Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ипотека буенча ставканы һәр бала туу белән киметергә тәкъдим ителде

Бу хакта «ТАСС»ка комиссия җитәкчесе, Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов хәбәр итте.

РФ Дәүләт Советының «Гаилә» юнәлеше буенча комиссиясе гаилә ипотекасы шартларын үзгәртергә һәм процент ставкасын гаиләдәге балалар санына бәйле итәргә тәкъдим итте. Бу хакта «ТАСС»ка комиссия җитәкчесе, Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мәсьәлә Россия Финанс министрлыгы вәкилләре һәм экспертлар катнашында каралган. Комиссия гаилә ипотекасы буенча ставканы һәр бала туу белән киметергә кирәк дип саный. Тиешле тәкъдимнәр Финанс министрлыгына килештерүгә җибәрелгән инде.

Хәзер бер, ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен программаның мөмкин булган параметрлары турында фикер алышалар.

Артем Здунов билгеләп үткәнчә, комиссия ставканы беренче бала туганнан соң ук киметүне таләп итә. Шул ук вакытта дифференциацияләнгән ставка кертү турында ахыргы карарны Россия Хөкүмәте кабул итәргә тиеш.

Комиссия башлыгы ассызыклаганча, ул Россия төбәкләре позициясен тәкъдим итә. Ил субъектлары һәм экспертлар фикеренчә, гаилә ипотекасын үстерүгә бүген берничә фактор комачаулый.

Алар арасында – торак бәясенең артуы, беренчел кертемнең югары булуы, ипотека ставкасының гаилә керемнәренә һәм балалар санына бәйлелеге булмау, балалар туганда ипотека бурычының бер өлешен исәптән чыгару мөмкинлеге булмау, шулай ук гаилә ипотекасын икенчел базарда торак сатып алу өчен куллануны чикләү.

Вариантларның берсе буларак балалар санына карап төрле ставкалар билгеләү тәкъдим ителә. Инициатива буенча, беренче бала туганда ставка 6 процент, икенче бала туганда – 4 процент, өченче бала туганда – 2 процент, ә дүртенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләр өчен – 0 процент тәшкил итә алыр иде.

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев