КУЗНЕЦОВА, «Кәләем» ансамбле җыручысы:

— 17 яшемнән, олы түтиләр белән шушы ансамбльгә йөри бшладым. Бу ансамбльдә инде 55 ел буе җырлыйм. Үз-үземне белгәннән бирле биим, җырлыйм мин. Ансамбльне оештыра башлаганда мине чакырып, түтиләр үз янәшәләренә бастырдылар. Концертлар куеп йөри-йөри 5-6 ел үтте. Ансамбльгә «Кәләем» дигән исемне озак еллар клубта җитәкче булып эшләгән дустым Валентина Долгова һәм аның тутасы Анастасия икесе бергә тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, 1976 елдан «Кәләем» дигән исем бирелде. Үзем гомер буе совхозда бухгалтер булып эшләдем. Кем сәхнәгә бер менеп баса, аны сәхнә һәрвакытта үзенә тартып тора, диләр. Дөрес сүз. Җил булды, яңгыр яуды — беркайчан да калмадым. «Кәләем» белән Кипрда, Төркиянең үзендә булдык, ул чагында ансамбльдә 13 кеше идек. 2007 елдан башлап Германиягә, Латвия башкаласы Ригага да бардык. Аңа кадәр өч ел рәттән Петербургта, бер ел Мәскәүдә Сабантуй оештырдык. Сургутта, Карелиядә дә безнең җыруларны тыңладылар. Соңгы тапкыр 2019 елны Литва башкаласы Вильнюста булдык.

ТУРЫ ЭФИР – 1нче өлеш: 

ТУРЫ ЭФИР 2нче өлеш:

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев