Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иске Зәйдә гомер кичерүче Пётр Минеев: «Пётр — изге апостол исеме. Тормышым, эшем белән бу исемгә лаек булырга тырыштым»

Иске Зәйдә гомер кичерүче Пётр Минеев күңелендә Кашка таудагы беренче Питрау бәйрәмнәрен, пар канатлы елларын сагыну яши.

«Питер дип куябыз»

«Питрау алды көндә тугач, Питер дип куябыз», — ди кырт кисеп Арсентий бабай. Улы Иван гаиләсендә таң алдыннан малай туганын ишеткәч әйткән беренче сүзе була бу аның. Үзе дә, хатыны Варвара да дингә бирелгән кешеләр була. Коммунист улы аларга каршы бер сүз дә әйтми, ризалаша. Шулай итеп, Зәй районының Сарсаз Баграж авылындагы Иван Минеев гаиләсендәге малай Питер исемен ала. 

«Үз исемем белән горурланам. Пётр — изге апостол исеме. Тормышым, эшем белән дә бу исемгә лаек булырга тырыштым, — дип башлады сүзен Иске Зәйдә яшәүче карендәшебез. — Бәләкәй чакта җылак булмасам да, шук малай идем. Урамыбызда 20ләп малай булып, борын канатып, кием ертып кайткан чаклар да булды. Мама орышмый иде. Папаның да ачуланганын хәтерләмим, ул борылып, кырыс итеп карап кына куя, шуннан барысын да аңлыйсың. Авылда Пётрлар күп булып, бер класста өчәү идек: Пётр Лукьянов, Пётр Зверев һәм мин. Иптәш малайлар белән Тройсынга, Микулага урманга менә идек. Тройсында агач ботаклары алып төшеп, капкаларга кадап йөрдек».

«Скоростной» кушаматы тарихы

Ул замандагы малайлар кебек үк, Пётр да бәләкәйдән үк эшкә өйрәнеп үсә. Иртәнге 4тән бер чакрым ераклыктагы идарәгә йөрүче бригадир Иван, берсендә, тарантас җигелгән таныш кара айгыр юыртканын күреп, каршысына чыга. Тарантаста — дилбегә тоткан улы Пётр. Беренче генә ат җигүе булган улына, «дугасы дөрес түгел» дип, ничек җигәргә кирәклеген күрсәтә. Бригадир Иван улын үзе белән бергә басуларга алып чыга. Печән чапканда, урак өстендә кырда зур казаннарда пешкән тәмле аш исенә, өлгергән ашлык, чабылган үлән исе өстәлә…

Үзендә олыларача җаваплылык тойган малай 6нчы класска кадәр авылда укый да, белем алуын Иске Зәйнең 1 нче мәктәбендә дәвам итә. Бер елдан әти-әнисе дә күченеп килә. Әнисе Евдокия җәйге каникулда Пётрны почтага эшкә урнаштыра. Велосипедына газета-журнал шыплап тутырылган почта сумкасын урнаштырган озын буйлы малайның урам башында күренгәнен яше-карты көтеп кенә тора. Аеруча, пенсия киләсе көннәрдә. 14 яшьлек үсмергә ничек ышанып тапшырганнардыр, ул ай саен пенсия акчасы да өләшә.

«Мама — сатучы, папа бигадир булгач, чут салырга өйрәттеләр. Хәзер дә мин исәпләгәндә, счёт төймәләренә күз иярми», — ди үзе малай чакларын искә алып.

Хат ташучы җитез үсмергә кемдер «Скоростной» кушаматы тагарга да өлгерә…

Театрлы, иҗатлы еллар

Яңа Зәйдә 4 нче мәктәптә укыганда «Зәй утлары» халык театрында уйный Пётр. Беренче роле — «Ай тотылган төндә» спектаклендәге Дәрвиш. Аны Зәй һәм Сарман районы, Чаллы тамашачысы да күрә. Булачак хатыны, Шәпке авылы кызы Изалия белән дә театрда уйнаганда таныша. Пётр Казан дәүләт университетына имтихан бирсә дә, җитәрлек балл җыя алмый. Бер ел заводта эшләгәч, театрда — режиссёр ярдәмчесе, аннан шәһәр комсомол комитетында инструктор була. Алабуга культура-агарту училищесында белем алган Пётр завод клубында эшләгәндә бию коллективы, вокал төркеме оештыра. Заводта эшләүче хатыны, җырчы Изалия дә йөри ул төркемгә. 

13 балалы ишле гаиләдә үскән Изалияне керәшен егете Пётрның тормыш күгендәге сүнмәс йолдызга тиңләү һич арттыру булмас. Керәшен йолаларын ихтирам итүе, һәр бәйрәм табынына тиешле ризыгын әзерләве, үзен ярты сүздән аңлый белүе белән, ул Пётрның күңелен мәңгегә яулый. Бер-бер атлы туган балалары Руслан, Андрей, Луиза һәм Дарьяны чумылдыруга да каршы килми. Ирен олылап, аның һәр идеясен тормышка ашыруда булышып яши. 

«Үткән гасырның сиксән бишенче еллары булса кирәк, заводның бию ансамбле белән, хореография коллективларының республика күләмендәге смотр-концертына барырга җыендык. Керәшен биюен сайладык. Хореограф Татьяна Иванова белән тирә-яктагы керәшен авылларын йөреп, әбиләрдән бию элементлары өйрәндек. Элгәреге киемнәрнең ничек тегелгәнен карадык. Сүрәкәгә килеп җиткәч, эш төртелеп калды. Сүрәкә икән, чын сүрәкә төсле булырга тиеш бит инде. Әбиләрдән сорап карыйбыз, берсе дә белми. Өйгә кайтып, Изалия белән киңәшләштем дә, музейдан сүрәкә алып кайттым. Изалия сүрәкә тегеп карарга булды. Отпуск алып, көне-төне утырып, 10 комплект сүрәкәне смотрга барыр көнгә өлгертте бит. Бик четерекле эш. Аның технологиясен бүгенге көндә дә онытмадым, үз коллегам Лариса Агаповага да өйрәттем, ул сүрәкә тегү буенча мастер-класс та күрсәтте», — дип яшьлек елларына, гаиләсенең пар канатлы чагына бәйле истәлекләрен искә төшерде Пётр Иванович.

Изалиясез — 13 ел

Балалар үсә, гаилә кора. Питер белән Изалия дә олыгаялар. «Изалиянең мин калдырганына — 13 ел. Инде унынчы мәртәбә бабай булдым» — ди әңгәмәдәшем сагышлы тавыш белән. Пар канаты Изалиясе, үзе каерылып, тормышның бер мәлендә аерылып калыр алдыннан да Питерен кайгырта. Савыкмас чиргә таргач, эссе бөркеп торган газ плитасы янына килә алмый. Читтән карап, иренә ашарга ничек әзерләргә — нәрсә артыннан нәрсә салырга икәнен өйрәтеп тора. Пётр әзерләгәнне хәзер балалары «кибетнекенә караганда синеке тәмлерәк» дип ашыйлар. Җиләк-җимештән варенье да кайната, компот та ясый. Гөмбә дә маринадлый, кыяр, помидордан салат та ясый икән. «Үзем ашамагач, лечо гына ясамыйм, кышкылыкка калган барысын да үзем әзерлим», — дип гаҗәпләндерде Пётр. 

Үзенең тормышы турында сөйли-сөйли дә, тагын хатынын искә төшереп ала: «Кул эшенә, аш-суга оста иде шул. Ул заманнарда магазинда булмаганда, миңа да, балаларга да чалбар-күлмәген үзе текте. Свитер да бәйләде». 

Лаеклы ялдагы Питер умарта тота, ярты бакчасына җиләк утырта. Виноград үстерә. Җәйгелектә иртәнге 5тән кичке 10га кадәр вакыты бакчада үтә. Кыш айларында да эшсез тормый. Каз-үрдәк, тавык, терлек ите ыслау белән шөгыльләнә. Үзе сөйләвенчә, Яңа ел бәйрәме алдыннан бер ай эчендә 40лап каз, 30лап үрдәк, бик күп тавык ыслаган. Кайнар һәм салкын юл белән ит ыслау өчен, заводта эшләнгән махсус җайланмасы бар икән.

«Кыш озын булса да, шуның белән вакытым үтә. Кеше ошата, җәй көне дә ит ыслап бирүемне сорыйлар, әмма җәйгелектә вакыт юк. Ыслау өчен итне дөрес маринадларга, тиешенчә киптерергә кирәк. Август азакларында, бакча эше кими төшкәч, әкренләп тотынырмын дип торам, — дип бу яңа шөгыленә тукталды да, шунда ук балалары турында сөйләп китте. — Мәктәптән кайтуга, сарайга чыгып, мал астын чистартып, ашату-эчертү безнең штатный эш иде. Тәк утырырга өйрәнмәдек, үзебез дә балаларны андыйга өйрәтмәдек. Барысы да эшли. Олысы — Руслан, ике бала үстерәләр: Аида һәм Иван (исемен папа хөрмәтенә куйдык). Икенче улым — Андрей, анысының да ике баласы бар: Арина һәм Артемий. Кызларымның берсе Луиза исемле. Аңа исемне әнисе куйдырды. Ул хәзерге вакытта ире белән Германиядә яши. Кызыбыз Дарьяга исемне Изалия белән бергә сайладык. Шәһәр музеенда эшләүче кызым Дарья Гергюнның ире — Төркиянеке, минем янымда торалар. Кияүләрем дә, киленнәрем дә уңганнар. Гаиләм керәшен традицияләрен белә, хөрмәт итә. Без — керәшен малайлары, керәшен кызлары дип әйтәләр. Оныклар керәшен җыруларын яратып тыңлыйлар. Бәләкәйләре быел, шатлана-шатлана, Олы көндә күкәй җыярга чыкты».

Кашка таудагы Питрау

Питрау бәйрәмен Зәйдә оештыручыларның берсе була Пётр Минеев. Зәй районы администрациясе башлыгы янына кереп: «Питрау бәйрәмен Чаллы шәһәрендә үткәргәннәр. Зәй керәшеннәрнең башкаласы була торып, ни өчен без уздырмыйбыз», — дип, тәкъдимен җиткерә. Район башлыгы каршы килми.

«Менә инде 26 ел Питрау бәйрәме Кашка тау итәгендә үтә. Беренче елларда әле кечерәк бәйрәм буларак узса, хәзер тирә-як районнардан, шәһәрләрдән дә киләләр. Баштагы елларда үзебездә үтә торган Питрау бәйрәменең программасын төзеп, сценариен язарга туры килде. Питрауны алып та баргаладым. Безгә алмашка яшьләр килде, алар барысын да оештыра, без хәзер инде кунак кына, — дип бер тын туктап торды да, сүзен дәвам итте Пётр. — Кирәк чакта, чакырганда, бәйрәмнәргә кушылам. Яшь чактагы сыман янып, атлыгып торулар юк инде хәзер. Әле республика күләмендәге „Җәшнә, кояш, җалтыра“ конкурсының соңгысында катнашып, I дәрәҗә дипломга ия булдым. Җәкәү йортында үз районыбыз керәшеннәре айлыгы барганда, бәйрәм программасын, мастер-класслар әзерләштем». 

Сарсаз Баграждагы Чатлыклар Арсентиеның ерак алтмышынчы елда үзе Пётр исеме биргән оныгы бабасының ышанычын аклаган — хезмәт юлын керәшеннең лаеклы бер улы буларак үткән. Бүгенге көндә үз балаларының да ыру дәвамчылары булуына горурланып, Изалияле — пар канатлы елларына рәхмәтле булып яши…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев