Игътибар! «Айбагыр» лагерена язылу өчен берничә генә көн калды
«Айбагыр» этносменасында санаулы гына урыннар калып бара. Керәшен балаларының республикадагы бердәнбер лагеры 15нче тапкыр оештырыла.
Балаларыгызның керәшен традицияләре белән танышуын һәм бар уңайлыклары булган заманча шартларда күңелле ял итүен телисезме? Ул чагында, «Айбагыр» этносменасы нәкъ сезнең кызыгыз яки улыгыз өчен! Әмма «Айбагыр»га санаулы гына урыннар калды шул. Озак уйлап, баш ватып утырсагыз, балаларыгыз 18 көн (23 июльдән 9 августка кадәр) үзебезнең керәшен дөньясында яшәүдән коры калачак.
«Айбагыр» этносменасы табигатьнең иң матур урынында – Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагеренда уза. Башка лагерьлар белән чагыштырганда «Айбагыр»га путёвка бәясе арзанрак: бер путёвка – 26 мең 100 сум. Чөнки Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының профильле сменалар смотрында катнашып, «Айбагыр» этносменасы да субсидия алу реестрына керде.
Гаризаларны әлеге ссылка аша кереп тутырып җибәрергә кирәк.
Гаризалар һәм, гомумән, «Айбагыр» сменасы эшенә кагылышлы сораулар белән Аида Тукачовага (тел.: 89196236628) мөрәҗәгать итә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев