Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ихтыяр көче чирдән көчле булган Николай Григорьевның язмышы - батырлык үрнәге

Зәй районының Сарсаз Баграж авылында, язмыш сынауларын җиңгән Николай Григорьев үз якыннарын кадерләп, янәшә-тирәдәгеләргә ныклык үрнәге булып яши.

Язмыш аяк чалса да...

Казан педагогия институтында укыганда, Николай төзүчеләр клубындагы «Тамырлар» театрында уйный. Коллектив җитәкчесе Камил Саттаров "Галиябану«дагы җырлы Хәлил ролен Николайга бирә, ә Галиябануны — Лидия Ямщиковага (булачак опера җырчысы Лидия Әхмәтова!). География укытучысы булырга җыенучы студент, бәлки, театр сәнгатен сайлар иде, әмма язмыш барысын да үзенчә хәл итә. Институтның тулай торагына кушып, яңасын төзи башлыйлар, әлбәттә, студентларны да эшкә тарталар. Кран ярдәмендә авыр плитәне күтәргәндә, ыргагы ычкынып китеп, Николай шул бетон плитә астында кала... Умырткасы сынган егетнең авылдан әтисен чакырталар. Гади колхозчы булса да, Петр дәдәй аптырап калмый: «Улымны институтка укырга җибәрдем, ә эшләргә түгел, аягына бастырыгыз», — дип үз сүзен әйтә. Үз өсләреннән җаваплылыкны төшерергә теләүчеләр таләбен үтәп, Петр дәдәй урында ятучы улын авылга алып кайтып китсә, нәрсә булып бетәр иде, билгесез.

Әтисе ныклык күрсәткәч, Николайга игътибар арта. Дәваханәдә чакта иптәшләре дә, чиратлашып, көннәр буе карыйлар, бертуганы да яныннан китми. Сәламәтлеген ныгыту өчен, хәтта Сочига да җибәрәләр. Ике ел урында ятарга мәҗбүр булса да, студент егет академик ял алмый, укуын дәвам итә. Педагоглар да хәленә керәләр. Берсендә генә, политэкономия укытучысы, Николайның бары китаптан укыган буенча гына сөйләгәнен, ә лекцияләргә йөрмәгәнен әйтеп, зачеткасына 3ле куя.

Николайның аяклары хәрәкәтләнгәнен, үзенең ныгыганын күреп, табиблардан качырып кына, иптәшләре аны аягына бастыра башлыйлар. Берсендә ике ягыннан култыклап, коридорга да алып чыгалар, ярыймы-юкмы, уйлап тормыйлар — уй-хыяллар акылдан алда йөгергән яшь чак! Табиблар, башта, өсләрендәге халатларыдай агарынып калалар, аннан соң, «болай булгач, йөрисең, егет», дип шатланалар. Әмма «гаиләң дә, балаларың да булмас», дип ясаган нәтиҗәләре генә... Үз аякларында ныклы басып йөргән Николай бер сүз дә әйтми. Аның күзе төшеп, очрашып йөргән кыз, бер тулай торакта торсалар да, Николай белән булган бәхетсезлектән соң, бер дә күзгә-башка чалынмый ич.

Капчык та күтәрми

Николайны, бишенче курста укыган 1984 елда, Сарсаз Баграж мәктәбенә практикага җибәргән булалар. Кулына диплом алгач та, юллама буенча, 3 елга шул мәктәпкә китә. Ул вакытта авылларда югары белемле укытучылар аз. Ә директор, зирәк һәм тәҗрибәле Александр Харитонов өр-яңа мәктәпкә югары белемле укуытучылар гына җыярга дигән максат куя. 

Кич клубка чыккач, Николайның карашы чибәр Катяныкы белән очраша. Кыз да аңа башкача карап куя.

Федора әбидә фатирда торучы яшь укытучыга колхоздан ике капчык бодай бирәләр. Бодайларны алып кайткач, әрҗәдәге капчыкларны тракторчы күтәреп кертә. Озын плащ, кыршылган джинсы чалбар кигән яшь укытучы түгел, ә олы дәдәй! Авыл җирендә күрелгән хәлме?! Өенә кайткач, тракторчы: «Бер укытучы килгән, капчык та күтәрми», — дип әйтү белән чикләнә. Ул кеше Катяның әтисе Петр дәдәй булып чыга. Николай үзенә табибларның 5 килодан да артык авыр йөк күтәрүне тыюларын беркемгә дә сиздерми. ГРЭСта лаборант булып эшләүче Катядан гына яшерми, үз хәлен сөйләп бирә. Алар 1985 елның мартында өйләнешәләр. Керәшен Сәрдәсе урамы буйлап, култыклашып, авыл советына язылышырга төшәләр, төп йортта керәшенчә иркенлек белән, җырлап-биеп туй итәләр.

Григорьевлар өч малай үстергәннәр: Евгений, Петр, төпчек уллары Александр.

«Улларымның өчесе дә сроклы хәрби хезмәт үтеп кайтты. Егет кеше Ватан каршындагы бурычын намус белән үтәргә тиеш. Үзем дә иститутта укыганда повестка алган идем, позвоночник сынып, китә алмый калдым», — дип сөйли Николай. Бүгенге көндә өч уллары да төп йорттагы Екатерина һәм Николай Григорьевларның горурлыгы, таянычы булып яшиләр.

Яшәү ямен җуймыйча

Николай Петрович мәктәптә 30 ел укыта. Ул әле география, биологиядән тыш, химия фәне белгечлеген дә үзләштерә. 2015 елда Сарсаз Баграж мәктәбе тугызеллыкка калгач, ун чакрым ераклыктагы Югары Мәлем мәктәбенә химия укытучысы булып күчә. 62 яшендә укытудан туктый.

Бу якларга килгәч тә, авылның мәдәният тормышында актив катнаша. «Баграж буйлары» фольклор ансамбленә, үзешчән театр коллективына йөри. Әле бу көннәрдә «Артык гомер» драмасын сәхнәләштереп, Чыбыклы, Урта Пәнәче кебек тирә-як авылларда спектакль куеп йөриләр. 

Григорьевлар шәһәр тибындагы йорт квартирында яшәсәләр дә, үзләренең сарайлары, бакчалары һәм мунчалары бар. Моңа кадәр мал-туар тотканнар, хәзер дә кош-корт асрыйлар. Үзләренә кирәк кадәр яшелчәсен дә, башкасын да утырталар. Йорт-җир тирәсендә, күбрәк, Николай кайнаша. 

Хатыны, баштагы елларда тәрбияче булган Екатерина Петровна, авылдагы балалар бакчасы ябылгач, терлекчелеккә урнаша. Хәзерге вакытта ул яшь бозаулар карый. 

«Сабыр, ярдәмчел. Тормышта нинди генә авырлыклар булса да, һәрнәрсәне уртага салып киңәшеп эшлибез, — дип хатынын мактап сөйли Николай. — Иң авыры, әти-әниләр бакыйлыкка күчкәч булды. Мин чирләгәндә, аларның ничек янып яшәгәннәрен, күз яшьләрен күрүе бик авыр булган иде. Әмма аларны югалту... Алар бу дөньядан киткәч, ятимлек тойдым. Авыр чакта, үзебезнең Кәвәл авылы көен кабатлап йөрим. Бәләкәйдән үк күңелемдә ул минем. Питрәчтәге туганнарым белән еш аралашабыз, шөкер, алтыбыз да исән-сау. Беренче класс җитәкчем Ольга Никитина белән дә телефон аша сөйләшеп торабыз, былтыр көз кайткач янына кердем. Шалтыраткач, тавыштан ук таный. Үзем укытудан туктагач кына ныгытып аралаша башладык, эшкә биреләбез дә, бар дөньяны, кешеләрне онытабыз. Ә шулай да, эштә дә, тормышта да бик бәхетле кеше мин». 

Егерме ике яшендә урын өстендә калса да, яшәүне яратуы, ихтыяр көче чирдән көчле булган һәм гомере юлын үз тормыш җырына әйләндерә алган Николай Григорьевның язмышы үзе үк батырлык үрнәге түгелме соң?!

Фото шәхси архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев