Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы авыллардагы юллар төзелеше белән танышты

Кечкенә авыллардагы юллар торышын карау, анда вак таш юллар салу буенча эш күләмен билгеләү өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, юллар төзү буенча шәхси эшмәкәр Илгиз Шәрәфиев Ульянково, Иске Тәрбит авыл җирлекләренә юл алдылар.

— Хәзерге вакытта районда 99 процент юллар төзелгән. Берничә кечкенә авылда гына урамнарга юллар саласы калды. Шуңа да авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларын ел саен юл төзелешенә кертә бардык. Дәүләт тарафыннан авыл җирлекләренә бирелгән грантлар да юлларны тиешле нормада тотарга мөмкинлек бирә. Быел республика бюджетыннан бирелгән грант акчаларын Корноухово, Воскресенский поселогында, Соравыл авылы урамнарында юл төзелешенә файдаланачакбыз. Кечкенәме, зур авылмы, андагы халык барысы да уңайлы шартларда яшәргә лаеклы. Грант акчалары җитмәсә, район бюджетыннан өлеш чыгарачакбыз, — диде Альберт Рәхмәтуллин.

Быел Корноухово авылының Бутанин урамында — 350, Воскресенский поселогында Леванецкий урамында 450 метр озынлыкта юл төзелеше алып барылачак. Ульянково авылындагы Заречная урамына да ремонт кирәк. 

Соравылның Озерная урамының бер башында — 250, икенче башында — 150 метр, Чапаев урамында — 100, Комсомол урамында 250 метр озынлыкта юл салу бурычы тора. Монда су агу өчен юл астына торба саласы да бар. 

Район башлыгы әлеге эшләрне сентябрь башына кадәр төгәлләү бурычын куйды. 

Альберт Рәхмәтуллин Олы Тәрбит авылында да булды. Монда яшәүчеләр авылны икегә бүлеп торучы инеш аша салынган күперне ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Элек аннан торактор белән дә йөргәннәр. Хәзер күпер басылган, такталары черегән. Күперне ремонтлау эше шәхси эшмәкәр Дамир Шәрәфетдиновка йөкләнде.

Кайбыч яңалыклары,

М. Сунгатуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев