Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Юкәче чиркәвендә керәшен изгесе Пётр Гаврилов истәлегенә келәү уздырылды

29 июльдә Мамадыш районының Юкәче чиркәвендә, азаплар чиккән изге Пётр Гавриловка багышланган литургия булды.

Литургияне священниклар — Мамадыш округы благочинные игумен Никодим (Шушмарченко), Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле иерей Димитрий Сизов, Балык Бистәсе районының Иванай чиркәве настоятеле иерей Илья Минихачев уздырды.

Славян һәм чиркәү-керәшен телләрендә уздырылган келәүдә Юкәче чиркәве прихожаннары, тирә-як авыллардан килгән халык, Пётр Гавриловның Ылыя авылында һәм башка җирләрдә яшәүче ыру дәвамчылары катнашты. Юкәчедәге келәүдә олы кунаклар — керәшен тарихын, халык көнкүрешен өйрәнүче филососфия фәннәре кандидаты, документаль фильмнар режиссёры Наталья Гудылина һәм оператор Виктор Медведский да бар иде.

— Керәшеннәрнең бердәнбер изгесе, дин өчен күп азаплар чиккән Пётр Гаврилов истәлегенә келәү уздыру Юкәченең традициясенә әйләнеп бара. Пётр Гаврилов — Ылыя авылы керәшене. Казан духовная академиясе курсларын тәмамлаган, укытучылар семинариясендә дә белем алган. Үзе дә, бертуган дәдәсе Симеон да безнең Юкәче чиркәвендә дә хезмәт иткәннәр. 1898-1916 елларда бездә настоятель булган Семён Гаврилов Юкәче чиркәве биләмәсендә җирләнгән булырга тиеш. Аның кабер урыны билгесез. Хәзерге вакытта шуны эзлибез, — дип сөйләде Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков.

Келәүдән соң, чиркәүдәге халык Юкәче мәдәният йортына килде. Биредә алар Наталья Гудылинаның «Божий народ — кряшены» дигән документаль фильмнары циклыннан алтынчы фильмны карадылар. Ул керәшен изгесе, Пётр Гавриловка багышланган иде. Җирлек башлыгы әйтүенчә, Мәскәү режиссёрлары 2021 елда Юкәче чиркәвенә келәүгә килгәч, бу фильм өчен материал туплап киткәннәр. 

«Язык әйтүчеләр, өлеш алучылар күп булды. Атна уртасы булса да, кеше күп иде, аеруча ир-егетләр. Сөенеп, куанып кайттык. Анда баруымны Ходайдан бүләк итеп кабул иттем», – дип язды Валентина Максимова.

Барнаул һәм Бийск пресвитеры, азаплар чиккән изге Пётр Гаврилов 1870 елны Казан губернасының Мамадыш өязендәге Ылыя (Уткино) авылында туа. Казан духовная акадмиясенең миссионерлык курсларын тәмамлый. 1905 елда — Алабуга өязенең Кырынды, тагын дүрт елдан — Рождественские Челны, ә аннан соң ун ел Иске Гришкин чиркәүләрендә настоятель була. Гражданнар сугышы елларында гаиләсе белән Себергә күченә. 1928 елда Барнаулдагы приходларның берсендә священник була. Ул чорга хас булганча, аңа гаеп тагып, Нарым краена сөрәләр. Аннан кайткач, Бийск шәһәре чиркәвендә хезмәт итә. Аны 1936 елның 1 ноябрендә тагын кулга алалар һәм совет властена каршы эшчәнлектә гаеплиләр. Пётр Гавриловны, башка священниклар белән бергә, 1937 елның 29 июлендә атып үтерәләр. Аның кабере билгесез. Рус православие чиркәвенең Архиерей соборы тарафыннан, 2000 елда Пётр Гаврилов Алтай краеның изгеләре рәтенә кертелә.

Юкәче чиркәвенә килгәндә, 1874 елны, сәүдәгәр Иван Стахеев акчасына, Алла Анасының Казан тәресе истәлегенә агач чиркәү төзелә. 2010 елның 21 июлендә, Юкәче авылында Алла Анасының Казан тәресе истәлегенә заманча чиркәү ачыла. Бүгенге көндә ул — приход халкын берләштерә торган изге урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев