Язучы Гурий Тавлинның тууына 100 ел уңаеннан искә алу кичәсе була
24 ноябрь көнне Зәй шәһәрендә язучы Гурий Тавлинның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Таулар моңы» дип исемләнгән искә алу кичәсе узачак.
Гурий Тавлинны искә алу кичәсендә аның биографисе белән якыннан таныштырачаклар. Шулай ук, әсәрләрен уку, берникадәр театральләштерелгән чыгышар да көтелә. Гурий Тавлинның Пермьдә яшәүче туганы да табылган. Аның да әлеге кичәгә кайтуы көтелә.
Искә алу кичәсе 24 ноябрь көнне Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында, сәгать 13.00 булачак.
* * *
Гурий Иванович Тавлин – 1925 елның 25 декабрендә Зәй волостеның Урта Баграж авылында туа. 1942 елны Югары Баграж урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Түбән Биш җидееллык мәктәбендә балалар укыта.
Мәктәптә укыган елларында ук Гурий Тавлинның «Яшь ленинчы» газетасында беренче мәкаләсе («Галстуклар юк») һәм шигырьләре, студент елларында «Кызыл Татарстан», «Яшь сталинчы» газеталарында шигырьләре, Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», В.Ажаевның «Мәскәүдән еракта», Б.Бхаттачарианың «Ачлык» романнарына рецензияләре басылып чыга.
1943 елның февралендә Г.Тавлин армиягә алына, училищеда кыска вакытлы әзерлек үткәч, фронтка китә. Днепрны кичүдә, Украинаны, Белоруссияне, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша.Ул Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл Байрак», «Кызыл Йолдыз» һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.
1946 елда демобилизацияләнеп кайтканнан соң, ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Әдәби иҗат белән чынлап торып мавыккан дүртенче курс студентын 1950 елның 23 гыйнварында кулга алалар. Ул, Совет строена каршы милләтчелек рухында контрреволюцион агитация алып баруда гаепләнеп, ун елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шул чакта аның «Дунай дулкыннары» романы кулъязма килеш Татарстан дәүләт иминлеге комитеты тарафыннан юк ителә.
1954 елның көзендә, ниһаять, Гурий Тавлин өчен дә хакыйкать таңы ата – аның гаебе юклыгын таныйлар һәм иреккә чыгаралар. Институтны тәмамлап кулына диплом алса да, аны озак еллар укытучылык эшенә якын китермиләр. Унҗиде ел буена ул төзелештә, аннары республика һәм район газеталары редакцияләрендә, «Кызыл Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр, сәркәтип, Татарстан китап нәшриятында, Казан кинохроника студиясендә редактор була. Биектау районында радиотапшырулар оештыра. 1972 елдан Казан, Яшел Үзән мәктәпләрендә укытучы булып эшли.
Гурий Тавлин «Афәт» роман-трилогиясе, «Сары яфраклар коела», «Йолдызлар безгә янәшә», «Тәвәккәл таш яра» һ.б. китаплары белән киң катлам укучылар ихтирамын казана.
Гурий Тавлин – 1992 елдан Татарстан язучылар союзы члены. 1996 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Язучы 1998 елның 17 февралендә вафат була.
Зәй шәһәренең бер урамы Гурий Тавлин исемен йөртә. 2016 елның 28 декабрендә Зәй районының Урта Баграж мәдәният йорты бинасы диварына язучыга мемориаль такта куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев