Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иске Мәлкәннән Калининнарның катнаш гаиләсе авылдашларының хөрмәтен тоеп яши

Минзәлә районының Иске Мәлкән авылыннан Мәкфия һәм Георгий Калининнар оныкларын сөеп, кияү-кызларын каршы алып, сарай тутырып маллар асрап, гөр килеп яшәп яталар.

Бердәнбер дәдәм Георгий Калинин Минзәлә районының Иске Мәлкән авылындагы туып-үскән нигезебездә гомер итә. Безне үстергән әбиебез — бәбүтәбезнең үләр алдыннан әйткән васыятенә тугры калып, дәдәм нигезне саклады. Шул нигезгә җиңгәбез Мәкфияне килен итеп төшерде, шунда ике кызларын үстерделәр, хәзер инде оныкларын сөеп, кияү-кызларын каршы алып, сарай тутырып маллар асрап, гөр килеп яшәп яталар. 

Гаиләдә дәдәй белән икәү генә үстек. Бабайның сеңлесе — тута безгә: «Сез кәзә (кәҗә түгел, нәкъ шулай — кәзә!) имчәге шикелле икәү генә, дус булыгыз», — дип, гел әйтеп торды. Гомер буе, тутабыз әйткәнчә, кәзә имчәгедәй икәү гел янәшә яшәдек, балаларыбыз да бергә үсте, семьяларыбыздагы сөенеч-көенечләр дә уртак булды. Инде гомерләрнең икенче яртысына чыктык, быел икебез дә түгәрәк яшьләребезне тутырдык. Шат күңелле, җор телле, кунакчыл, туган җанлы дәдәмә дә быел 65 тулды.

Дәдәй белән безнең ара — 5 яшь. Мин өч класс бетергән елны дәдәй, сигезне бетереп, укуын Минзәләдә Вахитов исемендәге татар мәктәбенең тугызынчы классында дәвам итте, өйгә ялларга гына кайтты. Атна саен аңа мамалар өч сум акча биреп җибәрделәр. Кайткан саен шул өч сумына ул бәбүтәгә күчтәнәч алып кайта. Хәтерлим әле: ул миңа берсендә — сап-сары төстәге, икенче юлы кырыйлары кып-кызыл, үзе матур ал төстәге икешәр метрлы капрон тасмалар алып кайтты. Чәчем озын, мама уртадан ярып ике чатка үреп куя. Башка кызлар чәчен атлас тасма белән үреп йөрткәндә, чәчемә дәдәм алып кайткан шул капрон тасмалардан бантиклар куеп йөрдем. Үскән чакта дәдәй миңа берничә тәрбия дәресе дә бирде. Берсендә, маманың сумкасыннан помадасын алып, иренемне кып-кызыл итеп буядым. Дәдәй күрде дә, бер мисал китерде: «Апаем, синең күргәнең бармы, — ул шунда икебезне дә укыткан бер укытучының исемен атады, — ирене күгелҗем төстә, ул иренен гел буяп йөртә. Иренеңне буяма, алайса, иреннәрең шундый төскә керер, алай кызларга матур түгел». Гомерем буена бизәнүгә битараф булдым, монда дәдәй сүзләренең дә йогынтысы булгандыр. Икенче юлы тырнакларымны кызылга буядым. Без үскәндә, төрле өлкәләрдә яшәүче яшьтәшләр белән хат алышу бар иде. Мин дә күп кызлар белән хат алыштым, шуларның берсе — Литвадан, Урмулевичюте Аста. Шул Аста миңа бандероль белән фломастерлар җибәрде. Гомеремдә беренче тапкыр фломастер күрүем, шуның кызылы белән тырнакларымны буядым. Дәдәй ипләп кенә дөрес эшләмәвемне аңлатты. 

Дәдәй Украинаның Днепропетровск шәһәрендә сроклы хезмәттә чагында ике елда ике посылка салды. Безнең якта ул вакытта сирәк күрелгән җиләк-җимеш: груша, слива, алма. Чиста итеп юылган солдат чолгауларына төреп салган иде ул аларны!

Дәдәй тугач, папа аңа Гера дигән исемне кушарга теләгән, таныклык алырга баргач, авыл советында папага андый исемнең документларга язылмавын әйтеп, аңа я Герман, я Георгий исеменең берсен сайларга кушалар. Шулай итеп, папа дәдәйнең туу турындагы таныклыгына Георгий дип яздырса да, ул авылдашлар өчен дә, туганнар өчен дә Гера булып калды.

Маманың әнисен — яраткан әбиебезне «бәбүтә» дип йөрттек. Аның бәбүтәгә әйләнүе дә дәдәйгә бәйле. Аңа ике-өч яшьләр чамасы булганда, бәбүтә аны алып, Пермьдәге туганнарына кунакка китә. Андагы туганнарның балалары әти-әниләренә — «мама-папа», ә безнең әбигә «бабушка» дип эндәшәләр. Яңа гына теле ачылып килүче дәдәйнең «бабушка» дип әйтергә сүз байлыгы җитеп бетмәгәнгә, ул "бабушка"ны бик җиңел генә «бәбүтә»гә әйләндерә. 

Дәдәй турында сөйләгәндә, Мәкфия җиңгәбезне әйтми калу дөрес булмас. Бер-берсен тулыландырып, 43 елга якын матур гомер итәләр. Тормышта төрле чаклар булды, 20 яшьтә килен булып төшкән Мәкфиябез тормыш авырлыкларын бер-бер артлы үткәреп, килгән нигезендә таш булды. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, авылыбызга эшкә килгән кызны моннан бер ел элек кенә үлеп киткән мамабыз урынына интернатка тәрбияче итеп билгелиләр. Ул эш урынында гына түгел, тормышта да безгә маманы алмаштырды. Нигезебезнең саклануы, иң беренче чиратта, аңа бәйле. Татар авылында туып-үскән, керәшеннәрнең йола-гадәтләрен белмәгән, керәшен авылына, керәшен йортына яшь килеш килен булып төшкән Мәкфиябез — нәселнең генә түгел, авылның хөрмәтле кешесе. Ул керәшеннәрнең йола-бәйрәмнәрен белә, аларны искә алмый, таба исе чыгармый калганы юк. Олы көннәрдә оныкларының кайсын күтәреп, кайсын ияртеп, авыл буйлап күкәй җыярга алып чыгып китә. Үзе, иртүк торып, мул итеп табынын кора, кем керсә дә ишеге ачык, табыны әзер. Олы көн өчен дип, казын-үрдәген саклап тора, олы табагын тутырып, күкәй мана. Туганнарны якын итә, чакырып та, урамда очратып та алып кереп, түренә утыртып кунак итә. 

Менә 30 ел инде дәдәй белән изге эш башкара алар: печәнен чабып, чүп-чардан арындырып, авылыбыз зиратын карап торалар. Быел зиратка өр-яңа тимер койма коелды. Башлап йөрүче, оештыручы —Мәкфия. Койма тотучы өмәчеләрне кайнар ризык пешереп сыйлауны да кунакка кайткан кызлары белән үзе оештырды. Мәкфиябез аркасында кайчан килсәк тә ишек ачык, өстәл тулы ризык, якты йөз. Дәдәмне ул сабый баланы караган шикелле тәрбияләп, яратып яши. Бездә гомер буе бер матур гадәт яши: бер-беребезнең туган көненә бармый калмыйбыз. Өчебез дә декабрь аенда туганбыз, бу ай — безнеке. Соңгы елларда дәдәмнәрнең тагын матур бер гадәте барлыкка килде: сәяхәт итәргә яраталар. Кайларга гына бармадылар: Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Вьетнам, Таиланд, Шри-Ланка, Төркия. Илебезнең дә күп төбәкләрен күреп кайттылар.

Ир кешенең бәхете — хатыныннан, диләр. Мәкфия — дәдәйнең генә түгел, нигезебезнең дә, нәселебезнең дә олы бәхете. Алар булганга, тормышым ямьле, түгәрәк һәм нурлы. 

Лариса ӘХМӘТШИНА.
Минзәлә районының ЯңаМәлкән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев