Югары Кондратадан Нина белән Степан Журавлевлар үзләренеке генә булган бергәлек юлыннан атлыйлар
Чистай районындагы Югары Кондрата фельдшеры Нина белән терлекче Степан Журавлевлар тормыш кадерен белеп яшиләр.
Яралы җанга бар да сыя
Ак халатлы шәфкать иясе Нина Ивановна турында редакциягә Чистай ягындагы Югары Кондратадан танышыбыз Светлана Чалмаева хәбәр итте. Кондратада гына да 23 ел фельдшер булып эшләүче авылдашы, аның гаиләсе турында олы хөрмәт белән сөйләде ул.
Журавлевлар балалар йортыннан бер малай алып кайткач, авыл халкының «бу бала яхшы гаиләгә эләкте» дип нәтиҗә ясавы да шул хакта сөйли. Ә бит бу гаиләдәге ир белән хатынны язмыш дигәнең урау юллар аша кавыштырган.
Авылдашы Степан: «Мин сине генә яратам. Әйдә, бергә торыйк», — дип сүз кушканда, Нина инде ирдән аерылып кайткан ике балалы хатын була. Кызлары Елизавета һәм Анна үсеп килгәндә, беренче ире белән аның тормыш юлы аерыла. Ул вакытта алар Чистайда яшәгәннәр. Нина шундагы дәваханәнең хирургия бүлегенә шәфкать туташы булган. Торыр урыны калмаган хатын, ике баласын күтәреп, туган йортына кайткан. Кызларын балалар бакчасына биреп, кайчандыр үзе эшләгән Түбән Кондрата юлларын таптый башлый. Җиде елдан соң, үз авылларында фельдшер урыны бушый. Күрәсең, Нинаны читтән генә карап, ошатып йөргән, фермада терлек караучы Степан Журавлев юк-бар йомыш табып, алар йортына еш кагыла. Кызларны җигүле атка да утыртып йөртә. Яхшы күңелле кешегә балалар да тартыла шул, Нинаның кызлары инде аның янына фермага барырга да ияләшеп китәләр.
Нина белән Степан бергә тора башлаганда, ире инде йорт салган, аңа газ да керткән була. Ике балалы хатынга өйләнергә теләвенә әти-әнисе сүз әйтми. Яңа йортның эчтәге эшләрен ирле-хатынлы бергәләп төгәллиләр. Мунча да җиткерәләр. Авыл җирендә тормыш итәр өчен барысын да акрынлап булдыралар. Яңа гаиләдә 2007 елны уллары Костя туа. Кызлар инде үсеп җиткән. Төпчек баланың үзенә генә күңелсез. Ул өзми дә, куймый үзенә энекәш таптыра: «Мин гел ялгыз, я бәби алып кайтыгыз, яки детдомнан алыгыз».
Ул елларда авылда ятим балалар йортыннан тәрбиягә бала алучылар күп була. Ирле-хатынлы Журавлевлар да опекун булу өчен махсус курс үтәләр һәм 2014 елда Бөгелмәгә баланы күрергә баралар. Яннарына кечкенә генә малайны алып чыккач, Нина: «Безгә кунакка барасыңмы?» — дип сорый. Малай ризалыгын белдереп башын селки. Алты яшьлек Андрей аларга тиз ияләшә, папа, мама дип эндәшә башлый.
Ике ел алдан гына авыр кайгы килгән гаиләдә опекунлыкка алынган малайга да күңел җылысы җитә. Кайгы дигәннән, Казан шәһәрендәге химия-технология инситутының II курсына күчкән кызлары Аня йөргән егете белән юлда машинада барганда авариягә юлыга, дәваханәдә үз аңында килеш сулышы өзелә. Үзе бик күпләргә ярдәм иткән ак халатлы һөнәр иясе буларак, Нина кызын үлем тырнагыннан йолып булмаячагын акылы белән аңлый, әмма ана күңеле генә моның белән һич тә килешә алмый. Шуңа да ананың яралы йөрәге Андрейны үз итеп кабул итә.
«Детдомда русча аралашкан булса да, телне өйрәнсен дип, күбесенчә татарча сөйләшәм. Мәктәптә укыганда рус телле балалар өчен уздырылган татар теле конкурсларында катнашып, призлы урыннар алды, — дип сөйли Нина бу улы Андрей турында. — Чистайда техникумда сварщиклыка укый. Ана капиталын кушып, Чистайда квартир алган идек. Костя белән Андрей икесе бергә шунда торалар. Костя Чистайдагы медицина училишесында медбрат белгечлегенә укый, икенче курста. Укуын алга таба дәвам итәргә җыена, ничек булыр. Чистай белән ике ара — 35 чакрым. Малайлары машина белән барып алабыз, илтеп куябыз. Әле Андрей аягын сындырган иде, авылда, үз яныбызда булды. Ашарларына үзләре дә әзерлиләр, җай чыкканда без дә илтәбез. Ялларда кайткач, печән кертергә, бәрәңге алганда булышалар. Мал-туар да бар бит әле. Моңа кадәр өчәр сыер тота идек, хәзер икегә генә калдырдык».
Журавлевлар гаиләсендә эшне хатын-кызныкына, ир-атныкына бүлү гадәте юк икән. Нина өйдәге эшне караган арада, сыерларны, аппарат ярдәмендә, тиз генә Степан савып керә. Сөтне Аксубай ягыннан килеп җыеп алып китәләр, җәйгелектә — 1 литрын 30 сумнан. Терлеккә ашатырга фуражны да, печәнне дә сатып алалар. Бозауларны симертеп саталар.
«Эшләп торгач, мал да асрагач, тормыш алып барырга акча җитә. Алда ике улыбызны башлы-күзле итәсе була. Аңа кадәр армиягә барып кайтасылары бар. Исән-сау гына булсыннар, — дип тормышлары белән таныштыруны дәвам итте Нина Ивановна. — Иремнең кызулыгы бар, әмма миңа авыр сүз әйткәне юк. Иремнең ата-анасы мине үз иттеләр. Каенатам Андрей 2015тә вафат булды. Каенанам Анна ике ел элек, 87 яшендә китте. Улы белән яшәде. Мин барып, карап йөрдем. Мунча ярата, суббота җитсә, тәрәзәдән карап, килгәнемне көтеп тора иде. «Үзең мине ничек карадың, шундый киленнәр туры килсен», дип, рәхмәт укыды. Аның кызлары юк, 5 малае гына иде».
Арада океан сулары булса да
Кызлары Елизавета белән ике араны, чыннан да, океан кадәр океан аерып тора. Казан педагогия университетында рус һәм инглиз телләре белгечлегенә укый ул. 2012 елда, IV курстан соң, җәйгелектә Америкага эшкә барып кайтырга уйлый. Берьюлы, шундагы халык белән аралашып, инглиз телен тагын да ныграк өйрәнү теләге дә була. Шул китүдән Лиза кайтмый, Америкада яшәп кала. Актаныш егете Ринат белән гаилә корып, Чикаго штатында яшиләр. Ире үз йөк машинасында ерак юлларга йөри, Елизавета өйдә генә — алты яшьлек уллары Раянны һәм өч яшьлек Кристинаны тәрбияли. Нина кызының гаиләсе белән 2021 елны Төркиядә очрашкан. Улы Костя һәм кодагые белән бергәләп барып, ун көн торганнар. Хәзер интернет заманы, сөйләшеп-аралашып яшиләр.
Күңеле дә халатыдай ак
Гомерен кешеләр өчен иң кирәке һөнәргә багышлаган Нина Журавлеваның авыручы кешегә ничек ярдәм итәргә дип, төн йокысы качкан вакытлары аз булмаган. Ә шулай да хәтеренә мәңге онытылмаслык булып уелганы — кайсыдыр бер авылда эшләгәндә унбиш яшьлек кызның бала табуы. Җитмәсә, өендә! Җитлекми туган сабыйның да, яшь ананың да сәламәтлеге өчен борчылып, йокыдан кала Нина. Бала үскәндә дә сәламәтлеген гел күзәтеп тора. Ә үсмерлектән яңа гына яшьлегенә аяк баскан яшьана баласын яратып тәрбияли. Аның әтисе белән гаилә корып, хәзер шәһәрдә яшиләр. Бу балалары быел мәктәпкә укырга керергә җыена.
Заманында колхозчы Елизавета һәм Иван Тимофеевлар 1982 елда сигез класс тәмамлаган кызлары Нинаның Чистайдагы медицина училищесына укырга керүенә каршы төшмичә, дөрес эшләгәннәр. Нина — үз һөнәренең чын остасы.
Шәфкать туташлары әзерли торган бүлектә өч ел белем алгач, аны үз районнарындагы Түбән Кондратага, декрет ялындагы фельдшер урынына эшкә җибәрәләр. Җәйгелектә — велосипедта, кышын җәяүләп, өч чакрым ераклыктагы авылда эшли ул. Авыл фельдшеры эшкә чыккач, Нинаны Алекссевск районының Чуваш Майнасына күчерәләр. Өч елдан соң, ул Чистай шәһәренә барып урнаша.
Хәзреге вакытта Кондратадагы 230 кешегә медицина хезмәте күрсәтә. Берьюлы, 500 кешелек Татар Баганалысына да йөреп эшләгән. Җиде чакрым ераклыктагы ул авылда эшләүдән туктавына әле ике генә ел.
«Кондратада балалар азайды. 1 яшькә кадәрге 2 бала бар. Аларны гел карап торырга — кирәк. Авылда әбиләр күп, аларның да өйләренә барам. Картларны карау өчен Чистайдан табиб килә, тиешле дәваны билгеләп, рецепт яза. Әбиләргә ул даруларны үзем шәһәрдән алып кайтып бирәм. Кардиограмманы планшетка яздыртам. Барлык мәгълүмат компьютерга кертелә. Халыкка диспансеризацияне дә уздыртабыз. Билгеле бер көн билгеләп, өйләренә барып кан алам. Аны Чистайга илтеп тапшырам. Ирем рульдә булгач, кешегә ялынасы юк, бик җайлы. Шунысы яхшы, диспансеризация үтү өчен, 65 яшьтән өлкәннәрне махсус машина белән килеп алалар. Ә ул яшьтән узганнар авылда 75кә якын, — дип инде үз эшенең нечкәлекләренә күчте Нина Ивановна. — Грипп вакытында вакцинаны өйләренә барып ясыйм, үзләре дә киләләр. Быел столбнякка һәм дифтериягә каршы АДСМ прививкасын да ясап бетерәм инде. Ул һәр ун ел саен ясала».
Фельдшер Нина барысына да җитешә. Авыл халкы бәхетенә узган елны гына биредә яңа ФАП бинасы ачылган. Халык өчен бар уңайлыклар да бар, нишләптер, әле һаман да интернет кына көйләнмәгән. Тиешле мәгълүматны кертү өчен, минут саен диярлек, Нинага иске медпунктка йөгерергә туры килә. Шул мәсьәлә хәл ителсә, бераз сулыш алыр җай булыр иде дип өметләнә Нина. Өстәвенә, фельдшер ярдәмчесе, техничка штаты да юк. Эшләгән өчен түләнмәгәч, иреннән башка тагын кем ярдәм итсен инде?! Степан төшеп, ФАПның тирә-ягындагы үләннәрне чаба, кышкылыкта кар көри. Шул рәвешле, Журавлевлар эшне үз йорт-җирләрендәгегә һәм ФАПныкына бүлмичә, барысын да бертигез тарталар. Ә эш яратучы Журавлевларның үз авылдашлары каршында дәрәҗәсе зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев