«Качману бәйрәменең асылын югалтмыйча»: авылларда бәйрәм ничек узды?
19 январь православие динен тотучылар Качмануны билгеләп үтә. Традиция буенча бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре уза, сулар аруландырыла, суга чумылу өчен бәкеләр ачыла, купельләр булдырыла.
Качману көнендә һәркем суга керергә тиеш, дигән сүзләрне дөрес дип санап булмый. Бәкегә, замана модасы артыннан куып түгел, ә чын күңелдән ышанып, җан теләге белән генә керергә кирәк.

Зәй районының Түбән Биш авылыннан Лариса Кузнецова:
«Качмануга әзерлек алдан башланды. Тәре алдын, альяпкычларын юып, өйләр җыештырылды. Үзебезнең бик борынгы һәм бик тә эчтәлекле йолаларыбызны онытмыйча сакларга тырышабыз. Качмануга каршы көнне (18 январь) йорттагы өлкән кеше, кояш баеганчы, иман әйтеп, барлык каралты-кура, йорт-җирдәге ишек-капкаларга, төнлекләргә, пич авызына Кач сыза, чөнки җеннәрнең котырган чагы, дигән ышану бар. Мин үзем дә бу йоланы үтәми калмыйм. Качтан куркып, ишекләрдән җен-пәриләр, начарлыклар керми, дип әйтәләр.
Качману көнне иртән үк, кояш чыгышына карап еллар иминләнсен, барлык теләкләрем дә тормышка ашсын дип теләк теләдем.
18 январь кичтән төче камырдан ризыклар – кач, кошлар формасында йорт ияләренә, абзар ияләренә дип атап, ризыклар пешердем. Бу йоланы хуҗалыкта ел буе муллык булсын өчен башкаралар. Таң беленеп, 19ына керүгә, Кабан Бастырык авылының Олы чишмәсеннән Кач манган су алырга бардык. Чишмәгә бик ансат кына килдек. Машина куярга да иркен итеп урын ачылган. Юлларын Радик Таксинович карлардан арындырган. Чишмәгә керү юлларын да, су коена торган җирләрне дә яхшылап кардан чистартканнар. Хезмәтләре кергән ир егетләребезгә, савытларга тутырган суга иман укып, кач манып торучы Анастасия түти, Анна түти, Мариягә зур рәхмәт», – дип сөйләде.


Кукмара районының Кызыл Тау авылыннан Раиса Герасимова:
«Авыл халкының Качмануда хәзер элгәреге кебек зурлап кунакка йөрешүләре юк инде. Ә менә йола буенча, коймак пешерәбез. Пич коймагы пешереп берничә кешене генә чакырып, чәй эчтек, кичкә тагын кунаклар көтәбез. Ышанулар буенча, Качману суы бик серле көчкә ия бит. Шуңа ерак юл дип тормадык, Мамадышка аруландырылган су алырга, бәкедә чумылырга бардык», – диде.


Шушы ук районның Үрәсбаш авылында да Качмануга әзерлек бер ничә көн алдан ук башланган.
«Чиркәүгә аруландыру өчен сулар алып киленде. Авыл халкы тарафыннан чишмә, бәке яннары чистартылды, төзекләндерелде. Юллар ачылды. Суларга кач манылганнан соң, авыл халкы чишмәгә су алырга барды. Бәйрәм көне буе дәвам итә бездә. Бәйрәм табыны әзерләнә, һәр йортка диярлек кунаклар кайта. Теләгән кеше бәкегә чумып, тәннәрен аруландырып, сәламәтлеген ныгыта. Бәйрәм көненә авылдашыбыз Светлана Андрееваның «Туганайлар»да чыккан рецепты буенча, качлы печенье пешереп сыйландык. Печенье кач манган су алынганнан соң гына ашала», – дип хәбәр итте Любовь Павлова.


Алабуга районыннан болай яздылар:
«18 январь көнне Михаил әтей Югары Шүрнәк һәм Черкас авылындагы чишмә суларын аруландырды. Аннан соң, Изге Петр һәм Павел чиркәвендә келәү үткәрелде. Әби-бабайлардан калган йолабызны саклап, кояш баеганчы, хуҗалыклардагы барлык ишек-капкаларга иман әйтеп кач сызылды. Кач формасында пирук, печеньеләр пешерелде».


Балык Бистәсенең Олы Мәшләк авылыннан Анастасия Федорова:
«Авылыбыз картаеп бара инде, кеше күп түгел, шулай да иман әйтеп, суны аруландырып, изге су алабыз, чишмәбез текә тау астында, рәхмәт авыл җирлеге җитәкчеләренә юлны чистарттылар. Чишмә янында бик күптән төзелгән, әби-бабаларыбыз юынган кара мунча да тора әле», – диде.

Балык Бистәсенең Иванай авылында Качману келәве 18 январь көнне уздырылган.
«Келәүдән соң елдагыча тәре йөреше, су аруландыру булды. Суны Геннадий әтей аруландырды. 19ы көнне элеккечә җыелып янә Качману келәвен уздырдылар. Келәүдән соң барлык кунаклар, авылыбыз кешеләре аруландырылган су алдылар. Аннан су чумылдылар», – дип хәбәр иттеләр иванайлылар.


.jpg)
Үри авылында чиркәү булса да, кыш көннәре җылылык булмау сәбәпле, Валентин һәм Галина Ивановалар өендә кичен һәм иртән бәйрәм иманы әйтелгән. Валентин Муллин ярдәме белән Кач манылган.


Тукай районының Мәләкәс авылында Яшелчә елгасында чумылучылар шактый булган.
«Башта Николай әтей иман әйтте, су аруландырылды. Коймаклар, боткалар пешерделәр, чәйләр кайнаттылар. Бездә сакланган йолалар: Качмануда коймак пешерү, Кач сызу, су аруландыру, бәкедә чумылу барысы да сакланган», – диде Людмила Адамова.



Питрәч районының Әлбәдән авылыннан Александр Козлов сөйләвенчә, бәйрәмнәр тыныч кына үтә.
«Авыл кешеләре кыш көнен күбрәк читтә үткәрә. Элгәреге кебек зурлап үтелмәсә дә, мондый дини бәйрәмнәр, йолалар билгеләнеп үтелә. Хатын-кызлар кичтән пирук-коймаклар пешерәләр.
Үзебезнең авылда андый чишмәләр юк, шуңа, күрше авылларга, Керәшен Сәрдәсенә аруландырылган су алырга төшәләр. Анда Геннадий әтей келәү итеп, суны аруландыра. Купельдә суга чумучылар да шактый. Без дә Керәшен Сәрдәсенә бардык. Тәре алдындагы суларны яңарттык. Теләкләребезне әйттек, илебезгә, йортыбызга иминлек теләдек. Суны алып кайтуга, чәй куеп эчәбез. Чишмәдән алган су белән бит-кулны юабыз. Нинди генә суык булуга карамастан, ул туңдырмый, рәхәтлек бирә», – диде.
Мамадышның Дүсмәт авылында да халык йоласына туры китереп Качману бәйрәмен билгеләп үткән. Авылның «Җиңгәчәйләр» керәшен халык ансамбле гадәттәгечә көянтә-чиләкләр асып, чишмәгә аруландырылган су алырга төшкәннәр.


Владимир авылындагы Качману бәйрәме турында Галина Михайлова хәбәр итте:
«Качману бездә быел аеруча эчтәлекле, хәтер дәфтәренә язылып калырлык булды. Башта чиркәүдә Олег әтей келәү уздырды. Авыл халкы, шәһәрдән кайтучы авылдашлар, барысы да бергә җыелды. Олег әтей иман әйткәндә, Георгий Ибушевның да кушылуы күңелләргә рәхәтлек өстәде. Су аруландырылганнан соң, халык Тәре йөреше белән Бурга (элек Кач мана торган җиргә) юнәлде. Урам тулы халык, машина булды. Су буенда махсус чумылу урыны, мунча, бәйрәм өстәле әзерләнгән иде».

Балтач районының Дорга авылыннан Борис Андреев:
«Бәйрәм матур гына үтте. Элек чумылу елгада булса, хәзер купельле булдык, «Активист» күмәк хуҗалыгы, авыл халкы ярдәме белән юлларны чистарттылар. Чепьядан Сергей әтей килеп, суны аруландырды. Бик күп кеше суга килде, көннәр дә вакытына карата килешле булды», – дип сөйләде.



Карендәшләр! Олы бәйрәмебез җаннарыбызга, күңелләргә иман байлыгы бирсен! Ару су тәнебезгә сихәт, җаннарга шифа булсын!
Фотолар – шәхси архивлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев